|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
10.01.2026 Җәмгыять
Әлфидә менә инде ярты ел тукталышта яши
Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшь хатын менә инде ярты ел тукталышта яши. Хакимият дәшми, полиция көчсез, ә кеше салкын тукталышта йоклый. Фаҗига көтәбезме? Бу вакыйга әле сентябрьдә үк башланды, әмма Әлфидә һаман да анда — хәтта утыз градуслы салкыннарда да. Энергетик бистәсендә яшәүче 34 яшьлек хатын тукталыштагы эскәмияне үзенең "йортына" әйләндергән. Йорты бар, ләкин барыр урыны юк. Әлфидәнең торагы бар, ләкин әнисе белән конфликт аркасында ул анда кире кайтырга теләми. Хакимият көчсез. Полиция әңгәмәләр үткәрде, администрация белә, ләкин берни дә эшли алмыйлар. Хатын-кыз үз аңында, димәк, аны ирексездән дәваланырга яки приютка җибәрергә ярамый. Әлфидәнең закон һәм бәйлелек белән проблемалары булган, ләкин бу кешене урамда туңарга калдырырга сәбәп түгел бит! Ничек уйлыйсыз, бу хәлгә кем катнашырга тиеш? Социаль яклау, туганнармы, әллә бу кешенең шәхси язмышымы? Чыганак: Что происходит в Башкирии ВКонтакте
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|