|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
22.01.2026 Сәясәт
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева вазыйфасыннан киттеТатарстан Иҗтимагый палатасына 6 ел буе җитәкчелек иткән Зилә Вәлиева эшен төгәлли. Аның вәкаләтләре 20 гыйнварда чыккан. “Вечерняя Казань” язганча, ул палатаның яңа – сигезенче составына кермәгән. Яңартылган палатаның беренче утырышында аның рәисен сайлау күздә тотыла. Басма мәгълүматларына караганда, республика Рәисе ярдәмчесе Александр Терентьев әлеге вазыйфага сайланыр кебек. Узган ел азагында Иҗтимагый палатаның яңа составы (60 кешедән тора) булдырылган. Аңа республикада күренекле җәмәгать эшлеклеләре, табиблар, эшмәкәрләр, яшьләр вәкилләре, шул исәптән балалар хирургы Кирилл Булатов һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Алексей Киселев кергән.
--- |
Иң күп укылган
|