|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
21.01.2026 Хатлар
Рөстәм Закиров гаиләсе милли моңнар бишегендә тирбәттеКүптән түгел Казанның “Северный” Мәдәният йортына барып, күңелләрне хушландырырлык зур концертта булып, ихластан сөенеп кайттым. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның дус-тату, талантлы гаиләсе зал тулы тамашачыны чын мәгънәсендә сокландырды: моңландырды, көлдерде, елатты, милли моңнар бишегендә тирбәтте. Ике сәгать дәвамында югары кимәлдә, саф татар телендә башкарылган музыкаль әсәрләрнең тамашачы күңелен кузгатуы, һәр чыгыштан соң яңгыраган көчле алкышларның концерт залына гына сыймыйча, бистә урамнарына кадәр ташып чыгуы очраклы хәл түгел. Рөстәм белән Люциянең, уллары Айратның, Балтач районы Норма авылыннан килгән сөйкемле кунак кызы – “Пошалым чаналары” бәйгесе гран-при иясе, унбер яшьлек ут борчасы Айсылуның тере тавышка жырлавы беребезне дә битараф калдырмады. Утыз җиде ел дәвамында безне моң бишегендә тирбәткән талант иясе Рөстәмнең репертуары искиткеч бай. Тавыш мөмкинлекләре киң диапазонлы, күңелгә ятышлы тембрлы халык җырчысы озын халык көйләрен дә, композиторларыбызның әсәрләрен дә бердәй югары дәрәҗәдә, җиренә җиткереп башкарды. Аның баянын кулына алып чыгып, үзе уйнап, үзе җырлавы нур өстенә нур булды. Залдагы халык кушылып җырлап кинәнде. Җәмәгате Люция Мусинага Татарстанның атказанган артисткасы исеме юкка бирелмәгән икән шул. Яшь кызларныкыдай сылу гәүдәле, мөлаем йөзле, ягымлы күз карашлы Люциябез, йомшак тембрлы тавышы белән утыз елга якын татар тамашачысының күңелен иркәли, рухын баета. Аның ихлас чыгышын зал бик җылы кабул итте. Ул татар җырларының мелизмнарга бай көй-моңнарын йөрәкләргә үткәзеп башкарудан тыш, үзе дә көйләр яза.
Бу кичәдә барыбызны да гаҗәпләндергәне – уллары Айратның саксофонда дәртләнеп уйнавы булгандыр. Үзе башкарган көйләр уңаена, булдыклы музыкант акробатик номерлар күрсәтергә дә өлгерә, әйтерсең, сәхнәдә артист түгел, төрекөмеш бөртеге хәрәкәт итә. Концертны Әтнәнең тәмле телле егете Азат Фазылҗанов алып барды. Минем күңелгә шунысы сары май булып ягылды: ул кайбер конферансьелар сыман кыланып, залны ясалма көлдерергә маташып, затсыз мәзәкләр сөйләмәде, ә мәшһүр әдипләребезнең иҗат җимешләрен бик матур итеп башкарып, җаннарга җылылык өләште.
Сүз уңаеннан, татарның тагын бер талантлы ир-егетен атап үтәсем килә. Рөстәмнең якташы, республикакүләм җыр бәйгеләре лауреаты, бүгенге көндә тормышта үз урынын башка өлкәдә тапкан – офицер, моңсар Зөлфәт Фәхретдинов, якташының гозерен аяк астына салмас өчен тамашага килеп, концертның музыкаль бизәлешен тәэмин итте. Бу матур концертны карагач, чын татар гаиләсе нинди була? дигән сорауга җавап таптым. Милләтпәрвәр Закировлар гаиләсе кебек була ул! Ире – һәр гаилә әгъзасына: хәләл җефете Люциягә сәхнәдә зур уңышка ирешергә, улы Айратка, җырчы кызлары Миләүшәгә тумыштан бирелгән сәләтләрен ачарга уңайлы шартлар тудырган кайгыртучан гаилә тоткасы. Миләүшә быел Казан музыка училищесын кызыл дипломга тәмамлап, башкалабызның Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керде. Бер үк вакытта Мәскәүдә ГИТИСта гыйлем туплаячак. Югары дәрәҗәгә ирешкән һәр ирнең артында аны зур эшләр башкарырга рухландыручы, күңеленә ачкыч таба белүче, авыр вакытларында таяныч була белүче зирәк акыллы хатыны торуы бәхәссез. Рөстәмнең сайлаган юлыннан тайпылмыйча, ныклы адымнар белән иҗат үрләрен яулап, халык артисты дәрәҗәсенә күтәрелүендә сабыр, кайгыртучан Люциясенең роле зурдан дип уйлыйм. Мәрхүм аксакалыбыз Туфан ага, үзе исән чагында: “Оныкларың татарча сөйләшсә генә, татармын! дип горурланырга хакың бар”, – дигән иде. Закировларның тәртипле-тәрбияле, буй җиткезгән балалары саф татар телендә иркен сөйләшә, милләтебезнең гореф- гадәтләрен әйбәт белә, милли моңнарны халкыма җиткерә. Борынгы бабаларыбыздан мирас булып тапшырылган асыл татар рухы Закировлар династиясенең киләчәк буыннарында да сүнмәячәк дигән өмет зурдан.
Гомер-гомергә хәлле татар зыялылары, мәнле эшкуарлар иганәчелек белән шөгыльләнеп савап җыйган, Аллаһның рәхмәтенә ирешүгә өметләнеп, бу изге гамәлдән тәм тапкан. Татарның асыл җырчысы Рөстәмнең егерме елдан артык туган төбәгендә зур күләмдә иганәчелек эшчәнлеге алып баруы сер түгел. Соңгы елларда Казан арты районнарының йөзләгән үзешчәннәрен “Пошалым чаналары” бәйгесенә җәлеп итүе, сәләтлеләрен ачыклап, зурлавы-бүләкләве, яшь сәнгатьсөярләрнең “иң-иң”нәренә башкалабызның мәдәният дөньясы ишекләрен ачып керергә юл ачуы мәгълүм. Зур чыгымнар тотып, халык талантларын үсендереп, аларны “Уникс”, “Пирамида” сәхнәләренә алып чыгуы, концерт саен тамашачыларны үзара ярыштырып, җиңүчеләргә егермешәр Пошалым чанасы бүләк итүе юмартлык кына түгел, чын милләтпәрвәрлек чагылышы бит ул! Афәрин, Рөстәм Закиров! дими хәлем юк.
Хәмидә ГАРИПОВА.
Казан.
--- |
Иң күп укылган
|