• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

11.10.2011 Матбугат

Русиядә бәйсез матбугат булса да, вәзгыятькә тәэсир итми

Русия халкының 80 проценты мәгълүматны дәүләт телевидениесеннән ала. Бердәм Русиянең һәм Путинның хакимияттә калуы өчен шул җитә.

Русиядә парламент һәм президент сайлауларында хәзерге хакимиятнең җиңүе, премьер-министр Владимир Путинның президент кәнәфиенә кайтуы беренче чиратта илдәге киңкүләм мәгълүмат чараларының казанышы булачак. Әмма бу әле Русиядә бәйсез мәгълүмат чаралары юк, бөтен җирдә пропаганда гына дигәнне аңлатмый

 

Хәзерге Русия телевидениесе совет чорындагыдан күпкә заманчарак булып күренсә дә, күпләр фикеренчә, ул элеккедән әллә ни аерылмый. Кайнар хәбәрләр ил җитәкчеләренең җитештерү корылмаларын карап йөрүен, чит ил җитәкчеләре белән көлешүен яки түбәнрәк дәрәҗә түрәләрне шелтәләвен сурәтли.

 

1990 елларда Мәскәү Кремлен тәнкыйтьләүче һәм бар илдә карап була торган НТВ телевидение булса да, Владимир Путин хакимияткә килгәннән соң, дәүләт карамагындагы Газпром НТВ хиссәләренең кечкенә өлешенә генә ия булса да, әлеге бәйсез телевидениене көч белән үз кулына алды.

 

​​НТВ каналы Русиянең Беренче һәм Икенче каналлары белән бер рәткә басып эшли башлады. Хәбәрдарлыкны яклау вакыфы башлыгы Алексей Симонов аларның эшен Кремль хуплавындагы агитация һәм пропаганда дип атый.

 

Дүртенче канал, бәйсез РЕН-ТВ бераз озаграк каршылык күрсәтеп килә алса да, хәзер инде аның хиссәләренең 60 проценттан артыгы бер метал җитештерү ширкәте һәм нефть чыгару ширкәте кулында. Ә ул ширкәтләрнең уңышлы эшләве хөкүмәт белән яхшы мөнәсәбәттә булуга бәйле. Шулай итеп хәзер РЕН-ТВ да өстән билгеләнгән кысалардан чыкмый гына эшләргә мәҗбүр.

 

Җәмәгатьчелек фикеренә кирәкле юнәлеш биреп тору өчен Кремльгә шул җитә. Русиядәге Левада Үзәге исемле бәйсез фикер белешү хезмәте әйтүенчә, халыкның 80 проценты мәгълүматны дәүләт карамагындагы телевидениеләрдән ала. Кремль теләмәгән хәбәрләрне, мәсәлән, хакимияттәге коррупция турында белдергән адвокат Сергей Магницкийның тикшерү изоляторында үлүенә бәйле җәнҗалны күпләр белми дә. Чөнки дәүләт телевидениесе ул турыда сөйләми.

 

Әмма бу әле Русиядә бәйсез матбугат юк дигәнне аңлатмый. Мәсәлән “Новая Газета” хакимияттәге коррупцияне һәм Чечнядәге хокук бозуларны тикшерүләре белән яхшы танылды. Әмма шул ук вакытта 2003 елдан бирле бу басманың дүрт хезмәткәре я үтерелде, я сәер шартларда һәлак булды.

 

​​Газетның хуҗаларыннан берсе Александр Лебедев дәүләт газет хезмәткәрләрен саклый алмый дип аларга үзләре белән корал йөртү хокукы бирүне сорады.

 

Элекке Советлар Берлеге президенты Михаил Горбачев белән Лебедев икесе бергә “Новая Газета”ның 49 процент хиссәләренә ия. Алар газетны хакимият басымыннан яклап килә. Калган 51 процент хиссә газет хезмәткәрләренең үз кулында һәм басманың бәйсезлеген тәэмин итеп килә.

 

Газетның тиражы 200 мең тирәсе генә булу хакимияткә әллә ни куркыныч тудырмый.

 

Баш мөхәррир урынбасары Андрей Липский “Новая Газета” хәтта хакимият вәкилләренә дә кирәк, мәгълүмат кытлыгы кичерүче хакимият вәкилләре бу басма аша бер-бере турында белеп тора ди.

 

Липский әйтүенчә, хакимияттә югары дәрәҗәдә барган үзара көрәштә катнашучыларга мәгълүмат җитеп бетми. Шул ук теория "Эхо Москвы" радиосының ни өчен ябылмавын да аңлата ала. Хәзер Русиядә иң популяр бәйсез радио саналган "Эхо Москвы" хиссәләренең күпчелеге Газпром кулында булса да, ул НТВ язмышына дучар булмады.

 

"Ведомости" газеты да шактый абруйлылардан санала. Финляндиянең Sanoma медиа төркеме карамагындагы бу газета “The Wall Street Journal” һәм “Financial Times” басмалары белән берлектә чыгарыла.

 

Уртадарак исә күпсанлы соры басмалар бар. Шуларның берсе - кайчандыр миллиардер Борис Березовский кулында булган һәм Кремль басымына озак вакыт каршылык күрсәтеп килгән "Коммерсантъ" газеты. 2006 елда бу басманы Кремльгә якын торган эшмәкәр Алишер Усманов сатып алды.

 

​​Газет Усманов кулына күчкәннән соң бу басмадан киткән баш мөхәррир урынбасары Кирил Рогов басма үзенең бәйсезлеген югалтты ди.

 

"Коммерсантъ" газеты хәзер Русиянең югары җитәкчеләрен тәнкыйтьли алмый, анда түбәнрәк дәрәҗә җитәкчеләр турында гына тәнкыйть мәкаләләре укып була.

 

Белгечләр хәзерге русияне ике төркемгә бүлә. Берсе - “интернет Русия”. Бу төркемгә үзләре теләгән мәгълүматны таба алучы кешеләр, күбесенчә яшьләр керә. Икенче төркем исә хакимият контролендәге мәгълүматка гына риза булып утыручылар кергән “телевизион Русия”.

 

Русиядә интернет кулланучылар 40 процентка якынлашса да, аларның күпчелеге интернетны нигездә социаль челтәрләрдә үзара аралашу һәм күңел ачу өчен генә куллана.

 

Сәяси мәгълүматны интернеттан алучылар исә Русиядә 5-6 проценттан артмый. Бу исә Русиядәге вәзгыятьне үзгәртү өчен җитәрлек түгел.

 

Шулай итеп парламент һәм президент сайлауларына Русиядәге киңкүләм мәгълүмат чаралары нәкъ хакимияттәгеләр теләгән хәлдә керә.


Наиф АКМАЛ
Азатлык
№ | 10.10.2011
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (782764) / 11.10.2011 22:52:54

Бүген "Бердәм Түрәләр" партиясенә каршы торырлык бер генә партия-КПРФ кына бар.Тавышны шуңа бирергә кирәк генә түгел ,комиссиядә утырган укытучыларны да укытучы һөнәренә тап төшермәскә өндәргә кирәк.

№2 (782717) / 11.10.2011 21:05:30

Бүгенге сми-караванга өрүче этләрдән дә начаррак.Болары,озатып баралар,таланган табигать байлыкларын саклап,дәүләт казнасының төбенә төшүчеләргә, верны до конца.

№1 (782709) / 11.10.2011 20:25:22

Карагыз әле, сайлаулар турында сөйләшәбезме соң,юкмы? Шуның өчен генә кире кайткан кеше бит мин мыруга.
Үземә кирәкле мәгълүмәтне интернеттан алам.3-4 ел гына әле. Аңарчы телевизион кеше түгел идем барыбер.Скуратовны күрсәткәч, сүндереп куйган идем. 6 ел кабызганым булмады.Дөресе нәкъ шул вакытта ватылды да, яңаны 6 ел алмадым.Иркә

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar