|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2011 Могҗиза
Төнге күренешБу вакыйга минем белән байтак еллар элек булды. Университетта уку елларында элеккеге бер бай – патша Романовлар нәселеннән булган дворян йортында фатирда тордым. Шунда беренче кунган төнем гомергә истә калды. Һәрбер йортта җен, пәри була, диләр. Һичшиксез, бу шулайдыр. Фатир хуҗасы мине бик җылы каршы алды. Татар булуымны белгәч, бик шатланды. Безнең татар халкы бик чиста, саф, пөхтә бит ул. Фатир искиткеч зур! Зәвык белән эшләнгән. Ишегалдында купшы юкәләр, горур имәннәр, төз наратлар һәм зифа каеннар үсә. Әбекәем үзенең патша нәселеннән булуы белән бик мактанып, горурланып сөйләде. Хәтта үз теплоходлары да булган икән. Хәзер әбигә – 90 яшь. Уллары – профессорлар. Әбекәйгә күңелсез булмасын дип кенә, таныш-белешләр аркылы, янәсе, мин бик сөйкемле булган өчен генә, фатирга урнаштырдылар.
Фатирда 1663 елгы Швейцариядән кайтартылган сәгать тора. Өч пианино. Әби музыка ярата. Бетховен, Чайковский һәм Сәйдәшевләр рухына дога кыла. Сәгатьләр буе аларның көйләрен уйный. Фатирның бер бүлмәсендә идәннән түшәмгә кадәр аквариум, затлы чәчәк ата торган гөлләр, кәнәфиләр, читлектә тутый кош һәм кенәриләр бар иде. Ә бер бүлмәдә китапханә. Бу – байлык! Биредә нинди телләрдә генә китаплар юк. Мин, ачкан авызымны яба алмыйча, адашып йөрдем. Музейдагы кебек бит! Фатир – хәзинә. Биредәге затлы мехлар, тиреләр – сөйләп, язып бетереп булмый.
Ярар, беренче төнне, бик озак сөйләшкәч, әби өченче каттагы бүлмәмне күрсәтте. Әллә нигә керү белән «Өшкерә торган догалар»ны укытасы килеп китте. Матур, чиста, ләкин нигәдер шомлы иде. Тәһарәт алу, госел коену һәм намаз уку тәртипләрен, намаз эчендәге догалар һәм кыска сүрәләрне белә идем инде.
Бисмилләәһир-рахмаанир-рахиим. Чын мөселман һәрчак шулай әйтергә тиеш. Һәр җирдә җен-шайтаннар була. Ялгыш кына җеннең яки шайтанның аягына бассаң, ул сине бимазалый башлый. Ә алар «Аллаһ сүзе»ннән кача. «Аллаһ сүзе» – диннең терәге, дип сөйли иде дәү әнием. Ярар, шулай йокларга яттым. Коеп яңгыр ява башлады. Яңгыр тавышына йокыга киткәнмен. Төшемдә Иван Сергеевич Тургенев белән саташтым. Бик каты итеп ялтыраган яшеннән куркып уянып киттем... Һәм өченче каттан аска карадым. Караңгы яңгырлы төндә чәчәк бәйләме тоткан, борынгы бай хатыннары киеменнән, купшы эшләпәле бер ханым урамда басып тора. Ул кем? Караңгы төндә нишләп яңгыр астында тора? Ул кемнедер көтә иде кебек. Яшен яктысында яхшылап карадым. Кулында зур чәчәк бәйләме, ә үзе таш кебек каткан. Ә йөзенә карап булмый. Күз чагыла. Мин урыныма барып ятарга курыктым. Һәм шул кара хатынны күзәттем. Эндәшергә куркам. Нишли ул биредә ярты төн уртасында? Тагын караватыма шуыштым. Һәм әллә нинди ят тавыш ишеттем: «Тимә минем бирнәләремә! Исән чагыңда кит моннан...» Ничек йоклап киткәнемне белмим. Иртән башым авыртып уяндым. Куркып кына тәрәзәгә карасам, бер агачны яшен суккан. Ә теге кара түтәй юк инде. Нәкъ шул хатын басып торган урында каен агачы янган. Юкә белән каен кочаклашып үсәләр иде. Юкә калган, ә каены – юк. Әбекәйгә бу вакыйганы сөйләргә курыктым. Икенче төнне гаҗәп атышлар тавышына уяндым. Урамга карасам, тәрәзәм каршымда шул әби белән кичтән сөйләшкән аучы адәм басып тора. Тфү, тфү. Әллә нинди җенле йорт булды бу. Ни сөйлисең, шул синең төшеңә керә һәм уятып, сине тәрәзә каршына чакыра иде.
Бер төндә пәриләр туе булды. Көндез әби туй мәҗлесе ничек үтүен сөйләгән иде. Ә төнлә... Тәрәзәдән күзәттем. Ап-ак кар ява. Пар атларда, кыңгыраулар асып, өч арба килеп туктады. Ара-тирә яшь пәриләр, җеннәр сызгыра-сызгыра балалайкада уйныйлар. Скрипка чиртәләр. Ә үзләре бииләр. Ару-талуны белмиләр. Ау мылтыкларыннан аталар. Күңел ачалар. Араларында кабаннар, аюлар йөгерешә. Төне буе биеделәр. Таң ата башлагач юк булдылар. Иртән тәрәзәдән карыйм – урамда ямьле җәй.
Шуннан кич саен бисмилла укып ята башладым. «Бисмилләәһир-рахмаанир-рахиим», – дип әйткән сүзне җеннәр яратмыйлар. Риваятьләр дә шул турыда сөйли. Бөтен эшләр Хак Тәгалә әмере буенча эшләнә. Тел белән кылынган гыйбадәтнең иң әһәмиятлесе – дога. Җен, пәри һәм шайтаннарның кеше кыяфәтендә дә булуын, үзем күреп белдем. Менә сиңа мә! Вәт дөнья!..
Сиринә ХӘМИДУЛЛИНА, Бөгелмә |
Иң күп укылган
|