|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
29.01.2026 Спорт
Алинә Заһитова төн уртасында нишли?Русиянең танылган фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова үзенең социаль челтәрләрендә кызыклы пост урнаштырган, анда ул төнге сәгать 12дә нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләгән, дип яза "Кызыл таң". 23 яшьлек спортчы кәстрүлдә ялкау голубцы фотосын урнаштырган. Мөгаен, спорт йолдызы тәмле итеп тамак ялгап алырга уйлагандыр. "Ә сез төнге 00:00дә нишлисез?"- дип ирония белән язып куйган Алинә. Исегезгә төшерәбез, узган ел Алинә Заһитова янә беренче каналда «Ледниковый период» популяр тамашасын алып баручы буларак чыгыш ясады. Шулай ук фигуралы шуучы барлык төп халыкара турнирларда: Олимпия уеннарында, дөнья һәм Европа чемпионатларында, шулай ук ISU Гран-при финалында җиңү яулаган бердәнбер русияле булып кала. Моңарчы язган идек: Алинә Заһитова имиджын үзгәрткән (ФОТО) Фото: Алинә Заһитова социаль челтәреннән
--- |
Иң күп укылган
|