|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2011 Җәмгыять
Күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирүгә кагылышлы закон проектын эшләү ахырына якынлашаЭлек җир кишәрлекләрен йорт һәм дача төзү өчен файдаланып булса, хәзер исә шәхси хуҗалык алып бару, яшелчә яки җиләк-җимеш бакчасы үстерү өчен дә куллана ала ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты һәм “2008-2012 елларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын тормышка ашыруга күзәтчелек итүче парламент комиссиясенең уртак утырышы булды. Анда “ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты каралды. Ул өченче һәм аннан күбрәк бала туган очракта бушлай җир кишәрлекләре бирүне күз алдында тота.
Комитет рәисе Валерий Васильев сүзләренә караганда, әлеге мәсьәлә алар өчен мөһимнәрдән исәпләнә. “Без аның буенча “Гомумроссия халык фронты”ның Татарстан төбәк Координация советы мәйданчыгында республика министрлык-ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм күпбалалы аналар катнашында “түгәрәк өстәл” утырышы уздырдык. Анда яңгыраган күп тәкъдимнәр тәкъдим ителгән закон проектында чагылыш тапты”, - диде рәис. Нәтиҗәдә закон проектына 4 төзәтмә кертергә тәкъдим ителде. Алар җир кишәрлекләрен бирү процедурасын һәм механизмын конкрет ачыклый.
Билгеле булганча, бушлай җир кишәрлекләре гариза тапшырган чорга 18 яшькә җитмәгән өч һәм аннан да күбрәк баласы (шул исәптән үги балалары, уллыкка алынганнары да) булган татарстанлыларга бирелә. Шул ук вакытта опека яки попечительлек вакыты чикләнмәгән яки балалар 18 яшькә җиткәнче булырга тиешлеге ассызыклана. Парламентарийлар, шулай итеп, опека яки попечительлек турындагы килешүне бер елга (яки аз гына вакытка) төзеп, өченче баланы үз максатларында файдалануга чик куя.
Элек җир кишәрлекләрен йорт һәм дача төзү өчен файдаланып булса, хәзер исә шәхси хуҗалык алып бару, яшелчә яки җиләк-җимеш бакчасы үстерү өчен дә куллана ала. Җир кишәрлегенең мәйданы алты-егерме сутый булырга тиеш дип тәкъдим ителә. Мәйданны муниципалитетлар үзләре раслый.
Закон буенча җир кишәрлекләре күпбалалы гаиләләрнең теркәлгән урынына бәйле, ягъни тиешле шәһәр округы яисә муниципаль район территориясендә булырга тиеш. Шул ук вакытта, гражданнарның ризалыгы белән, җир кишәрлеге аларга шәһәр округы яисә муниципаль район милкендә булган һәм башка муниципаль берәмлекләр территориясендә урнашкан җирләрдән дә бирелергә мөмкин.
Җир кишәрлекләре исемлекләре, гражданнарның ихтыяҗларын исәпкә алып, күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастры белешмәләре нигезендә ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә һәм Интернет челтәрендә урнаштырыла. Чиратка кертү турында карар бер ай дәвамында кабул ителергә тиеш. Җир кишәрлекләрен гаилә әгъзаларына милеккә бирү турындагы карар кабул иткәндә, барлык гаилә әгъзаларының бергә яшәве исәпкә алына.
Җир кишәрлекләре, гражданнарны исемлекләргә керткәннән соң, бер елдан да соңга калмыйча, чират буенча бирелергә тиеш. Гражданнар тәкъдим ителгән исемлектән җир кишәрлеген сайлап алып, актка куя. Әгәр гаилә тәкъдим ителгән җир кишәрлегеннән өч тапкыр баш тартса, исемлектән төшереп калдырыла. Әмма ул соңрак кабат муниципалитетка җир кишәрлеге бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала.
Әлеге закон проекты турыдан-туры эшли торган документ. Өстәмә закон актлары таләп итми. Шул ук вакытта комитет рәисе әлеге закон проектын куллануның җиңел булмавын билгеләп үтте.
Утырышта “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын карадылар. Комитет колачлый торган өлкәләр буенча финанслау депутатларда ризасызлык уятмады.
Моннан тыш, алар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм аларның квалификациясен арттыру турындагы мәгълүматны тыңлады, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
|
Иң күп укылган
|