поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
14.10.2011 Милләт

“Казанны басып алу – бөтен татар трагедиясе”

15 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Ирек мәйданында Казан ханлыгын урыслар басып алганда һәлак булган шәһитләрне искә алу чарасы була.

ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт хәбәр итүенчә, быел Хәтер көне алдыннан корылтай узачак.

— ТИҮнең зур җыелышлары күптәннән булмады. Сөйләшер, уртаклашыр сүз күп, чөнки бүген татарның кайсы тармагын алма, коточкыч хәлгә тарыганыбыз күренә. Татарстан үз татарлыгын югалтып бара. Бигрәк тә мәгариф өлкәсендәге проблемалар җитди тора, — ди Галишан әфәнде. — Татар мәктәпләре ябыла, туган телдә белем бирү кыскара, шул ук вакытта урыс шовинистлары “татарча укырга теләмибез”, ди, Конституцияне танымый. Татарстанның үзендә шундый хәлләрне күреп йөрәк әрни. Корылтайда татар мәктәпләрен ничек саклап калу турында сөйләшү булачак. Җыенга республиканың шәһәр-районнарыннан тыш Уфа, Чиләбе, Мәскәү, Магнитогорск, Оренбург, Әстерханнан милләттәшләребез киләбез дип хәбәр итте. Корылтай 14 октябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узачак.

Делегатлар ераклардан килгәч, шимбәгә туры килсә дә, икенче көнне Хәтер көнен оештырырга планлаштырдык. Мәрасим чарасына, гадәттәгечә, Ирек мәйданына, С.Сәйдәшев исемендәге Концертлар залы каршысына җыелачакбыз, рөхсәт алынган. Ул 10.00 сәгатьтә башлана. Митинг өлешендә яшьләрнең чыгышлары күп булачак. “Исмаил”, “Иттифакъ”, “New тормыш” төркемнәре каһарман җырлар башкарачак. Шулай ук быел Әстерханнан “Орхон” рок төркеме килә, мари телендә рок җырчылар да чыгыш ясаячак. Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһимов, Фәнил Гыйләҗев кебек яшь иҗатчылар үзләренең шигырьләрен укыячак.

Митинг тәмамлану белән колонна Пушкин, Островский, Астрономия, Кремль урамнары буйлап тәкъбир әйтеп барачак. Башта Меңьеллык мәйданындагы Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куелырга тиешле урынга барып чәчәкләр салу булачак, аннары янәдән Сөембикә манарасы янында шәһитләр рухына дога кылу оештырылачак.

Мәрасимне Илфат Фәйзрахманов алып барачак.

Ильяс ГАФФАРОВ, “Иттифакъ” рэп төркеме солисты:

— Барам, Алла боерса! Хәтер көнен татарларның рухи һәм иҗтимагый берләшү чарасы итеп кабул итәм. Сәбәбе күңелле булмаса да, татарлар бергә җыелышып хәтерләрен яңартыр, тарихыбыз турында тагын бер кат уйланыр өчен кирәкле көн дип саныйм. Яшь буынны тарихка якынайтырга, игътибарын арттырырга уңайлы форсат. Халык аз йөри, әлбәттә, ләкин бу бүгенге заманга бәйледер дип уйлыйм. Кешеләр, гомумән, бүген урамга чыгып үз позициясен белдерергә яисә үзен, кемнедер яклар өчен чыгарга күнекмәгән. Соңгы елларда Хәтер көнендә креатив фикерле яшьләрне күрәм һәм бу минем өчен дә зур күрсәткеч.

Туфан МИҢНУЛЛИН, драматург:

— Ел саен чыгам, быел да бу чараны калдырмаячакмын, Алла боерса. Башкалар чыгамы-юкмы, минем аларда ни эшем бар? Минем үземнең хәтер бар. Кешеләргә ияреп чыгу яшеннән узган мин. Үз вөҗданым бар. Башка язучылар чыгамы-юкмы, белмим, кешене гаепләп, тәнкыйтьләп булмый, һәркемнең үз эше. Кемнеңдер, бәлки, хәтерлисе килмидер. Монда акыл йөртеп эш итеп булмый. Намус, мәхәббәт төшенчәләре бик нечкә, йөрәк кушуы белән эшләнә торган әйберләр бар. Бу да шулай. Хәтер көне минем өчен истәлекле, кем икәнемне белер, үземне тикшереп карар өчен кирәкле көн.

Илдус ФӘИЗ, ТР Диния нәзарәте рәисе:

— Хәтер көне минем өчен шәһит булган бабаларыбызның рухларына дога кыла торган, тарихыбыздагы вакыйгаларны искә алып, Аллаһы Тәгаләгә тагын бер кат мөрәҗәгать итә торган көн. Милләтем фаҗигале көннәр кичергән, бу тарих, безнең аны истән чыгарырга хокукыбыз юк. Бабаларыбыз бүгенге көнебез өчен зур өлеш кертеп калдырган, Аллаһы Тәгалә аларга авыр сынау биргән. Ватанын, динен саклап калырга үз гомерләрен кылыч астына куйганнар.

Быел мәчет-мәдрәсәләрдә Хәтер көне уңаеннан хөтбәләр, вәгазьләр укуны сорадык. 1552 елда булган вакыйгаларны дога кылу, дини чара белән искә төшерергә тәкъдим булды. 14 октябрьдә җомга намазында да бабаларыбыз рухына дога кылу оештырылачак. 15 октябрьдә мөселман кардәшләребез бабаларыбыз рухына дога кылуда бергә тупланса, хәерлерәк булыр иде.

Фәнис ҖИҺАНША, Камал театры артисты:

— Хәтер көнен калдырганым юк, ел саен чыгам. Гомумән, Камал театры аны оештырырга да ярдәм итә, артистлар вакытында Хәтер көнендә Сөембикә, Сафагәрәй булып чыгыш ясадылар, мин Кол Шәриф булып сөйли идем. Һәрберебез бу эшкә җитди карадык. Быел да, Алла боерса, Хәтер көненә чыгам. Бу — минем вөҗдан эшем. Йөрәктән саркып чыккан хис бу. Казанны басып алу, дәүләтсез калу — бөтен татар трагедиясе.
 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 14.10.2011
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы