• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

11.10.2011 Җәмгыять

«Хатыным улым белән яши»

Беркөнне редакциягә 70 яшьләр тирәсендәге бер ир-ат килеп керде. Йөзе таныш та кебек, үзе татарча юньләп сөйләшмәсә дә, газетабызны яхшы белә, танышып бара икән. Редакциягә күңелен бушатырга килгән. Аның сөйләгән сүзләре барыбызны да гаҗәпләндерде, тетрәндерде. Ни ышанырга, ни ышанмаска белмәдек...

Акылга зәгыйфь, дияр идең, барлык телефон номерларын диярлек яхшы хәтерли, барысын да аңлап, белеп сөйләшә, кыяфәте дә ярыйсы гына. Кыскасы, исемен газета өчен Әлфис дип язарга үтенгән бу бабай, үзе әйтүенчә, вакытында зур җитәкче булып эшләгән. Хәзер дә үз өлкәсендә зур даирәдә танышлары бар булса кирәк, ләкин менә язмыш кына сынаган аны: хатыны газиз улы белән яши башлаган, ди!

 

«Без хатыным Эльза белән (исеме үзгәртелде) Казан педагогика университетының кичке бүлегендә укыганда таныштык», – дип сөйләп китте Әлфис абый. Бу очрашулар күп тә үтми зур мәхәббәткә әйләнә, яшьләр гаилә корып яши башлыйлар. Баштарак Лениногорск шәһәрендә яшәп алалар, аннары Казанга күченәләр. Бер-бер артлы малай белән кызлары дөньяга килә. Әлфис абыйның бар да яхшы, эшендә җитәкче кеше уңышларга ирешә, гел мактаулы була. Шулай яхшы гына яшәп ятканда, куркыныч бер чынбарлык ачыклана. Баксаң, хатыны Эльза апа, имеш, яшь чагында үзенең чукрак әтисе белән җенси мөнәсәбәткә кергән булган. Бу хәбәрне авыр кичерә Әлфис абый. Ләкин ниндидер нәтиҗәләргә килергә өлгерми, анда яман шеш барлыгы ачыклана. Операция, сәламәтлекнең какшавы, һәрчак ярдәмгә мохтаҗ булу – болар хатынның хыянәтен (моны шулай дип атап булса) оныттыра. Тик тагын бер хыянәт! Яңа ел төнендә була бу. Әлфис абый гаиләсе янына бәйрәм каршыларга кайта алмый, телефон аша хатыны, Яңа елны улым белән каршы алам, ди. Бу сүзләрне ул шундый итеп әйтә, әйтерсең улы турында түгел, ә сөяркәсе турында сөйли. Һәрхәлдә, Әлфис абыйга шулай тоела. Кыскасы, тора-бара ир хатынының кичләрен улы бүлмәсендә кунуын абайлап ала. Берсендә алар бергә яшәүләрен яшермичә Әлфис абыйның үзенә дә әйтәләр. «Мин операциядән соң ирлек вазифамны үти алмыйм, шуңа хатын улы янына йөри башлагандыр», – ди әңгәмәдәшем. Бу сүзләргә һич кенә дә ышанырга теләмичә, сорашуымны дәвам итәм.

 

– Бу улыгызга ничә яшьләр булганда башланды соң?

 

– 10нардыр. Хатын берничә тапкыр абортка да барды инде. Хәзер улыма – 43, хатынга 74 яшь. Алар һаман бергә.

 

– 10 яшьлек сабый җенси тормышка әзер булдымы икән?

 

– Менә шул хатын бетерде аны. Хәзер улым юләрләнде. Вакыты белән юләрләр йортында ятып чыга.

 

Әлфис абый белән Эльза апаның улы укуында бер дә сынатмаган, мәктәпне яхшы гына тәмамлагач, техникумга укырга кергән, тик тәмамлый алмый калган. Егетнең акылы зәгыйфьләнә башлаган. Берсендә ул фатирда янгын чыгарган, сеңлесе чак исән калган. «Кызыма дип пианино алган идем, ул да, киемнәр, җиһазлар – бар да янды», – дип искә ала Әлфис абый. Берсендә улы атасының башына әрҗә белән сугып имгәткән. Хәзер дә гаиләдә аннан куркып торалар икән. «Йә пычак белән яный, йә ашыма нәрсәдер сала бугай, еш кына хәлем начарлана. Үзе белән ниндидер порошок йөрткәнен күрәм инде», – ди бабай.

 

Кыскасы, мин боларны бары Әлфис абый сөйләгәннәрдән генә яздым, бу хәлләргә ачыклык кертү өчен Эльза апаның үзенә шалтыратып карадым, тик телефон трубкасын кемдер алды да бәхәсләшкән тавышлар гына ишетелде. Әлфис абый хатыны белән талаша иде бугай. Хатын-кызның, тагын нәрсә уйлап чыгарырсың икән, ник редакциягә барып йөрдең, кеше көлдереп, дигәне ишетелде.

 

Авырулар турында мәгълүмат бирергә тиеш түгел икәнлекләрен белсәк тә, чарасызлыктан уллары дәвалана торган хастаханәнең бүлек мөдиренә шалтыраттым. Ул исә, Әлфис абыйның үзенең дә юләрләр йортында дәваланып чыкканын әйтте. Ә улын чыгарганнар. Аның дәвалану курсы тәмамланган. «Без аны монда гомерлеккә тота алмыйбыз, аның бит әнисе, әтисе бар», – диде табиб.

 

Нәрсә дип тә уйларга белмәссең, Әлфис абый күп нәрсәләрне, бәлки, үзе уйлап чыгарып, шуңа үзен ышандыргандыр... Әллә, чыннан да, мөмкин хәлләрме икән бу? Әлфис абыйның пенсиясе дә әйбәт, банкта да шактый акчасы бар, 3 бүлмәле фатиры, тик хатыны белән тату түгел, улы авыру, кызы белән аралашмый диярлек. Иң мөһиме – җан тынычлыгы юк шул.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№26 (783212) / 17.10.2011 15:02:10

Зигмунд Фрейднын энисе белэн женси монэсэбэтлэре булуы билгеле, энесе -улы булган дип сойлилэр. Имеш шуна курэ анын психология нигезе шушы принципка корылган ди...
Сойлэр нэрсэ бетте, шундый шапшак темаларны сенсация итеп яза башладылар...

№25 (783056) / 14.10.2011 21:08:22

Бу просто барып чыга алмаган тәрҗемә генә))) Моя семья газетасының соңгы саннарының берсендә нәкъ шушы басылган иде. Ансын йөгертеп укыдым, но татарчаны кабул итү авыр. Нишләптер спид-инфоны да укып була иде, ә мәхәббәт, уртак түшәк кебекләрен укып булмады(аларда да гел урлап тәрҗемә ителгән язмалар иде, хәзер ничектер, белмим, мин чыга башлаган вакытлары турында әйттем)

№24 (783008) / 14.10.2011 13:15:07

Бер урыс авылында кичтән гөрләп туй узган...
Буш шешәләр - море!
Закускага әчегән кәбестә,башка ашарлык нәрсә юк өстәлдә.
Иртән сорыйлар кияү булганнан:
-Вань, как прошла свадьба?
- Ооочень хорошо,напились. Әти хатыны белән мин йоклаган,әти минем хатын белән йоклаган,-дигән.

Бу хәлләр татарга да килеп җиткән икән. Кем арбасында булгач, шуныңча кылана инде татар.
Ну-ну, алга татар!!!!Булдырасың!

№23 (782901) / 13.10.2011 11:19:06

Эйе,"Шәһринең" "Матбугатка" куйган соңгы язмалары буенча,аның нинди укучыга йөз тотуын да аңларга мөмкин...

№22 (782900) / 13.10.2011 11:12:13

жирэндергеч. психбольницага гына барып языгыз инде.мондый тубэнлеккэ тошмэсен иде сенсация куучылар

№21 (782858) / 12.10.2011 21:58:47

Биштәге бишкә бүленгән,
Бабай баштук буталган,
Баланың бәллүр бүлмәсен
Бәдрәф белән бутаган.

№20 (782842) / 12.10.2011 20:12:36

Фишкин
Гигиенический пакетлар җибәр әле, синең керделе-чыктылы, белмим нинди телдә языган сүзтезмәләреңнән соң укшыта...  

№19 (782837) / 12.10.2011 20:02:46

мин эле бу, уз баласы бн инде,журналист тинтэге анлата белмэгэн бит,экиятне ничек кенэ язсанда очына чыга алмыйсын,малаена 10 яшь булгандук булмэсенэ кереп йоргэн анасы,тупой язма....

№18 (782834) / 12.10.2011 19:44:36

Башкайларын бәрә- бәрә
Бабай барган "басма"га.
Бөеклек белән "биюче"нең
Бавырына баскала.

№17 (782828) / 12.10.2011 18:19:47

Бабайның Башы Бәрелгән,
Бөтенләй Беткән Башы.
Башлылар Баеп Баралар,
Белебердалар Басып.

№16 (782819) / 12.10.2011 16:52:14

Башы бәрелгән бабайның
Буталган башкайлары.
Бу бәлаләр бетсеннәр,
Булмасын башкалары.

№15 (782780) / 12.10.2011 09:59:10

Барсларча Баганада
Болгатабыз Байракны:
Бу Байракны Болгатабыз
Бозыклыкны Барлапмы?

№14 (782778) / 12.10.2011 08:10:01

стесняюсь спросить диярсен, эллэ ашыгып укыдым, эллэ нэрсэ инде анлый алмадым. бу хатын уз улы белан шулай яши булып чыктымы, эллэ иренен улы беланме? вроде ойлнгэннэр ике балалары туган дип язганнар да текст барышында гел ир "минем улым, минем хатыным" ди) анлатыгыз але мина,!!!!

№13 (782775) / 12.10.2011 07:33:48

Нур улы, Песи
иркә

№12 (782772) / 12.10.2011 01:45:00

Безнең бәби боты белән
Бутый бирә бишектә.
Башта бетләр бетләп бара,
Буш боламык, бич беткән.

