|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
29.01.2026 Шоу-бизнес
"Баһларга бер кыз кирәк!"Аларның концертында шулай дип пышылдашканнар. Казанда Баһавиевлар гаиләсенең концерты узган, - дип яза "Интертат" Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһның 3 малайлары бар: Камил, Рамил, Марсель. Җырчыларның чыгышларын хәзер алардан башка күз алдына китерү дә кыен. Зур уллары Камил виртуоз рәвештә гармунда, кече уллары Марсель курайда уйный, ә Рамил иң авыр уен коралын сайлаган – тамбурин (шөлдермә) тотып чыкты. Концертта Гүзәл Идрисованың әтисе дә чыгыш ясады, ә сәхнә артында әниләре артистларны бәлеш белән сыйлады.Бу тамаша чын мәгънәсендә «өйдәгечә» гаилә концерты булды. Өстәвенә, концертка Баһларның туганнары, дуслары, күршеләре дә килгән иде. Арадан кайбер тамашачылар гына: «Бер кыз кирәк, кыз җитми», – диештеләр. Ә артистлар үзләре әлеге сорауга шаяру белән җавап бирде. «Мин каршы түгел, ләкин Гүзәл: «Тагын малай гына була инде синнән», – дип борчыла», – диде Илназ Баһ. Ә Гүзәл инде оныклар турында уйлый башлаган: «Кыз турында хыялландым, кыз киемнәре дә, бантиклар да бар иде. Аллаһ боерса, оныкларым кыз булыр», – диде ул. Баһавиевлар – татар эстрадасы сәхнәсендә бөтен гаиләләре белән чыгыш ясаучы сирәк гаиләләрнең берсе. Мондый концертта аеруча җылылык бөркелә, бөтенләй икенче энергетика. Баһларга уңышлар юлдаш булсын!
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|