поиск новостей
  • 06.02 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 07.02 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 07.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 06 Февраль
  • Роза Хафизова (1929-2005) - балалар язучысы
  • Рәшит Ягъфәров (1946-2008) - җәмәгать эшлеклесе
  • Эльвир Сәлимов - актер
  • Ринат Мәннан (1946-2024) - балалар шагыйре
  • Антон Райхштат - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
17.01.2026 Җәмгыять

Татарстаннан Мисырга ял итәргә барган гаилә бәлагә очраган: «Әнине кайтарырга ярдәм итегез»

Татарстанның Алексеевск бистәсендә яшәүче гаилә өчен Яңа ел яллары Мисырда чын фаҗигагә әверелгән.

Шәрм-әл-Шәйх аэропортына килеп төшкәч, 51 яшьлек әниләренең хәле кинәт начарая. Табиблар аның йөрәге туктаганын ачыклый һәм хатын-кызны кичекмәстән хастаханәгә озаталар. Баш миенә кан саву нәтиҗәсендә, ул комага китә. Өстәвенә, аның Мисырда булу вакыты тәмамланып килә. Берничә көннән ул илдән китәргә тиеш, дип  яза «Комсомольская правда».

4 гыйнварда Шарм-эш-Шейх аэропортына килеп төшкәч, 51 яшьлек Ольганың кинәт хәле начарая.

27 яшьлек Руслан сүзләренчә, әнисе тирләп чыга һәм бик каты башы авырта башлавын әйтә. Аннары аның сулышы кысыла, хәрәкәтләре бозыла. Һәр минут саен хәле кискен начарая, сөйләшә алмый башлый. Авыртудан бөгәрләнеп, Ольга үзен идәнгә яткыруларын сорый.

«Ашыгыч ярдәм» табиблары әниемнең кан басымын, шикәр микъдарын үлчәп, дару бирделәр, һәм ул кинәт йокыга талды. Без бик курыктык. Әмма иң куркынычы алда иде. Берничә секундтан ул зәңгәрләнде, иреннәре каралды, авызыннан күбек чыкты. Табиблар йөрәге туктаганын әйттеләр дә массаж ясый башладылар, ә мин ясалма сулыш ясадым. Әмма бу да ярдәм итмәде, һәм әнине ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киттеләр», — ди Руслан.

Тикшерүдән соң, табиблар Ольгада геморрагик инсульт булуын ачыклый. Баш миенә кан саву нәтиҗәсендә, ул комага китә. Мисыр табиблары аның гомерен саклап калу өчен барлык кирәкле чараларны күрә, тик бернинди фаразлар да бирергә ашыкмый. Авыруның баш мие бик нык зарарланган.

Гаиләнең Мисырда булу вакыты тәмамланып килә. Берничә көннән алар илдән китәргә тиеш. Моннан тыш, Ольганың медицина иминияте дә ахырына якынлаша. Бу исә, хәтта ул хастаханәдә калса да, һәр көн өчен 2,5 мең АКШ доллары түләргә туры киләчәк, дигән сүз.

Руслан, әнисен Россиягә кайтаруда ярдәм сорап, консуллыкка, төрле ведомстволарга, шул исәптән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына язган. «Әмма үтенечләрем җавапсыз калды. Кайбер ведомстволар гади шаблон җаваплар гына җибәрде. Чынлыкта, беркемнән дә ярдәм булмады», — ди Ольганың улы.

«КП-Казань» хәбәрчесе Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте белән элемтәгә кергән. Анда бу хәл турында хәбәрдар булмауларын әйтеп, мәгълүматны тикшерергә вәгъдә биргәннәр.

«Мөгаен, зыян күргән гаилә турыдан-туры Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткәндер. Шуңа күрә безнең ведомство әлеге хәл турында белмәгән», — дигәннәр министрлыкта.

Хәзер гаилә финанс ягыннан ярдәмгә мохтаҗ. Руслан сүзләренчә, дәвалану һәм Мисырда тору чыгымнары көннән-көн арта. Ә авыру әнисен Татарстанга кайтару өчен 8-10 миллион сум акча кирәк. Чарасызлыктан, ул әнисе өчен акча җыюны оештырган.

«Зинһар, әниемне туган илгән кайтарырга ярдәм итегез! Кая гына мөрәҗәгать итмәдем — барысы да файдасыз. Барлык битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итәм. Мөмкинлегегез булса, гаиләбезгә ярдәм итегез, кем күпме булдыра ала. Теләсә нинди сумма безнең өчен бәяләп бетергесез ярдәм булачак», — ди Руслан.

Фото: "КП Казань"


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.01.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы