|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
11.01.2026 Хәвеф-хәтәр
«5 секунд, хәзер, апа!» - МЧС хезмәткәрләре 88 яшьлек ялгыз әбине балконнан бәреп кереп коткарганнар (ВИДЕО)Бу хәл кичә Түбән Камада булган. Ялгыз гомер итүче 88 яшьлек пенсионер әбинең ваннада чакта аяклары эшләми башлаган. Һәм ул аңсыз рәвештә төне буе шушы ваннада үткәрергә мәҗбүр булган. Иртә белән аңга килгәч, чыга алмаячагын белгәч, куллары белән ваннага шакый башлый ул. Бу тавышны күршеләре ишетеп, МЧС чакырталар. Коткаручылар фатирга балконнан керә. Тәрәзәне ватасы булмый, ишекләрне бәреп керү җитә. Ярый әле йортның икенче каты гына була ул. Янгын сүндерү баскычы ярдәмгә килә, дип хәбәр итә «Матбугат.ру». «Пять секунд, хәзер, апа!» - ди коткаручы егет 88 яшьлек әбигә түбәндәге видеода:
--- |
Иң күп укылган
|