|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
01.01.2026 Милләт
Казанда «Күңел адреслары. Тукай» дигән театраль экскурсия узачак5 гыйнвардан мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Күңел адреслары. Тукай» яңа театраль экскурсия маршруты башлана. Проект шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле Казанның төп урыннарын, заманча театр сәнгатен, музей киңлекләрен һәм милли татар ашлары элементларын берләштерә. Маршрут мәдәни оешмаларның хезмәттәшлеген үстерү максатыннан булдырылган һәм Татарстан Республикасы халкына һәм кунакларына татар мәдәниятенең байлыгы белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирә. Программада – Габдулла Тукай әдәби музеенда махсус экскурсия, “Татар утары” ресторанында Тукайның яраткан ризыклары белән чәй эчү, шагыйрь йөргән урамнар буенча Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле буеның матур, тарихи урыннарына күзәтү ясау һәм Тинчурин театрында спектакль карау. Тамашачылар ХХ гасыр башында Казанда Габдулла Тукай һәм аның замандашлары белән булган кызыклы вакыйгаларны ишетәчәк, шагыйрьнең әсәрләрен иҗат итү тарихы белән танышачак һәм ул булган биналар турында беләчәк. Экскурсия Г.Тукай әдәби музеенда башлана. Анда шагыйрь һәм аның дусларының мемориаль коллекциясен күрергә, йортның тарихы белән танышырга, бай йортының тарихи манарасында фотога төшәргә мөмкин. К.Тинчурин исемендәге театрның яңа сәнгать программасы «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» – Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәренә нигезләнгән һәм заманча технологияләр һәм тере театраль яңгыраш ярдәмендә иҗат ителгән бөек татар шагыйренең балачагын һәм язмышын чагылдырган куелыш. Беренче экскурсия 5 гыйнварда 11.00 сәгатьтә татар телендә уздырыла. Билетларны Милли музей һәм Г.Тукай әдәби музее сайтыннан алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|