поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.10.2011 Ир белән хатын

«Телең кычытса – кычыткан чәйнә!»

Җәй – кунакка йөрер чак, шуңадырмы, җай чыгу белән туганнар, дуслар янына ашыгабыз. Кая да булса барганда күңелле юлдашлар туры килсә, ниләр генә сөйләшмисең! Менә бу юлы да Чаллыдан Саратовка кунакка баручы Әсма апа яхшы юлдаш булып чыкты.

“...Хәзер яшьләр тынышып яши белми, – дип сөйләп китте ул. – Тегесе җитми, монысы килешми. Өйләнешеп бер ел да яшәмиләр: “Холыкларыбыз килешмәде, җеннәребез туры килмәде”, – диләр дә, аерылышып куялар. Ата-аналары дистәләгән машина яллап, шәһәр әйләнүгә, фото-видео төшерүгә, туй залы арендасына, күлмәк-балдакка алган кредитларын түләп бетерергә дә өлгерми. Ә болар: “Прощай навеки, наша встреча была ошибкой!” – диләр дә, төрле якка таралышалар.

 

Минем әти белән әни илле ел гомер иттеләр. Үзем дә, Аллага шөкер, киребеткән Бакир абзаң белән 37 ел яшим. Безнең тормыш юлларыбыз сикәлтәсез генә булган, җилләр гел арт яктан гына искән дисеңме әллә?

 

Әти урман каравылчысы иде. Еш кына эчкәләде дә. Малтабар ир булса да, бик гаугачыл, юк-барга да бәйләнә торган гадәте белән әнинең теңкәсен корыта иде. “Ник оегымның тишеген кара җеп белән ямадың?!”, “Нигә коймакның бер генә ягын майладың?!”, “Ник мин кайтуга мунчаң әзер түгел?!” – дип җелегенә үтә иде. Әни ничек түзгәндер ул кыланмышларга. Сабыр да булды инде...

 

Әни мине дә түзем булырга өйрәтте. Үзебезнең авыл егете Бакирга кияүгә чыктым. Эшчән булды. Йорт салып, башка чыктык. Тик әти кебек бәйләнчеклеге бар иде. Ә мин кызу канлы, сүзле. Әни түзсә дә, мин түзә торган түгел. Сүз әйтүе була Бакирның – кабынам. Тәлинкә оча, таба оча, башына табагы белән кабарган камырымны каплаган чаклар да булгалады. Эчеп кайтып, нидәндер канәгатьсезлек белдерсә, менә тотынам ике сүзенә дүрт белән җавап бирергә. “Ник эчтең, каян акча алдың, кем белән эчтең, син әшәке белән гомер итмим, аерылам!” – дип, әниләргә кайтам да китәм. Минем “аерылулар” ешая башлагач, әни: “Син, кызым, ирең бәйләнгәндә ник дәшәсең соң? Дәшкәч, игътибар итү була. Ә ир-ат игътибарны ярата. Сүз артыннан сүз, каш астыннан күз, ызгыш-талаш китә. Әллә эшең беткәнме болын кадәр йортыңда талашка вакыт әрәм итәргә? Бакир тавыш күтәрә башласа, көянтә-чиләгеңне ал да, иң ерак чишмәгә суга кит. Барып җиткәнче син суынасың, син кайтканчы ирең басыла. Анда да тынмаса, бакчаңа чык – чүп ута. Бер сүз дәшмә. Телең кычытса – кычыткан чәйнә”, – диде.

 

Аерылам дисәм дә, яратып барган иремне ятка калдырасы килми бит, колак салдым әни сүзенә. Дәшми түзеп карарга булдым. Бакирның кәефсез чагы булып, миңа “төртелә” башлый икән, тотынам, малай, йөгереп эш эшләргә. Теге мырлый, ә мин кабалана-кабалана эшлим. Читтән караганда сәер тоелгандыр. Мырлый-мырлый да, миннән сүз ишетмәгәч, аптырап миңа карап тора башлый теге. Мин кычкырып әйтәсе сүзләремне эчтән генә кабатлап, пышылдап кына аты-юлы белән моны сүгеп, бәрәңгемне утыйм, алмагачларымны агартам, мичемне сылыйм, идәнемне юам, чеби ашатам. Ачу белән йөгергәч өчләтә күбрәк эш эшлим. Иртәгәгә дигәнен дә бүген эшләп бетерәм. Абзыең мондый борылыштан шүрләбрәк тә куйды бугай, аңлашылмас нәрсә куркыта бит ул. “Үпкәләмә, холкым шундый. Гафу ит”, – дия башлады. Шул чагында: “Шундый шул син, хайван, яшьлегемне әрәм иттем син юньсезгә”, – диясе бик килә дә бит, юк! Әни әйткәннәрне искә төшерәм дә, тыелам. Берсендә, басынкы гына итеп: “Син шундый да, аның каравы мин бик сабыр һәм акыллы. Юк-барга игътибар итеп, сүз ирештереп тормыйм. Берәү булса башыңны ярыр иде, тик син бәхетле – сабыр Әсма эләкте хатынлыкка. Кадеремне белсәң – хөрмәтемне күрерсең!” – дидем. Абзаң бөтенләй басынкыланып калды, элеккечә дулап ябырылмый башлады.

 

Хатын-кызның кырыкма-сакырык эшен бүлешергә кирәген дә әни өйрәтте Бакирга. Беркөн шулай, Бакир эштән кайтты да: “Бүген бәлеш сал дидем бит мин сиңа. Ник шуны да эшләмәдең. Күпме генә вакыт кирәк аңа. Ит белән бәрәңгене камырга урап мичкә ату авыр булдымы? Хөрәсән, ялкау!” – дип мине ачулана башлады. Болай да эшем тыгыз чак, чабып кына йөрим. Әни миңа булышырга кергән иде, ут булып кабынырга торганымны күреп: “Әйдә безгә, кияү, бәлеш тә ашарсың”, – дип, җитәкләп диярлек, моны үзләренә алып китте. Бәй, мин әйтәм, бәлеш тыктым димәгән иде әни. Ник мине дә дәшмәде соң бу бәлешкә дип, үпкәләп тә куйдым. Бер сәгать үтте – юк болар. Артларыннан киттем. Барып керсәм, әни мич ягып, күмер тарткан, камыр басып ята. Бәкер өстәл янында ит белән бәрәңге турый, бәлешкә эчлек әзерли. Маңгайлары тирләп чыккан, дәшми генә эшлиләр. Мин дә барып кушылдым. Шулай бергәләп бәлешне әзерләп, мичкә тыктык. “Бер дә озак түгел, кияү, үзең күрдең. Ит белән бәрәңгене турыйсың да, камырга урыйсың, үзе пешә ул шунда, кияү. Ике сәгать үтми, пешеп тә чыга. Икәү әвәләсәң, тизрәк тә пешә әле”, – дип куйды шулчак әни. “Хатыныңа азрак булыш, туң күсәк. Бәлеш сораганчы, башта эшкә ярдәм ит”, – дип акыл өйрәтсә, тавыш китә, әни начар булып кала иде. Ә болай бәлешне җиренә җиткерү өчен күпме вакыт сарыф ителгәнен Бакир үзе күрде...

 

Менә хәзерге яшьләрне өйрәтәсе иде шул хәйләле хикмәтләргә. “Карахтерлар килешмәде”, – дип, өйләнешү белән гаиләләрен таркатып атмаслар иде, бәлки...”

 

Вагон тәгәрмәче тавышына ияреп, Әсма апа сөйләде дә сөйләде. Ә мин, өлкән буынның гаиләгә булган карашы замана яшьләренекеннән ни дәрәҗәдә аерылганына шаккатып, тыңладым да тыңладым...


Чулпан НАСЫЙРОВА
Татарстан яшьләре
№ 41 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»