поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
30.12.2025 Милләт

Әйдә, шаярт, Самара!

18 – 20 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында татарча КВН «лабораториясе» эшләде. Шәһәрнең татар яшьләренә, Татарстан Республикасының «Әйдә, ШаяРТ!» шаяннар һәм тапкырлар клубының программа директоры Радик Рәшит улы Ганиев белән танышып, аның кул астында тәҗрибә тупларга мөмкин булды.

Студентлар һәм мәктәп укучыларыннан торган өч команда шаярту һәм мәзәкләр юнәлешендә остаз булган Радик әфәнде һәм Алсу Зарипова белән “Шаяннар һәм тапкырлар”ның серләренә төшенделәр, үзләре мәзәкләр язарга, сәхнәләштерелгән күренешләр куярга өйрәнделәр. Өченче көнне, 20 декабрьдә, укуга йомгак ясалды, һәм командалар үз осталыкларын тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Ә жюри әгъзалары уенчыларның әзерлек дәрәҗәсенә бәя бирделәр.
 
Әзерләнү өчен вакыт бик аз булуына карамастан, ко¬ман¬даларның бик тырышканнары, күп көч куйганнары сизелде. Чөнки Гран-при откан команда 2026 елның язында Казанда узачак “Шаярт” телевизион фестивальдә катнашачак. Һәм, уен нәтиҗәләре буенча, Самараны бу чарада “Алтын” кызлар командасы тәкъдим итәчәк! 
 
Афәрин! Беренче урынга Самара шәһәр округының “Восход” балалар иҗаты үзә¬ге каршындагы “Алга” командасы чыкты. Рәшит Саттаров җитәкчелегендәге әлеге төркемдә мәктәп укучылары шөгыльләнә. Ә шәһәребезнең төрле көллиятләрендә укучы студентлардан оешкан “Яз, көз, кыш – яшьлек” командасы икенче урынга лаек булды. Моннан тыш, Илназ Мәҗитов (“Яз, көз, кыш – яшьлек” командасы уенчысы) - “Иң яхшы актер”, ә Вика Казатдаева (“Алга” командасы уенчысы) “Иң яхшы актриса” номинациясендә җиңү яуладылар. “Алтын” төркеменең мәзәкләре исә “Иң кызык мәзәк” дип танылдылар.
 
 
Мондый форматтагы КВН оештыруны Радик Рәшитович тәкъдим иткән.
 
“Казанда яшьләр арасында татар теле бетте диярлек, - ди хөрмәтле кунак, авыр сулап. - Безнең лига менә инде 30 елга якын Татарстанның яшьләр иҗат берләшмәләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү, егетләрдә-кызларда милли үзаңны, үз халкының мә¬дәни һәм тарихи мирасына хөрмәтне торгызу, яшьләрнең интеллектуаль һәм иҗади активлыгын арттыру юнәлешендә эшли. 
 
«Әйдә, ШаяРТ!» Татарстанның Яшьләр эшләре министр¬лыгы, Татар телен һәм Республикада яшәүче ха-лыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Җөмһүрияте рәисе каршындагы комиссия һәм “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” тарафыннан оештырылган, “ТНВ” телерадиокомпаниясендә чыгып килә. Моңа кадәр без нигәдер регионнарга игътибар бирми идек. Ә менә быел Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез бе¬лән элемтәләрне ныгытырга, яшьләребезне юмор, уен-көлке аша берләштерергә булдык һәм Самарадан башладык. Киләчәктә Оренбург, Пенза якларына юл тотарга ниятлибез. Бәлки, телебезне саклап калырга өмет бардыр әле. Без, үз чиратыбызда, кулдан килгән өлешебезне кер¬тергә тырышачакбыз. Әлеге башлангыч уңышлы һәм дәвамлы булыр, дип өметләнеп калабыз”. 
 
Үз чиратымда, Радик әфәнде белән Алсу Зариповага безнең өлкә яшьләре бе¬лән эшләргә вакыт тапканнары, шәһәребезнең татар яшь¬ләре оешмасы җитәкчесе Фәрзанә Мәхмүтовага әлеге очрашуны, татарча КВНны оештырганы өчен зур рәхмәт җиткерәсем килә. Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар! Балаларыбызга туган телебезне өйрәтик, татар исемен йөртеп кенә, үзеңне татар дип санау дөрес түгел бит!
 

Эльмира Сәйфуллина
Бердәмлек
№ --- | 30.12.2025
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы