|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
30.01.2026 Җәмгыять
Регистратурага чиратта торганда бала тапкан, сабый кафельгә килеп төшкәнЯкутия Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү инициативасы белән чыккан. Инцидент иртән була. Ведомство мәгълүматлары буенча, йөкле хатын үзәкнең кабул итү бүлегенә мөстәкыйль рәвештә 10:33 тә килгән. Бер минуттан соң, 10:34 тә, кабул итү бүлеге холлында документлар әзерләгән вакытта ул баскан килеш бала тапкан. Дөньяга килгәннән соң ук сабый реанимация һәм интенсив терапия бүлеге табибларына тапшырылган. Тикшерү вакытында табиблар яңа туган баланың уң күкрәк сөягенең сынуын ачыклаган. Хәзерге вакытта белгечләр балага барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәләр. Сәламәтлек саклау министрлыгында яңа туган баланың тормышына берни дә янамый, аның хәле тәүлек буе күзәтелә, дип ассызыкладылар. Ананың хәле шулай ук ведомство контролендә. Чыганак: https://kazanfirst.ru/
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|