|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2011 Дин
Дин үзешчәннәреМәхәлләбез мәчетендә, өлкәннәребез дә шактый йөрү сәбәпле, әлегә туган телебез өстенлек итә. Алай да, балалар бакчасы һәм мәктәп тырышлыгы нәтиҗәсе, яшьрәк намаздашлар арасында: «Аллах сказал...» –дип урысча үгет-нәсихәт «толкать итәргә» мәтәләнү очраклары ешая. Урысчага күчү тарафдарлыгын сиздергәләп куйган һәм имамлык вазифасын да башкаргалаучы бер мөселман кардәшемнән: «Бу – ислам динен бетерүне максат иткән гамәл түгелме?» – дип сораган идем, «Бар нәрсә Хак Тагәлә ихтыяры белән эшләнә”, – дип телсез калдырды. Православ ватанпәрвәрләр бөтен гаепне әллә кайчангы “татар иго”сына, янә килеп яһүдләргә сылтарга күп сорамый һәм ник берсе БОГка гаеп яксын? Ә монда... “Хак Тәгалә ихтыяры”. Чиләбе өлкәсенең “Маяк” станциясендә атом авариясеннән кардәшләребез башына төшкән җәфа, халкыбызны әздән генә бөтенләй юк итеп ташламаган 1921 елгы ачлык афәте, йөз меңләгән японнарның, шул исәптән сабыйларның атом бомбасы утында (Хиросима, Нагасаки) куырылуы, гитлерчылар кылган җинаятьләр һәм Ливия, Фәләстин, Әфганстанда мөселманнарны кыру да Хак Тәгалә ихтыяры белән эшләнә, имеш. Урыс илендә йөзләрчә халыкның бетүгә йөз тотуын да Ул тели, имеш. Кем сүзе бу? Чалма чалган, ислам диненең дәрәҗәсен төшерүне максат иткән сектантларныкымы, әллә ислам диненең рәсми башчылары да шул фикерне куәтлиме? Әгәр куәтлиләр икән, димәк, 309 нчы закон өчен Дума депутатлары (шул исәптән, Татарстаннан сайланганнары да) гаепле түгел, алар судан пакь, сөттән ак һәм Хак Тәгалә ихтыярын гына үтәгәннәр булып чыга.
Хөтбә вакытында бер риваять ишеттем: мәчеткә намазга дип килеп кергән мосафирдан, дөяңне бәйләдеңме, дип сорыйлар. Ул:
– Юк, бәйләмәдем, Аллага тапшырып калдырдым, бар да Аның кулында бит, – дип җавап бирә.
Шунда мулла моңа әйтә:
– Син башта дөяңне бәйлә, аннары Аңа тапшырырсың, – ди.
...Икенче бер мөселман кардәшем теге имам булып торгалаучы танышыбыз биргән бер кулланма китерде һәм, синнән була дип, аны татарчага әйләндерүемне үтенде. Мин гозерне үтәдем, әлбәттә, әмма эчтәлегендә диннән, динчеләрдән яшертен көлү ятадыр дип шикләнеп, үз шәрехләремне дә язарга мәҗбүр булдым. Текстның урысчадан татарчага күчкәне болайрак:
1. Ни гаҗәп, йөз тәңкәлекнең базарда калдырганы аз, ә мәчеткә бирелгәне күп тоела.
2. Бик сәер хәл, бер сәгать вакыт, Коръән укуга багышланса, бик озын, ә телевизор каршында үтсә, бик кыска тоела.
3. Сәер хәл, дога кылганда фикер туплый алмый җәфаланабыз, ә дуслар белән әңгәмә корганда моның бер катлаулылыгы да юк.
4. Сәер хәл, футбол матчы вакытында өстәмә тайм билгеләнсә, шатланабыз, ә хөтбә озакка сузылса, сукранабыз.
5. Ни гаҗәп, Коръәннең бер сүрәсен ерып чыгу да авыр, ә романның йөз битен «йоту» чүп тә түгел.
6. Бик сәер, концерт залында кешеләр – беренче, мәчеттә ахыргы рәтләргә омтыла.
7. Бик сәер хәл, гәҗит сүзенә ышанабыз, ә Коръән сүзенә шикләнеп карыйбыз.
Беренче карашка бар да дөрес кебек монда. Әйе, хак әйтелгән дип, күпләр сакал селкетергә мөмкин. Әмма 100% түгел. Боларны язган имам намазга йөрүче гадиләрне оялтырга теләгәндер инде. Тик, төптәнрәк уйлаганда, киресе килеп чыга түгелме? Инде фикерләрне шул ук тәртиптә шәрехләүгә күчик:
1. Казандагы коллегалары үрнәгендә мәчеткә джипта гына килеп-китеп йөрергә хыялланучы имамның ялкынсынган миендә туган фикер түгелме бу? Чынлыкта, хәер бирүче кеше мәчеттә сәдака калдырган чакта, гаиләсе өчен ризык сатып алу, көннән-көн нәфесе үсә баручы ЖКХга түләүләр, налог, кредит, бурыч каплаулар һәм башка зарури чыгымнар турында да онытмый. Ә базарда нәрсәләрдер сатып алганда бәя артуга сыкранган хәлдә, гаиләсенә ризыкның җиткелекле булуын кайгырта.
2. Монысы имамнарыбызның файдалы эш коэффициенты түбән булуы хакында гына сөйли.
3. һич тә сәер түгел, әгәр йомышыбызны хәл итүче түрә каршында да каушыйбыз, үзебезне гаепле тоябыз икән, ни өчен мәңгелек Ахирәт тормышы кыл өстендә торганда бәндә Аллаһ Тәгалә каршысында каушамаска тиеш?
4. Уенчылар һәм тренер сәләтле икән, тамашачының уен озынаюга шатлануы табигый. Имам тирән белемле һәм талантлы булса, мәчеткә йөрүче дә хөтбә озынаюга куаныр гына иде. Мөнбәрдә, үзен артык белдекле санап, бер җөмлә әйтәсе урында, авызында ботка пешереп, мең ишеткәнне әллә ничә җөмлә калыбында туглаучыны тыңлыйсы килмәү шулай ук табигый. Җитмәсә, үзенең тыңкыш, саңгырау тавышына үзе гашыйк хәлдә, ул әле башкаларның бер сәгатькә генә эштән рөхсәт алып килүен онытыпмы, юри үчләшепме, фарыз намазына да вакыт калдырмаска маташып, җанны җәберли һәм аның мәчеткә намазга ешрак йөрергә өндәве исә мыскыллау булып кабул ителә.
5. Димәк, роман укырга өйрәтүчеләр оста, ә изге китап укырга өйрәтүчеләрнең сәләтләре ташка үлчим.
6. Димәк, артистлар тамашачыны үзләренә җәлеп итәрлек. Әгәр намаз әһелләре бәгъзе имамнардан ераграк торуны хәерлерәк саный икән, монысы инде имам проблемасы.
7. Димәк, кайбер газеталарда талантлы журналистлар эшли, акны – кара, караны ак дип ышандырырга да сәләтлеләр, ә имамнарыбыз хак сүзгә дә инандыра алмый...
Мондый листовкаларны мөфти фәтвасыннан башка чыгару дөрес эш микән? Интернетка чыгып, Матбугат.ру битләренә кереп, анда язышучылар белән ызгыша-талаша берөзлексез озын-озын Коръән сүрәләре бастыру да, минемчә, муафыйк гамәл түгел. Дин тәгълиматы тарафдарлары өчен махсус сайт бар – теләге булган, күңеле кушканнар анда керә ала. Иң яман золым – акырта-бакырта эшләнгән яхшылык. Көчләп ачтырган күзнең нуры булмый. Чит монастырьга үз Уставың белән кермиләр, ди урыс. Аларның тагын, ахмакка намаз укырга кушсаң, маңгаен яра, дигәне дә бар. Ягъни, бәгъзеләрнең әдәп-әхлакны онытып әрсезләнү һәм очсызлану юлы белән китүе изге сүрәләрне капка-кой-маларга, чүп контейнерларына язуга илтмәгәе, чөнки әлеге сайтларга, әледән-әле сөртеп торуларына да карамастан, һаман-һаман фахишәләр хезмәте турында белдерүләр дә бәреп керә, сүгенеп тә куйгалыйлар...
Дин эргәсенә, җанны дәвалау өлкәсенә теләсә кемнең теләсә ничек тыкшынуы шулай ук күңелле фал түгел. Җитмәсә, язма темасы буенча сайтка керүчеләрнең һәм үзешчән дәгъватчыларның борчагы пешми һәм эш, бер яктан, мәңгелек җәза, утта яну белән куркытуга, милләтне сүгүгә, ә икенчеләренең янаучыларны «кәҗә сакаллар», «капчык ябынучылар» һ.б. дип «зурлауларга» барып чыга. Сүзем, мондый төр «интервенцияне» тыю хакында түгел, тик беләсе килә: абруйлы, вазифалы дин җитәкчеләре шушындый үзешчән остазлык практикасын хуплый микән? «Диннең афәте надан мөҗтәһиттер (дингә өндәүчедер)» дигән хәдис тә гамәлдә шикелле, югыйсә...
Зәет МИРЗАНУРОВ |
Иң күп укылган
|