|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
28.01.2026 Киңәш-табыш
Халык синоптигы җәйнең ничек киләчәген әйттеИң элек метеорологларның фаразы белән танышыйк. Россия Гидрометеорология үзәгенең әйдәп баручы синоптигы Марина Макарова, февральдә аномаль җылы булачак, ә яз гадәттәгедән иртәрәк киләчәк, дип белдерә. Аныңча, бөтен Европа Россиясе, шул исәптән Казанда да февраль һәм март айларында һава температурасы нормадан югарырак булачак. Климатолог, Россия фәннәр академиясе академигы Владимир Клименко “АиФ”ка исә Мәскәүгә чын июнь май аенда ук килә, ә язның беренче билгеләрен февральдә үк күрәчәкбез, дигән. Язның иртә килүе турында Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд та белдерә. Ул илнең үзәк өлешендә, төньяк-көнбатышта һәм көньякта көндезге температуралар -2 дән 5 градуска кадәр тирбәлә алуына игътибар итә, бу кыш уртасы өчен гадәти күренеш түгел. "Җылылык хәтта традицион салкын төбәкләр - Якутия белән Ерак Төньяк территориясенә дә кагылачак”, - дигән ул. Казан университеты метеорологы Тимур Әүхәдиев безгә кистереп кенә әйтергә кыенсынды. Аның әйтүенчә, дөньяның әйдәп баручы фаразлау үзәкләренең февральгә карата фаразлары аерыла. - Берләре февральдә температура нормадан түбән була ди, икенчеләре нормага якын дип бара. Язга карата сезонлы фаразлауга килгәндә, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, яз айлары нормадан җылырак булырга тиеш. Бу яз иртә килергә мөмкин дип әйтергә нигез тудыра, - ди ул. Арча районы Ашытбаш авылыннан халык синоптигы Рәис абый Шәкүров белән дә хәбәрләшеп алдык. Ул исә яз иртә киләчәк дип сөендерергә ашыкмады. Ә менә җәй әйбәт киләсе икән. “Быел кыш тотрыклы килде. Мондый суыклар берничә ел булганы юк иде инде. Кыш кергәннән бирле бер тапкыр да җебеткәне булмады. Җәй кышка карап килгәндә, ул да шулай тотрыклы булыр дип әйтергә була. Гыйнвар уртасындагы суыклар җәй уртасына, печән өстенә туры килә. Эссе булачак. Печән киптерер өчен дә, кортларга бал җыярга да көннәр әйбәт торачак”, - дип сөендерде ул. Сирень Хәсәнова фотосы
Дилбәр Гарифуллина |
Иң күп укылган
|