поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.10.2011 Авыл

Гаугалы күршеләр

Ызан гаугасы, җир бүлешү ике күрше арасында килеп чыга торган ыгы-зыгыларның берсе ул. Кайчакта уртак фикергә килү өчен бер-береңнең сүзенә колак салу да җитә бит. Тик ризасызлык, юл куя белмәү күп вакыт озак елларга сузылган тарткалашуга китерә. Әтнә районы, Күәм авылыннан хат алганнан соң шактый уйланып калдык. Ни өчен бер күрше икенчесеннән канәгать түгел...

Гариза 

Фирдания апа Җиһаншинаның хуҗалыгы янәшәсендә, төгәлрәге, элек ул салым түләп килгән бакча кишәрлегенә кереп диярлек Гайсә Хәкимҗанов йорт тергезә. Бу эш ни дәрәҗәдә законлы – әлегә бу хакта ике күрше арасында аңлашу юк. Җитәкчелектән дә, район белгечләре карарыннан да риза булмаган Фирдания апа хаклымы? Әллә шәһәрдән авылга кайтып йорт җиткерергә уйлаган күршесенең сүзе дөресме?!

Фирдания апа шәхси хуҗалыгы янәшәсендәге ташландык урынны моңарчы да хосусыйлаштырырга йөрсә дә, ни сәбәпледер 2009 елдан бирле ул җир­ләрне рәсмиләштермичә кала. Җирле үзидарә һәм районнан килеп әллә ничә тапкыр Фирдания Җиһаншинаның кишәрлеген үлчәп китәләр. Тик җир мәсьәләсе 2010 елда Гайсә Хәкимҗанов йорт сала башлагач, кабат күтәрелә. "1998 елда җирләрне үлчәп минем исемгә кадастр планы эшләп бирделәр. 2 елдан соң җир кадастрына барып бу планны нишләтәсе бар, дип сорагач: "Апай, тыныч кына өеңдә утыр, компьютерга кергән, эше беткән, берни дә эшләтәсе юк", – дип кайтардылар. Шул сүзләргә ышанып, артыннан йөрисе бардыр, дип башыма да килмәде. Минем бакча кишәрлеге кырыенда ташландык җир булганлыктан, 2009 елда үземнең бакчамны шул җир белән тигезләүләрен сорап, гариза язып, 1800 сум акча түләдем. Шул вакытта Җир һәм мөлкәт мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе "Үлчәп, тигезләргә" дип кул куеп бирде. Ә мин алган җиргә печән чәчәм, терлек асрап, фермер булабыз, дип белдердем. Шул вакытта бакчага 5 сутый җир өстәп була, ә калганы икенче участок булып санала дип аңлаттылар. 

2010 елның гыйнварында Хәкимҗанов Хәмбәл һәм аның абыйсы Гайсә кереп, бу участок эчендә безнең дә җирләр бар икән, диделәр. мин баш тартып гариза яздым. Синең гариза да, минеке дә 1 айдан соң кире кайта", – диде. 

Март аенда җир участогын тигезләп, үлчәп киттеләр дә мин бәрәңге утырт­тым. Берничә тапкыр Әтнәгә барып, документларны сорагач: "Юк синең документларың, кем исеменә эшләп бирим мин аны", – дип эшне шкаф өстенә алып куйдылар". бу Фирдания апаның Әтнә прокуратурасына язган гаризасының башы гына әле. Вакыйгалар бу хәлләрдән соң бигрәк тә катлауланып китә. Бер үк җир кишәрлеген ике кешегә рәсмиләштерә башлаганнары билгеле була. Чөнки Фирдания апаның җирләре янәшәсендә 7 сутый җире булган Хәмбәл абый Хәкимҗанов үз кишәрлеген туганы Гайсәгә тапшыра. Чөнки Хәмбәл абый үзе, күрше әбисе үлгәннән соң, 2000 елда ук аның хуҗалыгын үзенә алган була. Шуңа ул бәхәс тудырган кишәрлектән бө­тенләй файдаланмый. Әнә шулай озак еллар әлеге җирләр ташландык хәлдә тора. Әмма күп тә үтми Хәмбәл абыйның туганы Гайсә абыйга биредән 13 сутый җир бүлеп бирәләр һәм яңа хуҗа йорт тергезә башлый. Бүген аның йорты тышкы яктан салынып беткән рәвештә. Күршеләр исә ике арада белгечләр кагып киткән казыкны күчерүдә бер-берсен гаеплиләр. "Тикшерергә килгән кешеләр күпме кирәк мыскыл иттеләр, кимсеттеләр. Берсе коймага сикереп менә, сикереп төшә. Икенчесе казыклар башына кызыл чүпрәкләр бәйләп җиргә кага, фотога төшерә. Мин кеше үтереп, җиргә күмеп куймадым бит, ник алай кыланырга?" – Фирдания апаның ачынып әйткән сүзләре бигрәк тә күңелне кузгата.

Аукционга куябыз 

Бүген ике күршенең дә кулларында җиргә милек язуы бар. Анда һәрберсенең җире үлчәнеп, кәгазьгә төшерелгән. Шулай да Гайсә җирендә калган өлеше өчен Фирдания апа туктап калырга уйламый – җирләрне аукционга куярга тели. Ә аукционның үз таләпләре бар. Бу хакта да хәбәрдар инде алар. 

Гайсә Хәкимҗановның Әтнә районында яшәүче икенче бер абыйсы Мәхмүт тә җир кишәрлекләре законлаштырылып бетерелүен белдерә. "Фирдания җирләрне үлчәткән дә, документ белән рәсмиләштермәгән булган. Мәсьәлә хәл ителде бит, җирләр икесенә дә бүлеп бирелде", – ди ул. Бер үк вакытта Мәхмүт абый Фирдания ханымның туктап калуына да шикләнә. "Нигезнең тавышлы булуы да авыр хәл бит", – дигәнгә дә, "Без бу хакта сөйләшкән идек инде", – диде ул. Чөнки Гайсә абыйның йорт һәм бакча кишәрлеге бик тә җайсыз урынга – ерганак кырыена ук салынган. Бер үк вакытта бәхәскә кергән бу урынны күргәннән соң, ирексездән, башка җир беткән идеме икән, дип уйлап куясың. Тик Гайсә абыйның туганы Хәмбәл янәшәсендә калырга теләве булдымы, яисә башка сәбәпләр бармы, белмим, без Гайсә абый белән хәбәрләшә алмадык. 

Районның кадастр бүлегендә исә җир буенча бәхәсләрнең әледән-әле калкып чыгуын әйтәләр. Җиһаншина һәм Хәкимҗановлар бәхәсенә килгәндә, бу хәлләр белән таныш икәнен ачыклап китте Әтнә районы буенча федераль бюджет кадастр палатасы җитәкчесе Рафил Шәяхмәтов. "Ике чик арасында низаг булырлык берни дә юк, хәтта анда тыкрыклык ара калдырылган, – диде ул. – Җир үлчәүчеләрнең анда берничә тапкыр баруын да беләм. Чөнки махсус җиһазлар белән утыртылган казыкларның урыннан күчүе ачыклана. Шуңа да берничә тапкыр бардылар. Кабат үлчәделәр. Арматуралы казыклар махсус фотога төшерелде. Тагын да үзгәртсәләр, ул күренеп торачак". 

Шулай да ни өчен районда Фирдания апаның язуларын бик озак эшлиләр соң? Үз милкеңне ахыргача рәсмиләштереп бетерү өчен күп ишек аша үтәргә кирәк. Өстәвенә һәрбер оешма икенчесе өчен җавап бирми, һәрберсенең үз таләбе. Аннан мондый оешмалар соңгы ун елда гына да ничә тапкыр үзгәреш кичереп, яңадан барлыкка килде икән? Туганымның җире артыннан йөргәндә әнә шундый гаделсезлекләр белән күп очрашкан кеше буларак, кайбер нечкәлекләре дә таныш миңа бу эшнең. Фирдания Җи­һаншина 2011 елның 14 февралендә язган гаризасында болай ди: "Март аенда үлчәп бирелгән җирнең документын миңа бирмиләр. Суд карары бе­лән минем исемгә күчкән "Свидительство о праве на наследство по закону"ны рәсмиләштерә алмыйм. 2010 елның март аенда эшләнгән җир документын алуда ярдәм итүегезне сорыйм". Ниһаять, август аенда үз исеменә рәсмиләштерелгән җир кәгазен кулына ала ул. Моның өчен җирле хакимиятнең Җир һәм мөлкәт мәсьәләләре бүлегендә эшләүче Алия, Гөлзидә, Гөлүсәгә, БТИдагы Миләүшәгә рәхмәтле ул. Кайчакта вак кына кәгазь эшен аңлатып җибәрү дә күп мәшәкатьләрне киметә бит. Йөрәгенә төшкәнгә күрә һәрберсен үз күңеле аша үткәрә Фирдания апа. Шуңа да ярдәм иткән кешеләргә рәхмәте чиксез аның. 

Районда исә Фирдания ханымның язулары озак йөргәнен аның мирас рәсмиләштерүенә дә бәйле дип аңлаттылар. Тик һәрбер кеше үзенә тиешле язуны шулкадәр мәшәкатьләр аша алырга тиешме соң? Әле бит үз сүзен сүз итеп бетерә алмаучылар, җир кәгазьләре артыннан йөреп кул селтәүчеләр күпме? 

*** 
Ызан низагы шактый катлаулы, борчулы хәл. Иркен генә утырган авыллар бар. Кемдер читкә киткән булган, кемдер, нәселен дә калдырмыйча, теге дөньяга күчкән. Әнә шундый хуҗалыклар янәшәсендә бер-берсенең өенә үк терәлеп урнашкан күршеләр дә бар безнең. Ике хуҗалык арасында өч метр урын калдырылырга тиеш булса да, биредә бу закон үтәлми дә үтәлми инде. 

...Әлеге вакыйга ни белән бетәр, әлегә әйтә алмыйбыз. Көрәшне бары тик Фирдания апа гына туктата ала. Әмма ул бирешергә теләми. Кабат-кабат үлчәп йөреп рәнҗеткәннәре, кәгазьләрне эшләүдә тоткарлык тудырып йөрт­кәннәре өчен дә чигенергә уйламый ул. Шушы язма язар алдыннан бер танышым үзенә бәйле вакыйганы сөйләгән иде. Яңа йорт сатып алганнан соң, күршеләренең бәдрәфләре аларның җиренә салынуы ачыклана. Никадәр әйтеп караса да, безнең авылда шулай куелган, дигәннән узмый күрше апасы. Ахыр чиктә, акча түләп үзем күчереп куям, кешесен дә табам, дигән сүзгә риза була, мәсьәлә шулай хәл ителә. Хәзер һәркемнең бәдрәфе үз кишәрлегендә икән. Тик ыгы-зыгыны болай җиңел хәл итүчеләр генә аз шул. Кайчакта уртак фикергә килү җитми безгә. 


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 193-194 | 14.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»