|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
29.01.2026 Хәвеф-хәтәр
Машинага бәйләп, сөйрәп йөрткән: ир-атка этне мыскыл иткән өчен җәза яныйТүбән Новгород өлкәсендә полиция хезмәткәрләре эткә рәхимсез мөгамәлә иткән ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «В городе N». Большеболдинск округында Сергеевка авылының 62 яшьлек кешесе йорт хайваннары белән рәхимсез мөгамәләдә шикләнелә. Беренчел мәгълүматлар буенча, хайваннан котылырга теләп, ул этне үзенең «Лада» сына бәйләгән һәм аның белән сәгатенә 60 километр тизлек белән 400 метр чамасы барган. Шуннан соң ир-ат җәрәхәтләнгән хайванны куаклар арасына ташлаган. Этне авыр хәлдә күргән үтеп баручылар аны ветеринария клиникасына илткәннәр. Анда зыян күргән хайванга беренче медицина ярдәме күрсәткәннәр. Чыганак: https://kazanfirst.ru/
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|