№11 (782770) / 11.10.2011 23:38:39

Бабайның Башы Буталган -
Бәрелгән Башы Белән.
Баксаң, Безнең Бытбылтыклар
Борчак Бүрттерә Белә.


№10 (782741) / 11.10.2011 21:45:34

бу язманы язып автор нэрсэгэ ирштем дип уйладыи икэн? кеше ышанмаслык сузне чын булса да сойлэмэ дилэр бит.телэсэ нинди ычкынган картларнын сойлэгэнен язып утыру газетага да, авторга да абруй остэми.

№9 (782706) / 11.10.2011 20:02:45

Ланди

№8 (782684) / 11.10.2011 16:20:05

Бер интервьюда журналист Равил Сабыр "Безнен татар журналистикасында мэкалэлэр "Редакциягь шундый-шундый кеше килеп керде", дип башлана. Русларда "зашел к нам в редакцияю человек" дип башалнган мэкалэне куз алдына китерё дэ кыен", дигэн иде. Мэкалэне укый башлау белэн шул искэ тоште. Ярый эле Шэхри Казан редакциясенэ тиле булсалар да, кешелэр кергэлэп-чыккалап йори, нэрсэ язарлар иде...

№7 (782679) / 11.10.2011 15:51:56

Тиле дигән саен отыры котырып дигәндәй, берсен-берсе уздырып яза башладылар. Бу бит инде җәмгыятьнең авыруы кебек тиешле кабинетка гына алып кереп хәл итә торган вакыйга. Аны киң җәмәгатьчелеккә куярга ярамый. Гәҗитләрне шуңа күрә тотып карыйсы да килми. Врачебная тайна дигән нәрсә җәмгыятькә дә кагыла. Алар белән махсус кешеләр генә шөгыльләнеп, тиешле нәтиҗә ясарга һәм карар кабул итәргә мөмкиннәр.

№6 (782665) / 11.10.2011 14:07:46

Эльвира, мондый "пyчтәк" - табиблар игътибарына гына ярый.
Яз, иркәм, сабак алырдай вакыйгалар турында.
Мисал колхозларны "эреләндерy"
(алдан банкротлыкка чыгарып)-
кем отты бу сәясәттән, кем оттырды? Нинди файда булды халыкка?

№5 (782664) / 11.10.2011 14:02:44

3 сен бергә дәвалап карарга кирәк боларның. Нигә аерым йөртергә?

№4 (782653) / 11.10.2011 12:44:35

Гонорарның бик кирәк чагы булгандыр инде, юк исә бер душевнобольной сөйләгәннәргә генә таянып, мәкәлә язмас иде. Нишләптер сонгы вакытта "Шәһри Казан" җыен юк-бар яза башлады. Әле генә Фәнил Гыйләҗевның "Кем син? Татармы?" сын баскан иде, хәзер монсы. Хет "ВТ" дан үрнәк алсын иде, Гөлсинә Хәбибуллина ике уңышсыз язмасыннан соң, нинди язма урнаштырды!!!

№3 (782651) / 11.10.2011 12:37:45

Хәзерге вакытта картлар арасында шундый авыру киң таралган-старческий маразм дип атала.Әле җитмәсә, бу бабаңның,шизофрения авыруы өстенә импотенция дә өстәлгән.Мин андый бабайны күргәнем бар,әбисенә 85 яшь,бабайга 90га якын.Так вот әбисеннән үлә иде инде көнләшеп ти.Әбисе кая да булса биш-ун минука югалып торса да:\"кайда с... йөрдең?\",-дип теңкәсенә тия иде ди.Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк,просто старческий маразм.

№2 (782646) / 11.10.2011 11:06:49

Бу чынга да ошаган да ошамаган да,Аллам сакласын безнен заманда нилэр генэ юк хэзер.Танышларым сойлэве буенча гына язам,кайлардандыр ерактан бер пар кученеп кайта алар авылына,аларнын ике баласы бар кыз,малай икэн,олылар инде(20-22 яшьлеклэр),ата анасына 45 яшьлэр тирэсе бугай ди.Шулар дуртэулэшеп авылны шаккаттырып мунча керэлэр икэн,торле торле ынгырашкан (ЖЕНСИ)тавышлар чыгарып,куршелэре барып караган алмашынып та ятканнар дип сойлэгэн.ДОНЬЯ ДА НИЛЭР ГЕНЭ БУЛМАС,ЭЛЛЭ НИЛЭР БАР АПТЫРАМАГЫЗ...

№1 (782643) / 11.10.2011 10:06:03

кешенең терлесе була чирлесе, психы, әдәпсезе... монда да бер чирле кеше проблемага әйләнгән, нишләптер геройларны гел тормыш төбеннән эзли башладык. бу оятсыз кабахәт эшләрне тираҗировать итүдән кемгә файда? укучылар арасында бала чагасы бар, әгәр бу язма аларда тайпылышка сәбәп булса кем җавап бирә... һәр нәрсәне пычракны матбугатка сәхнәгә чыгару шарт мы?... саф зихенләрне юк бар белән пычратмаска киңәшем

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar