поиск новостей
  • 06.02 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 07.02 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 07.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 06 Февраль
  • Роза Хафизова (1929-2005) - балалар язучысы
  • Рәшит Ягъфәров (1946-2008) - җәмәгать эшлеклесе
  • Эльвир Сәлимов - актер
  • Ринат Мәннан (1946-2024) - балалар шагыйре
  • Антон Райхштат - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
12.01.2026 Шоу-бизнес

Айсылу Габдинова: “Ял итеп тә булмады, 2 яшьлек улым артыннан йөгереп йөрдем”

Яңа ел алдыннан һәркем үз мәшәкатьләре белән мәшгуль, шуңа күпләр җырчы Айсылу Габдинованың икенче тапкыр әни булуын сизми дә калгандыр.

"20.12.2025 Кызлы булдык. Кыз әнисе булу – иң зур хыялларымның берсе иде, Аллага шөкер", –  дип язган иде Айсылу үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләренең берсендә. Без дә җырчыны котлап, аның белән хәбәргә чыктык. “Кызыбызга Асыл исемен куштык”, –  диде Айсылу. 

– Котлыйбыз, Айсылу! Сау-сәламәт, бәхетле бала булып үссен. Шулай да сорыйм инде, ни өчен нәкъ кыз бала табу турында хыялландыгыз?
– Кыз бала әни өчен барыбер якын. Малай өйләнгәч хатыныныкы була, ә кыз әнисе янында була инде ул. Минем дә әни белән араларым бик якын, без дус кызлар кебек. Миңа да шундый "подружка" кирәк. 

– Йөклелек чорыгыз авыр узмадымы?
– Җиңел булды дип мактана алмыйм, әмма җиңеп чыга алмаслык кыенлыклар да күрмәдем, шөкер. Хастаханәдә күзәтү астында булмадым, шулай да шикәр, камыр ризыклары ашамадым.  Ял итеп тә булмады, 2 яшьлек улым артыннан йөгереп йөрдем. 

– Хәзер партнерские роды бик популяр. Сезнең дә алай булмадымы? Гомумән, моңа карашыгыз нинди?
– Ирем янымда булды. Мин моңа уңай карыйм. Якын кешең яныңда булу көч бирә, хастаханә хезмәткәрләренең мөнәсәбәте дә башкача. 

– Нәкъ яңа ел алдыннан бала табу да үзгә хисләр калдырадыр? Яңа ел көнне бала табу ихтималы булгандыр? 
– Иң башта табиблар бала 1 гыйнвар туачак дигән фараз әйтте. Бу хәбәрне бик үк шатланып кабул итмәдем. Әмма кызым Яңа елны өйдә каршы алырга мөмкинлек бирде, шөкер.

– Яңа елга нинди теләкләр белән кердегез?
– Яңа елга иң зур теләгем исән-сау, армыйча, яхшы кәефтә балаларымны үстерергә һәм укуны тәмамларга. Винера Ахатовна курсында магистратурада укыйм. Улым белән бергә дәресләргә йөрдек. Укуны тәмамлап булса, бик әйбәт булыр иде. Һәммәбезгә бәхет телим.


Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 12.01.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы