поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кайвакыт ятып торасы килә. Әмма инде болай да яткан икәнең исеңә төшә.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Ноябрь
  • • Ризалә Исмәгыйлева - журналист
  • • Ләбиб Лерон - шагыйрь
  • • Рөстәм Кутуй (1936-2010) - язучы
  • • Герман Дьяконов - галим
  • • Максут Шадаев - дәүләт эшлеклесе
  • • Әнәс Закиров - рәссам
  • • Нурия Хашимова - дәүләт эшлеклесе
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
14.01.2026 Мәдәният

Резидә Шәрәфиевага багышланган концертта: Бер анага ике баласын югалту – ул бик зур кайгы

Искә алу концертында җырчының хезмәттәшләре һәм дуслары аның турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, чыгышларының видеоязмалары күрсәтелде.

Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре — Равил Галиев, Бәширә Насыйрова, Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Асаев, Рөстәм Закиров, Сиринә Зәйнетдинова, Фәридә–Алсу дуэты, Ләйсән Мәхмутова һәм башкалар Резидә Шәрәфиеваның популяр җырларын башкарды. Кичәне Алмаз Мирзаянов алып барды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Ринат Закиров Резидә Шәрәфиеваның иҗат юлы башлануында Казанга килүенең хәлиткеч роль уйнаганын искә алды.

«Аның Казанга килүе белән язмышында кинәт борылыш булды. Атаклы композитор Ринат Гөбәйдуллинның Чаллыда җырчылар белән эшләвен белә идем, ә бер төркем җырчыларны җыеп, «Казан» милли мәдәният үзәгендә оештырган концертында Резидә Шәрәфиеваны ишетеп, аның уникаль тавышка ия булуын аңладым. Икенче көнне Ринатка шалтыратып: «Әгәр дә каршы килмәсәң, Резидәне Казанга чакырыр идем», – дип әйттем. «Киләчәктә үсәргә мөмкинлеге бар икән, мин риза», – дип җавап бирде ул. Шулай Резидә Казанга килеп, «Казан» милли мәдәният үзәгенә урнашты. Шул чордан башлап соңгы сулышына кадәр без бергә булдык. Без аны бөтен яктан да хуплый идек, ул, чыннан да, халкыбызның моңлы сандугачы булды», – дип сөйләде ул.

Казан шәһәр филармониясе директоры Наил Зиятдинов халыкның җырчыга булган мәхәббәтен билгеләп үтте. «Билетлар сатуга чыккач та, халык шалтыратып билетлар сорады, әмма билетлар беткән иде инде. Халык шулкадәр ярата Резидәне, соңгы юлга озатканда да шыгрым тулы халык иде. Аны яратмаслык түгел», – диде ул.

Концертка Резидә Шәрәфиеваның әнисе Рәйхана апа да килгән иде. «Коцертта аның әнисе Рәйхана апа да утыра. Ул ярты ел эчендә ике баласын югалтты. Бер анага ике баласын югалту – ул бик зур кайгы», – диде Наил Зиятдинов.

Соңыннан ул үзе дә сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сез аны яратып кабул иттегез, соңгы юлга хөрмәт һәм алкышларыгыз белән озаттыгыз. Сезнең ишекләрегезне беркайчан да кайгы җиле какмасын, балаларыгыз үзегез өчен терәк булсын», – диде әни кеше.

Резидә Шәрәфиева истәлегенә багышланган искә алу кичәсе Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 24 февраль көнне кабат узачак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Камилә Билалова
Татар-информ
№ --- | 14.01.2026
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы