|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2011 Юмор
Яңа тормышСатирик әсәрләр конкурсы Брат, авылда хәлләр әле, искитмәле, түз генә! Калхузыбызны җимереп, «инвистыр» төзеделәр, Һәрбер үзгәреш—яхшыга, дөрес сүзләр бу, ышан: Хәзер иркенрәк сулыйбыз— дириктыр шулай куша. Хәзер үзгә заман... Хәзер тарантаста йөрмиләр, Хәзер хезмәт хакын хәтта майонезлап түлиләр,— Эшлә генә! Бригадир—шат, елдан-ел арта табыш, Һәм табигый: көн аралаш ул исерек йә салмыш. Шулчак шатлыгы арышка бәя күк арта аның: Берәүнең кашын җимерә, икенченең—яңагын. Ә иң мөһиме—стабильность безгә барыбер килде: Кесә хәзер дә буш менә, моңарчы да—буш иде... Тукта, шире карыйк, дустым, син кыбырсыйсың—яшь ич, Әнә кичәге заффирмы бүген хан кебек яши... Дириктыр һәр авыл саен яңа кибетен ача, Бригадир да... Ләкин бусын сөйләмим, холкы начар, Килер бер көн!—Сабаннардан башын күтәрер ир-ат: «Кыйммәтле шәрабларга күк безгә дә җитәр чират».
Йә, тартып бетердем... син дә Аллаһтан шуны сора... Ә әлегә—гафу—минем мал астын кырасым бар.
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН |
Иң күп укылган
|