поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
29.01.2026 Хәйрия

ДЦП белән туган игезәк кызларның әниләре: «Балалар туганда ук инсульт кичергән булган»

Тиздән 16 яшен тутыручы игезәк кызлар Замирә белән Камилә Гыйззәтуллиналарның икесенә бер язмыш. Табиблар аларга, тууга, ДЦП диагнозы куя.

Бүген Замирәләре аягына басып йөри алса, Камилә ятып кына тора. Аны дәвалар өчен ай саен акча кирәк. Замирә туганына ярдәм итәргә тели, Камилә Гыйззәтуллинага ярдәм итү ниятеннән Казанда 4 февральдә хәйрия концерты узачак.

– Моннан 16 ел элек безнең тормышыбыз төптән үзгәрде, – ди игезәк кызларның әнисе Дания. – Балалар туганда ук инсульт кичергән, баш миләренә кан сауган. Дүрт айлык булгач, кимчелекләрен сизеп алдык. Елап утырырга вакыт булмады. Алга таба ничек тә яшәргә, кызларның сәламәтлеген кайгыртырга кирәк иде. Ул чакта кешедән ярдәм сорау  оят сыман иде. Үзебезгә килгән сынауны үзебез үтәргә тиеш, дип яши башладык. Ирем Радикка да, миңа да күп нәрсәгә өйрәнергә туры килде. Туган-тумачалар, дуслар ярдәм итте, әлбәттә.

Радик дефектолог һөнәрен үзләштергән, массаж ясарга өйрәнгән. Хәзер ул кызларын гына түгел, сәламәтлегендә кимчелекләре булган башка сабыйларга да ярдәм итәргә тырыша. Дания шәфкать туташы булып эшли, табиблыкка да укый башлаган.

– Камиләбезнең умыртка сөякләре кәкрәя. Шуның аркасында бер як үпкәсенә зыян килгән. Кызым күп вакыт кислород баллоны аша суларга мәҗбүр. Эчәклеге дә начар эшли. Хәле җиңелләрдән түгел, кыскасы. Шуңа күрә гел янында булырга кирәк. Ирем белән чиратлап карыйбыз. Авыртуны баса торган уколлар да кадыйбыз, дарулар да биреп торабыз. Сызланмасын гына: балабызның өзгәләнүен күрү бик авыр, – ди Дания. – Замирә кызыбызга да гел ярдәм кирәк. Кызымда мускул өянәкләре кабатланып тора, күзләрен дәвалар өчен дә төрледән-төрле препаратлар кирәк.

Даниягә дә җиңел түгел: умырткалыгына бүсер чыккан. Балалар кечкенә чакта бөтен авырлык үземә төште, ди.

– Ул вакытта акчаның бик кирәк чагы. Ирем командировкаларга йөрде. Әбием, бабам, каенанам бик ярдәм иттеләр. Әмма шулай да кызларымны гел күтәреп йөрү эзсез калмады. Хәзер табиблар үземә дә операция кирәк, диләр. Аякларыңа зыяны булырга, инвалид калырга мөмкинсең, дип кисәтәләр. Хәзер инде авыр күтәрмим, кызларны да әтиләре йөртә, – ди Дания. – Замирә кызыбыз 2,5 яшь ярымда йөреп киткәч, аны төрле яктан ачарга тырыштык. Кызыбыз җырларга ярата. Төрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый. Танылган җырчы Винера Ганиева кызыма җыр дәресләре бирә башлады. Әкренләп максатына таба атлый балам. Аның, сәхнәгә чыгып, җырлыйсы килә. Үз мисалында каршылыкларны җиңеп буласын күрсәтә ул. Хәзер үзе туганы өчен хәйрия концерты оештыру теләге белән яна. Әтисе белән минем хәлемне аңлавы, Камиләгә ярдәм итәргә теләве бу. Күңелем дә сөенә. Замирәм Камиләне ташламас! Җырчы Салават Фәтхетдиновка да мөрәҗәгать иттек. Ул да килермен, Замирә белән җырлармын, диде. Әлегә билетларыбыз авыр сатыла. Вакытын да кичектереп торырга булдык. Иң мөһиме – ният. Аны башкалар да күреп алыр дип өметләнәбез.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Изге эштә бергә булыйк. Концертка билетлар алып калырга ашыгыгыз!

Игезәк кызларга ярдәм итәргә теләүчеләр әниләре Дания Гыйззәтуллина исемендәге Саклык, Т-Банк, Райффайзенбанк карталары 8 917 924 23 65 номерына беркетелгән.

Гөлгенә Шиһапова
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.01.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы