поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.10.2011 Җәмгыять

Кыз урлау

Киереп ачып куйган тәрәзәдән диңгез шавы ишетелә. Балык аулаучы акчарлакларның су эченнән җитез генә балык каптыруларына сокланып, көньяк кояшының рәхәт иркәләвенә оеп, тәрәзә төбендә утырам. Диңгез буена юкка гына килми кеше. Монда бөтенесе дә бүтәнчә – проблемалар онытыла, чирлеләр сихәтләнә, тормыштан канәгатьсезләрнең күңелләре күтәрелә. Диңгез дулкыннары тәннең бар арыганын, баштагы авыр уйларны юып алгандай итә.

Мин тукталган йортның хуҗабикәсе Ирина мал өчен җанын бирергә, ял итүчеләрдән күбрәк акча суыру өчен чәче белән җир себерергә әзер хатын иде. Икешәр катлы өч җәйге йортының һәр бүлмәсенә ял итүчеләрне урнаштырып акча эшли. Ире һәм ике баласы белән кечкенә кухняда ята. “Үзегезне ник шулкадәр кысанлыйсыз?” – дигән идем, “Кышын биредә эш юк, бар тапканыбыз җәй көне ничек эшләвебездән тора”, – дип җавап бирде.

 

Ял итүчеләрне кабул итү, җыештыру, пешерү – хуҗабикәнең ире һәм кызы өстендә. Ирина үзе дә тик тормый, гел нидер эшләп, йөгергәләп йөри. 6 яшьлек кече улы Пашаның да үз вазыйфасы бар. Ул – шымчы. Кем кайда ни эшли, ни сөйли, нинди җитешсезлек, тәртип бозу бар – шунда ук әнисенә җиткерә. Бигрәк тә апасын гел чагып тора. “Муслиман”ы килде, кочаклады”, “Апа смс язды Сарыкбашка”, “Апа капканың теге ягына чыкты, сине тагын тыңламады, сук син аңа”, – дип әләкләшә. (“Муслиман”ны баштарак кемнеңдер сәер исеме дип уйлаган идем. Соңрак моның Паша авызында үзгәргән “мөселман” сүзе булуын аңладым – Ч.Н.) Малай әләкләшеп минут та узмый, олы гәүдәле марҗа Ирина, авызыннан сигаретын чыгармый гына, азыныбрак китүчеләрне “урыннарына” утырта. “Мин үзем полицай да, каравылчы да, пешекче дә, администратор да. Мин булмасам, болар ачка катарлар иде”, – дип, 21 яшьлек кызы Таня белән иренә төртеп күрсәтә. Җәйге кухняда әллә ниләр пешсә дә, гаилә әгъзаларына анда ашарга рөхсәт юк. Бер тапкыр да иренә, балаларына ризык әзерләп ашатканын күрмәдем. Барысы да аяк өсте каты-коты кимереп, эш арасында гына капкалыйлар иде.

 

Иринаның кызы Таня бик эшчән, тыйнак кыз. Озын кара чәчле, коңгырт күзле – татар кызына охшаган. Миңа ияләнеп китте. Вакыты булганда виноград үсентесе белән уратылган террасада сөйләшеп утыргаладык. “Әни бик усал безнең. Гаиләдә беркемгә дә ирек юк. Дөрес, акча эшли белә ул. Мине дә акча түләп укыта. Тик җылылык юк анда. Әтигә дә, миңа да әмер биреп кенә тора. Йомшак итеп сөйләшә белми. Әби-патша инде. Әнә, энекәшне дә кечкенәдән ялагайланырга, шымчылык итәргә өйрәтеп үстерә. Ул кечкенә әле, әни – аның өчен авторитет. Ә без әти белән бүтән холыклы. Риза булмасак та, түзәбез. Юлбашчы – әни бит”, – дип, эчен бушатты бер көнне. “Алай ук түгелдер инде, эшләмәсәң акча килми, бик җебеп төшмәсеннәр дип, сезне гел эшкә өндәп торадыр”, – димен. “Юк инде, – ди Таня, – без аның өчен эш атлары гына. Әти белән бер урынга да ятмый ул. Миңа бер егет белән дә очрашырга рөхсәт итми. Кайсы ярлы, кайсы ямьсез, кайсының ата-анасы юньсез. Һәр җәем шушы кунак йортында уза. Иртәнге 6 дан төнге 2 гә кадәр эшлим. Диңгез буенда яшәп, кызынганым, су коенганым да юк. Миңа нигә кирәк ул акчалар? Яшьлек уза бит. Минем дә дусларым белән очрашасым, көймәләрдә йөзәсем, рәхәтләнеп ял итәсем килә. Әни ирек бирми. Менә бер Дагыстан егете белән танышкан идем. Бик яхшы егет. Тик, бер шәһәрдә яшәп, әни аркасында очраша алмыйбыз. Качып-посып кына күрешәбез. Анда да Паша гел әнигә “чагып” тора”.

 

Күзләренә мөлдерәмә яшь тулган Таня кызганыч булып китте. Диңгез буенда яшим дигән исеме нигә хаҗәт инде гаиләңне атнага бер тапкыр булса да яр буена ялга алып чыгып, шушы хозурлыкның рәхәтен күрмәгәч? Ашау-эчүне кысып, акча җыя, иренә, балаларына җылы сүзен жәлли. Бигрәк туң йөрәк икән бу Ирина. Кече улының: “Әни, әйдә инде аттракционга барыйк, аквапаркка да барган юк, цирк та килгән яр буена. Сентябрь җитә, диңгезгә дә төшкән юк бит.Тәмле әйберләр дә алмадың. Гел вакыт юк дисең”, – дип әллә ничә кат зинаһарлап сораганын ишеттем. “Йөрмә буталып, бар, бакчага су сип. Кыш көне ял итәрсез, цирк та булыр кыш көне, ашарсыз да кыш көне!” – дип кенә кычкыра Ирина. Бу хатынның кыланмышлары ачуымны китерсә дә: “Кеше гаиләсендә ни эшем бар инде”, – дип бер сүз дә дәшә алмыйм.

 

Беркөн Таня яныма килеп, кулыма кәгазь кисәге тоттырды. Үзе, кеше күрмәсен дигәндәй, як-ягына карангалый. Пышылдап кына: “Зинһар, кире какма!” – диде дә, бакчага кереп югалды. Кош теледәй кәгазь кисәгенә: “Минем белән төнлә диңгез буена төш әле. Синең белән барсам, әни җибәрәчәк. Егетемне бүтәнчә күрер әмәлем юк”, – дип язылган иде. Кеше баласы өчен җаваплылык куркытса да, ризалашмый булдыра алмадым. Билгеләнгән вакытка, сөлгемне җилкәмә асып, Таня янына килеп бастым. “Әни, мин тиз генә менә бу апа белән су коенып меним әле. Мин аннан калмыйм. Озак тормабыз”, – диде Таня. “Калып кара, муеныңны өзәрмен. Бер аягың анда, икенчесе монда булсын. Кара аны – ахмакланып йөрмә!” – дип, Ирина усал итеп Таняга гына түгел, миңа да карап куйды.

 

Көньяк төне шулкадәр җылы. Яр буе кафеларыннан җырлар агыла. Төн димәссең – яшьләр көлешә-шаярыша һаман су коена.

 

Яр буеның аулаграк почмагына киттек. Таняның егете Руслан безне шунда көтеп тора иде. Гашыйклар, бер-берсен бүлдереп, нидер сөйләшә-серләшә башладылар. Бер-берсенә сыенып яр ташларына утырган яшьләргә комачауламыйм дип, төнге диңгезгә чумдым.

 

Руслан җилбәзәк егет булып чыкмады. Коенып чыккач, бергәләшеп озаклап сөйләшеп утырдык. Татарстаннан икәнемне әйткәч, Руслан бигрәк тә куанды: “Сез дә мөселман икән бит, менә Таняның әнисе: “Кызымны үлсәм дә, мөселманга бирмим”, – ди. Нишләргә дә белмим. Без бер-беребезне яратабыз. Тик әнисе очрашырга рөхсәт бирми. Килсәм, бала-чаганы куган кебек, себерке белән куа. Мине Тау кыргые, Сарыкбаш дип атый». (Руслан базарда кулдан эшләнгән сувенир хәнҗәрләр һәм папахалар сата. Папахалар бәрән тиресеннән тегелгән. Сатып алучыларның игътибарын яулар өчен, Руслан озын йонлы бүрекне башына киеп эшли. Ирина шуны күздә тотып, егеткә Сарыкбаш дигән, күрәсең).

 

Без кайтканда таң ата иде инде. Ирина арып йоклаган булса кирәк, пырлап каршы алучы булмады.

 

Иртән чалт-чолт кемгәдер суккан, сүгенгән тавышка уянып киттем. “Син, ана эт! Сарыкбашның сиңа смс язганын тагын бер күрсәм, җаныңны алам, кызый! Дагыстаннар белән туганлашырга башыма тай типмәгән минем. Аларга син кирәкмени? Акча кирәк! Минем акча! Менә шул нәрсәмне тотсыннар! Уйлыйсы да булма! Моннан ары капканың теге ягына чыкты юк сиңа! Русланыңны биредә күрсәм, аягын сугып сындырам!” – дип, кызын яңаклый-яңаклый, Ирина аңа акыл бирә икән.

 

Шул уянганнан йоклый алмадым. Таня өчен эчем пошты. Торып киендем дә, диңгез буена төшеп киттем. Иртән диңгез суы яңа сауган сөттәй җылы, ярда кеше дә юк... Юк дигән идем, бар икән. Буш пляжда, комга тезләнеп, Руслан утыра иде. Мине күргәч, ямансу гына елмаеп исәнләште. Янына чүмәштем. “Таняга язам, ә ул җавап бирми, – диде ул, кулына тоткан телефонына ишарәләп. – Бәлки мине ташларга теләведер? Кичә дә шулайрак сөйләште. Әнисеннән курка. “Барыбер бергә булырга ирек бирмәс”, – ди. Ә мин инде үз әти-әнием белән сөйләшеп, Таняны сорарга бармакчы идем. Минекеләр өйләнүемә риза. Тик, никах укыту бездә мәҗбүри, үзең дә аңлыйсың. Ә Ирина моңа мәңге риза булмаячак. Әти туйны зурлап ясыйм ди. Авылда яшәсәләр дә, әтиләрем хәлле кешеләр. Без дүрт угыл – барыбызны да югары уку йортларында укыттылар. Әти безне эшкә өйрәтеп үстерде, мин авырлыклардан курыкмыйм...”

 

Русланны тыңлаган саен егеткә булган хөрмәтем арта төште. Бер дә Иринаның байлыгына кызыгуы сизелми иде сөйләвендә. “Нишлим икән? Бүген Таняны өйгә алып кайтып, туганнар белән таныштырырга иде исәбем”.

 

Мин Русланга иртәнге низаг хакында сөйләдем. Егеткә кызның әти-әнисе янына барып, үзенең Таняга булган мөнәсәбәтенең җитди икәнлеген аңлатып, кызны сорарга килү кирәклеген әйттем. “Яшертен эш итү ачуларын гына китерәчәк. Алар белән яхшылап сөйләшеп кара”, – дидем.

 

Кичке аш вакытында капкадан киенгән-ясанган Руслан һәм аның туганнары килеп керде. Җәйге кухнядагы Ирина янына килеп, нидер сөйләшә башладылар. Мин үзем чәй эчәм, күзем боларда. Күренеп тора Ирина сөйләшүдән канәгать түгел. Руслан тыныч кына нидер аңлатырга тырыша. Ә Ирина ял итүчеләр алдында кычкырып җибәрүдән тыелса да, кызыл тут булып чыккан битеннән, кулларын болгавыннан ачуы кабаруы күренеп тора. Сөйләшү барып чыкмады – Руслан башын иеп китү ягына борылды. Бу хәлләрне күреп-ишетеп торган Таня йөгереп кухнядан чыгып китте.

 

Кунак йорты артында үскән инжир агачына сыенып, үксеп елаган Таняны жәлләүдән үземнең күзләрем яшьләнде. Ни әйтергә белмәсәм дә, Таня янына килеп бастым. Мине күреп, ул күкрәгемә капланып, үкси башлады. Аркасынннан кагып, тынычландырырга тырыштым. “Барыбер чыгам Русланга! –диде Таня, кинәт елавыннан туктап. – Әнигә барыбер ошамаячак. Минем гаилә корып, балалар табасым килә. Ә ул һаман: “Акча-акча...” – ди. Аның сейфында гомере буена берни эшләми яшәргә җитәрлек акча бар”.

 

Берничә көннән тынычланып калган, йөзендә нур уйнаучы Таняны бакчада күрдем. Көйли-көйли чәчәкләргә су сибеп йөри иде. “Бичара кыз, ни булса шул булыр диядер инде”, – дип уйлап куйдым. Ә ул яныма килеп, күлмәк кесәмә кабат хат тыкты да, сәер генә күз кысып, китеп барды. Мин елмаеп, баш кактым. Таня хатында иртәнге өчтә, арткы ишегалдына чыгып, капка янында басып торуымны үтенгән иде. Үтереп йокым килсә дә, өчкә кадәр түздем. Килеп бастым капка төбенә. Бераздан коймага уралып үскән бөрлегән үсентеләре арасыннан кулына зур гына юл сумкасы тоткан Таня күренде. Җитәкләп, сүзсез генә капкадан алып чыкты да, йөгерә-атлый кунак йортыннан шактый читтәге асфальт юлга әйдәде. “Кая барабыз?” – диюемә, “Хәзер-хәзер”, – дип кенә җавап кайтарды. Юл буена килеп җитәрәк, карыйм – җигүле ат басып тора. Чегән арбасы төсле каплавычлы кибиткасы да бар. Ә кучерның кем икәнен күргәч, барысына төшендем. Арбада дилбегәсен тоткан, башына бөдрә йонлы бүреген кигән Руслан утыра иде. Безне күргәч, сикереп төшеп, икебезне дә кочаклап алды. Өзек-төзек җөмләләрдән шуны аңладым. “Риза булмаслар иде... Качарга булдык... Өйдә мулла көтә, никах укытабыз... Яратам Таняны... Мин дә яратам Русланымны...”

 

Мин алар өчен шат идем. Ирексездән, кыз урлауда катнашучы булсам да, намусым борчымады. Бу егетнең Таняны беркемнән дә кактырмаячагына иманым камил иде чөнки. Яшьләр саубуллашып юлга кузгалды. Инде киттеләр дигән идем, Таня кинәт арбадан сикереп төшеп, мине кочаклап үпте: “Рәхмәт сиңа! Мин сине беркайчан да онытмам. Беркемгә берни әйтмә. Әниләргә, өйләнешкәч, үзебез хәбәр итәрбез”, – диде дә, сөйгәне янына йөгерде.

 

Бу йокысыз төн – диңгез буенда үткән җәемнең иң матур хатирәсе булып истә калды.


Чулпан НАСЫЙРОВА
Татарстан яшьләре
№ 42 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»