|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
29.12.2025 Матбугат
Елыйсыларым килде...Финанс кыенлыклар белән бәйле рәвештә, “Татарстан яшьләре” газетасының эше туктатылачагы турындагы хәбәрне ишеткәч, электр тогы суккан кебек булып китте. 1920нче елдан башлап, бер гасырдан артык вакыт нәшер ителгән, халык яратып укый торган газетабыз акча юк дигән сәбәп белән чыгудан туктап калса, бу әлеге өлкәдә эшләүчеләрне һәм безнең җитәкчеләребезне дә бизи торган гамәл булмый.
Газета чыга башлаган елларда, кайбер бүтән елларда да үз авырлыклары булгандыр, шулай да ул туктатылмаган бит. Газетада эшләүчеләргә үзебезнең чал чәчле башыбызны түбән өеп, рәхмәт әйтәбез. Алар алдында ничектер уңайсыз да. Безнең шундый бай республиканың үз халкына кирәк булган ярдәмне күрсәтә алмаслык хәлдә булуы безне ышандырмый.
Халкыбызны, бигрәк тә авыл халкын яклап язучы берничә генә саналган милли газеталарыбыз юкка чыгарылса, без бөтенләй дә яклаучысыз калабыз түгелме? Безнең җитәкчеләребез һәм байларыбыз да, уйланып карасыннар иде бу турыда. Милләтпәрвәрлек һәм милли горурлыкны үзебез саклап кала алмасак, безне якларга ашкынып торучыларның юк икәнен күреп торабыз бит инде, югыйсә.
“Татарстан яшьләре”н Донбасс шахталарында күмер чапкан вакытларымнан башлап яздырып алып укып барам. Үземнең дә шактый мәкаләм басылды бу газетада. Әле менә хәзер, бу хатны язганда, “Татарстан яшьләре” белән хушлашкан кебек күңелем тулып, елыйсыларым килде. Мин инде аңа үзебезнең почтальоныбыз ярдәме белән киләсе елга да язылып куйган идем.
Шулай да, газетабызның ябылуы турында җитәкчеләребез дә уйланмый калмаслар, михербанлыклары килеп, бәлки аны алга таба чыгарырга ярдәм күрсәтеп куярлар дип өметләнәсе килә.
Рәфкать ИБРАҺИМ.
Казан.
--- |
Иң күп укылган
|