|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
20.01.2026 Шоу-бизнес
Айсылу Габдинова кызына сирәк исем кушканАйсылу Габдинова җырчы: — 20 декабрьдә кызыбыз туды. Гел, кызым булсын иде, дип теләдем. УЗИда шулай буласын әйткәч, шатлыгымнан яткан килеш сикерә яздым. Беренче балабыз Арслан үзе дә кечкенә. Ләкин килеп, сыйпап: “Елама”, — ди, башын сеңлесенең башына терәп ята, шатлана. Арсланны бакчага бирмәдек әле. Аңа күңелсез булмасын дип, әбиләре төрле чараларга йөртә. Каникулда әтием уйнаган спектакльгә дә барып кайтты. Бабайны патша образында күргәч, бик шатланды, шаккатты. Кызыбызга Асыл (Асель) дип исем куштык.
--- |
Иң күп укылган
|