|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
20.01.2026 Шоу-бизнес
Ринат Рахматуллинга операция ясаганнарҖырчы Ринат Рахматуллин блефаропластика ясаткан. Бу турыда Ринатның тормыш иптәше Динара хәбәр итә. «Бу көннәрдә эшләр күп булды. Ринатка блефаропластика ясаттык. Азрак шешенде, күгәрде, ләкин хәле әйбәт. Хәзер әкренләп төзәлеп килә», – дип хәбәр итте бу хакта телеграм-каналында аның тормыш иптәше Динара. Динара, җырчының рөхсәте белән, операциядән соң төшкән фотосын да күрсәтте. Җырчы инде урамга чыгып йөри башлаган, дөрес, кара күзлек киеп. «Күгәргән урыннары күп булса да, Ринат күзләре ачылып, матурланып китте. Күз кабагы төшкән иде», – дип сөйләде ул. Блефаропластика – ул күз кабагы формасын үзгәртү белән бәйле операция. Чыганак: Интертат "Шәһри Казан" журналисты Илгизә Галиуллина Ринат Рахматуллинның хәлен тормыш иптәше Динарадан белеште:
- Ни өчен операция ясатырга булдыгыз?
- Яшәрер өчен инде. Ринатны яшәртәбез. Дөресен әйткәндә, Ринатның өске күз кабаклары күзен каплый башлаган иде. Фотосурәтләрдә дә бу сизелде. Блефаропластика ясауны мин тәкъдим иттем. Аннан Ринат үзе дә тәкъдимне хуплап алды.
- Ринат абый үзен ничек хис итә?
- Хәле яхшы. Операцияне авыр кичермәде. Хәзер саф һавада күбрәк йөрергә тырышабыз.
- Артистлар гел яшәреп торалар. Бу һөнәрнең таләбе кебек. Килешәсеңме?
- Әлбәттә, артист кешенең тышкы кыяфәте дә зур роль уйный. Яше нинди булса да, гел пөхтә, матур булырга тиеш. Матур әйбергә, кешегә гел карап торасы килә бит.
- Син, гомумән, Ринат Рахматуллин проектына яңа сулыш бирдең кебек.
- Әйе, тырышабыз. Яңа проектлар уйлыйбыз. Мин генә түгел, бөтен команда белән тырышабыз.
Фото: Динараның телеграм-каналыннан
--- |
Иң күп укылган
|