|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2011 Икътисад
Бәхет өчен күпме кирәк?Россиядә рәхәтлектә яшәр өчен кешегә аена 65 мең 700 сум акча кирәк. “Ромир” тикшеренү холдингы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны күрсәткән. Кризиска кадәрге 2009 елда әлеге күрсәткеч 56 мең сум тәшкил иткән. Ә сезгә бәхет өчен күпме кирәк? Сөмбел ВӘЛИДИ, Төбәкара “Идел Хаҗ” үзәгенең матбугат үзәге җитәкчесе:
– Ай саен коммерцияле ипотека өчен түләргә – 25, бензин һәм кәрәзле телефонга киткән чыгымнарга – 10, азык-төлек сатып алырга 5 мең сум түләп торсалар, шәп булыр иде. Димәк, хезмәт хакым, ким дигәндә, 40 мең сум булырга тиеш. Хыял инде бу, әлбәттә.
Лариса КАЗАНЦЕВА, Татарстан социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәгенең социология бүлеге башлыгы:
– Минемчә, белгечләр исәпләп чыгарган сумманың яртысы кадәр хезмәт хакы түләп торсалар да, рәхәт яшәү өчен бик җиткән. Хәер, рәхәт тормышны кем ничек күзаллый бит. Атна саен шимбә-якшәмбе көннәрендә чит илгә барып ял итү турында хыялланучылар да бардыр. Минем хезмәт хакым белгечләр әйткән сумманың яртысыннан да азрак. Әмма үземне рәхәт яшим дип саныйм.
Асаф ВӘЛИЕВ, Татарстанның халык артисты:
– Минем ул хакта уйлаганым да юк. Үзем, туганнарым, якыннарым сау-сәламәт булса, ашарга җитсә, яшәргә шартлар булса, минем өчен яхшы тормыш шул. Бәхет әнә шундый мизгелләрдән җыела инде ул. Лилия Муллагалиева белән дуэт итеп башкара торган мәхәббәт турындагы “Бәхет өчен күп кирәкми” җырында да бу сорауга җавап бар. Мәхәббәттән илһам алып яшәү – үзе бер бәхет. Аллаһы Тәгаләгә, аның берлегенә ышанып, аннан сорап, теләкләр теләп яшәргә кирәк. Үземне рәхәттә яшим, дип санамыйм. Тормышта үзеңнән канәгать булмыйча, яңа максатлар куеп яшәргә кирәк. Ә максатыңа ирешү – үзе бер бәхет.
Альберт ХӘЙРУЛЛИН, сәүдә-күңел ачу комплексының идарә эшләре бүлеге җитәкчесе:
– “Рәхәт тормыш”ны һәркем үзенчә күзаллый. Берәүләр фатирлы булуларына сөенеп туя алмаса, икенчеләр шәһәр эчендәге таш “тартма”ларны бар дип тә белми. Коттеджларда гына яшиләр. Шуңа күрә бөтен кешене бер калыпка салып үлчәргә ярамый. 66 мең сум – рәхәт көн күрү өчен күп тә түгел, аз да түгел, дип саныйм. Хезмәт хакым әлеге күрсәткечтән азрак, әлбәттә. Әмма тормышымнан канәгать. Ә илдә яшәүчеләрнең хезмәт хакы 66 мең сум булу-булмау икенче мәсьәлә. Белгечләр ул турыда кызыксынмаган ич.
Алия НАСЫЙБУЛЛИНА, өйдә бала тәрбияли:
– Аена 18 мең сум хезмәт хакы алучылар нинди тормышта яши икәнен язмаганнармы анда? 66 мең сум керем турында хыялланмыйбыз да. Без гаиләдә дүртәү. Олы улыбызга дүрт яшь, балалар бакчасына йөри. Мин икенче бала белән өйдә утырам. Бөтен авырлык иремә төшә. Гаиләбезгә 30 мең сум керем керсә дә, бик бәхетле булыр идек. Яхшы тормыш-көнкүреш өчен әнә шул кадәр акча җитәрлек дип саныйм. Ә рәхәт яшәү турында сүз булса, анысы икенче мәсьәлә. Моның өчен 66 мең сум да аз әле.
|
Иң күп укылган
|