поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
29.01.2026 Ир белән хатын

Икенче фатирыбызда яшәгән хатын иремнең сөяркәсе икән...

Ирем белән дискотекада таныштык. Ул – беренче мәхәббәтем һәм беренче йоклаган ир кешем. Өч ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Туйны зурдан кубып үткәрдек. Акчаны кызганмадык, чөнки балачактан текә туй турында хыялландым.

Бала табарга ашыкмадык, ирем теләмәде. “Иртә әле, үзебез өчен яшик”, – диде. Өч елдан соң гына кызыбыз туды. Тик балабызның йөрәге тумыштан авырту иде. Табиблар операция ясатырга кушкач, ясаттык. Аллаһка шөкер, барысы да уңышлы узды. Кызыбыз терелде, башка балалар кебек үк көлде, шаярды, уйнады. Иң зур бәхет шушыдыр ул, чөнки бала чирләсә, күзгә берни күренми.

Кызыбызга биш яшь булганда, икенче кызыбыз туды. Әмма матур гына яшәп ятканда, иремә әллә нәрсә булды. Ул үзгәрде. Эше командировкалар белән бәйле иде. Өйдән киткән һәм өйгә кайткан ир – икесе ике төрле иде. Балалар белән ачылып сөйләшсә, миңа “ардым” дип әйтә иде. Ә бер кайтуында “аерылышабыз” диде. Егылып китә яздым. Аерылышырлык бер сәбәп тә юк иде бит. Башта шаярадыр дип уйладым, аннары аңлатуын үтендем. Ул “яратмыйм сине” диде.  

Без капчыкта ятмый, диләр. Иремнең сөяркәсе барлыгын белдем. Ул миннән яшьрәк һәм алар дүрт ел бергә икән. Тагын бер нәрсә ачыкланды: без шәһәрнең икенче башыннан фатир алган идек. Анда квартирантларны керттек. Кемнәр яшәгәнен белмәдем дә, күргәнем дә булмады. Ул мәсьәләләр белән һәрвакыт ирем шөгыльләнде. Баксаң, квартирант дигәннәре иремнең сөяркәсе булган икән.

Күптән түгел без аерылыштык. Иремне бик сагынам, чөнки ул – кызларымның әтисе. Мин аны яратам. Әгәр кайтам дисә, гафу итә алыр идем дип уйлыйм. Ләкин ул кире кайтырга теләми. Еламаган көнем юк. Алга таба ничек яшәргә?

---
Шәһри Казан
№ --- | 29.01.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы