• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

10.10.2011 Ир белән хатын

Хатын түгел, сөяркә

Иренең икенче хатыны булып яшәүче Сөмбел турында язган идем инде. Бу язмам да икенче хатын булып яшәүче кеше турында. Әмма бусы – никахсыз хатын.

Аның турында язу өчен артыннан күпме йөр­гәнмендер. Исемеңне әйт­мим, язмышыңны гына бәян ит, дию белән дә ярый алмадым: «Мин­дәй­ләр миллион, нишләп нәкъ менә минем язмыш сиңа кызык соң? Язма, зинһар», – диде Гөлназ. Әмма аның язмышы...

 

Гөлназга бүген 34 яшь, 5 яшьлек Ислам атлы ул үстерә. Ялгызы да түгел, гаиләле дә. Минем ниятемнән кире кайтмаячагымны белгәч, ул усалланып кына әйтеп салды: «Ну яз инде алайса, калын кара хәрефләр белән язып куй: мин – мулла сөяркәсе». Әлеге сүзләрне аңа инде сигезенче ел бергә торган ир-аты күптән түгел генә әйткән: «Йә риза булып тор да минем канымны эчмә, йә үзеңә икенче ир тап, син миңа хатын түгел, сөяркә генә».

 

Кадыйр белән Гөлназ инде ун елга якын таныш икән. Иргә бүген 47 яшь. Гөлназ белән танышканда, ул гаиләле, ике балалы ир булган.  Иминиятләштерүче ширкәттә эшләп йөрүче кыз Гөлназ белән ул машинасы аркасында танышкан. Кыз күңеленә сукмакны тиз салган ир – гаиләле булуын да, ике бала атасы булуын да яшер­мәгән. Йө­рәктә кабынган хис­ләргә ул вакытта икесенең берсе дә хуҗа була алмаган шул, ике арадагы мөнә­сә­бәт­ләр үз­лә­реннән-үз­ләре ны­гый гына барган.

 

– Ул вакытта егерме бишкә якынлашкан кыз булсам да, юләрлегем көчле булган, – дип искә төшерә Гөлназ. – Гаиләле икәнен белгәч, борыл да кит бит инде.  Ә мин, яратам, без бергә булабыз, дип тилердем. Инде ул вакытта ук диндә булган Кадыйр мине акрынлап-акрынлап намазга бастырды, яулык бөркәндерде. Син минем икенче хатыным инде, дигән сүз­ләренә алданып, кочагына кергәнемне сизми дә калганмын. Була аламы соң инде безнең илдә күпхатынлылык? Илебез түгел, ирләребез дә әзер түгел аңа, аларга бары тик ятып йокларга хатын гына ки­рәк, ә кайгыртырга, яшәтергә тагын бер хатын – артык кашык кирәк түгел.

 

– Ә ул сиңа, аерылам, бераз түз, дидеме, әллә хатыны белән аерылмаячагын әйттеме?

 

– Башта аның турында икебезнең беребез дә сүз куертмадык бугай. Эчем­нән генә, аерылыр, мин аның бердәнбере булачакмын, дип өметләндем, әл­бәттә. Ул вакытта иптәш кыз белән икебезгә бер бүлмәле фатир өчен акча түләп яши идек, Кадыйр белән якын мөнә­сә­бәт­ләргә кергәч, ул  ип­тәш кызымны чыгартып, аның өлешен (тулаем тү­гел!) түләп тора башлады. Үзе теләгәндә килә, миңа тулаем контроль урнаштырды.

 

– Кайчанга кадәр дә­вам итте инде ул мә­хәб­бәт идиллиясе?

 

– Бер ике-өч еллап. Минем аннан тәмам башым әйләнгән булган ин­де. Ничек яшим мин, иртәгә нәрсә булыр дип уйлау юк бит әй, хәтта әниләргә дә ләм-мим. Алар кунакка килә-нитә калса, Кадыйр килми тора иде дә, алар кайтып китүгә, ул кабат хуҗа роленә керә. Гипноз булгандыр димим, әмма саташу дәрәҗәсендә­ге ярату булды: мин тирә-юнемдә ни булганын да тоемламый, аңа баштанаяк гашыйк идем. Идиллия минем авырга узуым бе­лән тәмамланды.

 

– Кадыйр көтмәгән идеме?

 

– Безнең балабыз булачак, хатының белән аерылуны кайгыртырга кирәктер, дигән сүзләремне ул тупка тотты: «Ниткән ае­рылу, аерыр хатыным юк, телисең икән – тап, теләмисең икән – юк!»  – димә­сенме!

 

– Соң, аның никахлы хатыны син авырга узгач кына барлыкка килмә­гән­дер бит инде, ник аңарчы сөйләшү булмады?

 

– Ул миңа: «Хатынымны яратмыйм, балалар хакына гына торам», – диде. Мин шуңа ышанып яшәдем. Ул чыннан да минем янымнан кайтып китә алмый, пешергән ризыкларымны мактап туймый иде. Хатын-кыз нәкъ менә синең кебек наз­лы, тәмле телле, уңган булырга тиеш дип кабатларга яратты.

 

– 29 яшь өчен артык риясыз булгансың үзең...

 

– 29ым тулганда, мин әни булдым. Яулык ябып йөргән, намаздагы кеше буларак ничек инде бала төшертү турында уйлый алыйм мин?! Әниләргә   ба­рысын да аңлатырга туры килде. Утызга якынлашкан кызларын алар, ничек бар – шулай кабул итте. Кадыйр белән сүзгә килеп, берничә ай очрашмыйча торган идек, бала туарга бер ай кала, тагын татуланып киттек, кабат гаилә кебек яши башладык.

 

– Дин кешеләре өчен икенче хатын тоту дингә каршы бару түгел бит инде, нишләп никах укытмадыгыз?

 

– Мин үз хәлемә үзем күнгәннән соң, Кадыйрга аның турында әйткән идем, янәсе, никах укытсак, бала да никахта туачак. Ул бер сүз белән: «Юк», – диде. Аң­латма итеп: «Башта никах укыттырасыз сез, аннан рәсми төстә хатын булырга үр­мәлисез», – дип өстәде.

 

– Ник күнеп яшәдең соң, үз тамагыңны үзең кайгыртып яши алырлыгың булгач, нигә аңа тагылып ятарга кирәк?

 

– Ә бала? Горурлыгымны кайгыртып, малай кешене әтисез итеп яшиммени? Кая китим ди мин бала белән? Кадыйр безгә барыбер ярдәм итә, балага фамилиясен бир­мәсә дә, ата исемен бирде. Йә ризыклата, йә ки­ңәшләтә яр­дәм итә.

 

– ?!.

 

– Ул миңа бала табу мәсьәләсен үземә хәл итәргә кушты, алдан ук әллә нинди өмет чаткыларына кабынырга урын калдырмады. Мин аңа шуңа да нинди дә булса ачу саклый алмыйм. Баланы үзем таптым, язмышы өчен дә үзем җаваплы. Кадыйрга барыбер ничектер иремә караган кебек карыйм: ул – минем баламның атасы, минем терәгем.

 

– Дингә килдем, яу­лык яптым, дигән идең, башыңда яулык күр­мим?

 

– Салдым мин аны. Кадыйр белән яши башлаганнан соң мин бә-ә-әк күп дини кешеләрне күрдем инде. Иман җанда булырга тиеш ул, мин яулык яптым да фәрештәгә әверелдем дигән сүз түгел. Аның анысы – мода, үзләрен идеаллаш­ты­рыр­га тырышып йө­рүче бән­дәләр эше. Мин диннән китмәдем, аны күңелемдә йөртәм.

 

– Үзең мулла белән яшәсәң дә, «сынмагансың», үз фикерең бар.

 

– Мин – мулла сөяркәсе. Аны миңа Кадыйр үзе әйтте. Әмма мин бер нәр­сәгә дә үкенмим, һәр кешенең үз язмышы. Мин дә, бәлкем, киләчәктә үз насыйбымны, үз хәләлемне табып, бәхетле хатын булырмын. Күкләрдә дә, җир­дә дә никахым укылыр. Бәлки, менә шулай парлы ялгыз булып кар­таер­мын – белмим. Әмма яшьләргә үткәреп әйтәсем килә: үз насыйбыгызны табыгыз. Мәхәббәт үтә ул, әмма ул җимергән кир­тәләр еллар буена сузылып, үз язмышыңны да ботарлап ташларга бик мөм­кин. 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№121 (806206) / 25.05.2012 14:25:30

Хатын-кыз күбрәк ирләрнең ирлекләрен яратып туймый.Ә ирләр үз балаларын үлеп-үлеп яраталар,ул турысында хатыннар белмиләр ШУЛ.

№120 (785901) / 11.11.2011 10:55:19

И и и ерак китэсе бар мени? корбан тэкэсен алырга бер зур яшьтэге мулла килде.Шул мулла тэкэнен бэясен тошерегез диде.Андый кеше шулай корбан тэкэсенен бэясен тошертергэ тиеш тугел бит ул!Хэзерге муллалар алдан кылган грехларын бетеру очен генэ намазга басалар дип уйлыйм мин!

№119 (785725) / 09.11.2011 14:50:04

Җәлилованың героена бәхет телим. Авырлыклар бер узар ул. Балаңның әтисен, никахсыз булса да кума. Бала әтисен күреп үссен. Наркоманнар, алкашлар, голубойлар белән тулган илдә хатын-кызга бәхетле булу җиңел түгел. Ир-атлар бер-берсен үбүдән тәм тапмасалар,әтисез бала табучылар саны бик нык кимер иде. Муллага да рәхмәт. Ни дисәң дә Гөлназ ир-ат игътибары, хәтта ки мәхәббәте тоеп яши. Бу хәерсез заманда анысы да бәя тора(дорогого стоит мәгънәсендә).Җилдән туган балалар да бик игелекле булып үскәннәрен беләм мин. Ә бит әле Гөлназның никахсыз ире якында гына йөри. Мөгаен ул баланың матди ягын гына түгел, тәрбиясен дә кайгыртыр. Кара буяуларыгызны тартмага салап торыгыз, фикердәшләр. Әйдәгез, җыйнаулашып үсеп килүче сабыйга уңай энергетика юллыйк.

№118 (783401) / 18.10.2011 16:23:28

Ир белэн яхшы яшэу очен кон-тон эшлэргэ, яхшы психолог булырга кирэк.

№117 (783192) / 17.10.2011 09:16:08

Хатын-кыз, эйткэнсез (№103): "ир кеше балаларын хатыны аркылы ярата... Ирлэрдэ эллэ нинди югары хислэр юк балаларына карата".
Эйдэгез сэйлэшик бу темага. Беренчедэн, хатын-кыз була торып Сез ирлэрнен кичерешлэре турында сэйли башлагансыз. «Женщины никогда не поймут мужскую психологию, а мужчины - женскую». Бу сузлэр ир-ат кеше сузе тугел, э хатын-кыз сузе. (Карый аласыз: психолог, врача-психиатр Еникееванын Д.Д.«Счастье на двоих или психология брака» китабында, 430 бит.Москва, 2001г. Центрполиграф).
Икенчесе. Статистика сезнен карашны кире кага. 23.07.2005ел ТНТ каналында «Секс как наука» дигэн тапшыру булды (Россия hэм Европа галимнэре катнашуында). Анда менэ мондый сузлэр эйтелде: Уги этилэр 60 тапкыр кубрэк утерэлэр балаларны, уз этилэренэ караганда. Э бит уз (биологически) этилэр hэм уги этилэр бер ук ир-ат тыкымыннан.
Димэк, уз (родной) этилэрне аффект состояниесендэ дэ бик тирэн урнашкан тормозлар (геннар) туктатып кала.

№116 (783100) / 15.10.2011 13:29:19

Их, ул акыллы егеткә, хатын-кыз белән аралашу тәҗрибәсе өчен, апа яки сеңел юк.)))

№115 (783099) / 15.10.2011 11:59:13

Әй, Күке, ир-ат белән аралашу тәҗрибәсе булмагач, мин куркып кала идем.Менә җитәкче ирләр белән шулай синеңчә булган икән. Мин аларга катгый намектан соң бераз сөйләшмичә йөри идек тә, дуслаша идек. Эшләргә кирәк бит.Әмма нәкъ шул сәбәпле эштән китүгә дуслык туктый иде.
Өйдә менә хәзер акыллы егет йөри. Рәхәт аның белән сөйләшү. Әмма ул миңа барыбер бала. Абый яки эне булмады....иркә

№114 (783089) / 14.10.2011 23:30:03

куке ,иркэ бер-берегезне таптыгыз тыкылдашырга или чокердэшергэ-котлыйм.

№113 (783088) / 14.10.2011 23:23:26

Анысы миннән дә көтәләр Иркә. Сизелә кайберсенең. Ләкин мин сизмәгәнгә салышам.Аннан оныталар да, свой паринга әйләнәм.

№112 (783087) / 14.10.2011 23:18:53

Күке, ә миннән күберәкне көтә башлыйлар иде.... Хәзер дөресен әйткәндә артык сөйләшкәнем дә, игътибар да иткәнем юк. Башта баланы укытып кеше итү.иркә

№111 (783082) / 14.10.2011 22:51:52

Мин үземне ир кеше димәдем.
Мин -ирләр белән сөйләшергә яратам,-дидем.
Ләкин синең шикелле табигать хатасы белән түгел 109!!!


Мыжылдык ирләр белән түгел конечно. Төпле акыллы, үрелеп карый торганнары белән. Никтер минем белән үзләре дуслашалар алар Иркә. Шул тыңлый белүем аркасындадыр. Тик хуплап кына утырмыйм мин,бәхәсләшәм дә.

Хатын-кыз белән сөйләшә башласаң кемнең ничә сумлык тун алганы, кайсы кибеттән алганына барып чыгасың.

№110 (783081) / 14.10.2011 22:51:11

Иркэ, туры эйкэн - туганына ярамый. Ирлэр кырыенда, ойдэ булырга тиеш алар, компьютерда тугел.

№109 (783077) / 14.10.2011 22:44:23

Күке, нинди ир кеше булсын ди,хатын-кыз ич ул.Ир кеше булса лепердэп гайьэт сатып утырмас иде,эллэ кукебез табигатьнен бер ялгышымы икэн?

№108 (783076) / 14.10.2011 22:33:36

№79
матбугаттан аерыла алмавым, минем дә шул Күке кебек ирләр белән җенессез аралаша алуымда. Реалда алар белән на равных (җенессез)аралашып булмый. Абыйлар булмады минем рәхәтләнеп аралашырга.
Хатын-кызның менә бу биттәге сүзләренең ни кызыгы бар инде.
Ирләр өчен үзара конкуренция отрыжкасы монда.Кызыкмы бу миңа....
Ирләр өчен көрәшерлек өчен көч юк миндә. иркә

№107 (783074) / 14.10.2011 22:03:03

Күке, ирләр белән сөйләшү гел бер яклы бит ул. Алар тыңлый белми. Йә мактана, йә зарлана... Ләкин синең проблема аңа мәңге дә кирәк түгел!!! Алар авырлыктан кача. Хатын-кызны үз ишләре генә аңлый ала. Хатын-кыз белән гапләшеп утыру күпкә күңелле. Аларның күңел байлыгына, зирәклегенә, төпле акылына, сизгерлегенә сокланырлык! Шундыйрак фикерне бер әңгәмәсендә Фәнис Яруллин да әйткән иде.
Хатын-кыз булмаса, бу дөнья чүп оясына әйләнер иде. Ә гайбәтне ирләр күбрәк тә сөйли әле, аларны тыңлап торсаң, оятыңнан җир астына кереп китәрлек. Шуңа күрә тыңламавың мең артык)))

№106 (783072) / 14.10.2011 21:49:22

Хатын-кыз!

Гаиләдә яши белү -ул хезмәт!!!

Дәүләт тарафыннан аерылган гаиләдә үсүче балаларга ярдәм юк ул агай.
Алимент түләргә мәҗбүр итә ала,эзләп тапкан очракта!

Баланы атасы белән калдыру- һәр очракта да дөрес түгел.

№105 (783070) / 14.10.2011 21:42:41

Ата бака, минем бар нэрсэм дэ житеш,ник кайгырыйм? купме газ,счетларым берничэ илдэ,миллиарларда йозэм мин,евроремонтлы камерага ни телим шуны китерэлэр,ашыйм,чиста урында йоклыйм)))))

Доресрэге мин утырмыйм,сезнен ише гади халыкнын кузен генэ буйыйбыз,без берлэшеп урлыйбыз,кемгэдер житмэгэнен очен бер беребезне талыйбыз,яныйбыз аннры.Политика шундый нэрсэ ул болота бакасы.

№104 (783069) / 14.10.2011 21:41:58

хатын-кыз,менә ичмасам чын хакыйкатьне язгансың.Алайса гел ирләр генә гаепле дә,гел ирләр генә начар.Хатын-кызларның бәхетсезлек чыганагы - дәүләтнең ,гаилә таркалган чакта,өстенлекне хатыннар ягына бирүдә дә.Әгәр бала атасы бн кала торган булса,гарәп илләрендәге кебек,хатын -кыз бик атлыгып тормас иде аерылырга.Бүгенге аерылышуларның күбесе хатын-кыз инициативасы бн башкарыла.

№103 (783067) / 14.10.2011 21:31:07

Эйе,мин дэ килешэм сезнен белэн.Ир белэн торасылары килми, э нинидидер ярдэм омет итэлэр ул "мать одиночкалар". Юк шул инде, жаныкайларым, алай булмый шул инде ул. Мин узем 24 ел ир белэн торган хатын буларак шуны эйтэм, ир кеше балаларын хатыны аркылы ярата, э кырыенда булмаган хатынны да балаларны да алар бар дип тэ белми. Ирлэрдэ эллэ нинди югары хислэр юк балаларына карата. "Пусть говорят"ны карадыгызмы? Шунын очен тузэргэ кирэк, бутэн планнарыгыз бар икэн инде, анысы сезнен эш. Планнарыгыз барып чыкмагач, кире кайтып кеше тормышын бозып йормэгез. Гаилэ булып яшэу гел кочаклашып-убешеп яту гына тугел ул, нинди генэ моментлар булмый. Сабыр иткэн - морадына житкэн, дигэн борынгылар.

№102 (783065) / 14.10.2011 21:24:08

Евроремонтлы камерада Тимошенкога күрәсең,юмор гына җитми!!

Манерам шундый минем.

№101 (783063) / 14.10.2011 21:22:00

Ата бака, исемен кызык,гел колэсе генэ килэ.Мин юморны бик яратам.

№100 (783060) / 14.10.2011 21:15:55

Зиләйлүк!!!!!

№99 (783058) / 14.10.2011 21:13:32

Ирсез хатыннар бездә дә почётта ул. МИн дә ире үлүчеләрне әйтмим, аллам сакласын, ә менә ир белән тора алмыйча, яки торасы килмичә аерылучыларны әйтәм. Нишләптер, бар кеше аларга обязан кебек итеп куялар үзләрен, кызгандырасылары килә. Аларны кызганмыйм мин, ә аларның амбицияләре аркасында әтисез калган балаларын кызганам.
вупшым-то, поты бер тиенгә дә тормаган алкаш ирләр турында түгел сүзем, нормальныйлары турында әйттем

№98 (783054) / 14.10.2011 20:53:52

№91
209. Аллаһ сезгә Коръән белән һәрнәрсәне ачык бәян иткәннән соң хактан тайсагыз, Аллаһ сызган сызыктан читкә чыксагыз, яки ислам динен шайтан гамәлләре һәм кәфер эшләре белән бутап пычратсагыз, диннең дөреслеген югалтсагыз ул вакытта яхшы белегез! Әлбәттә Аллаһ галиб-җиңүче һәм каты хөкем итүче.
[2] БАКАРА (СЫЕР) СҮРӘСЕ

№97 (783053) / 14.10.2011 20:53:25

чын татар, дорееес дорееес!нэкь шулай...

Хэзер "мать одиночка" дигэн суз кин таралды,аларны жэмгыятьттэ башка суз бн атыйлар,кайберлэренен йозлэренэ бэреп эйтэлэр!
Мать одиночка ул МАТЬ ГЕРОИНЯ тугел.

№96 (783052) / 14.10.2011 20:51:28

Нигенә язсагызда, нигенә әйтсәгездә, баребер үзебез ничек телибез шулай эшлибез. Әллә сөяркә( гафу итегез, болай әйтәседә килми)җиңел дип уйлыйсызмы.Яисә икенче хатын тоту.. Очын очка ялгап, хатыны җилкәсендә кеше акчасы санап,гайбәт сөйләп яткан кешедән андый нәрсә кулындан килми.Моның өчен бер караңгыдан икенче караңгыга тикле , еллар дәверендә ял күрмичә эшләргә, чабарга кирәк..Хатыны күрмәгәндә чит хатын янына барып кайту,ул сөяркә, икенче хатын тотуга саналмый
Кемнеңдер икенчесе булган хатыннар беренче хатыннарынан начар яшәмиләр..

№95 (783051) / 14.10.2011 20:45:46

миндэ кушылам,сүзләрең алтын бәясенә торырлык.Ирсез бала табуны ,\"Птичий рыноктан песи баласы алып кайту бн тиңлиләр.Имеш аларга карлык көннңрендә бер иптәш кирәк.Иптәш кирәк булса йөз дә бер способы бар ,бирәк тә хәзерге заманда,үз ярыңны табарга.Без бит үз ярыбызны эзләмибез,безне ак принцак атка атланып килеп алдырга тиеш диебрәк картаеп бткәнче көтеп утырабыз.Җилдән бала табу иң зур гөнаһларның берсе.Әгәр бала табып аның бн генң картаясың килә икән,тап үзеңә идеальный тоелган ирне,кияүгә чык,бала тапһәм торып кара.Барып чыкмый икән бергә тору, күп тырышлыклардан соң да,законно аерыл.Хет ирдән кайткан статусы алырсың.Ә болай җилдән тасаң,син - еләт. 

№94 (783050) / 14.10.2011 20:35:19

(бу аерылганнарга кагылмый) дигэнем,яисэ якты доньядан киткэн,или наркоман,эчкече ирлэрне куз алдымда тоткан идем.Андый ир бн хатын кызнын тормавы мен олеш артык(араларында бераз салгалап торучы этилэр дэ бар),ну алар кирэкле тэрбияне бирергэ тырыша,эшли,ашата киендерэ укыта,зур тормыш юлына аяк бастыра!!!

№93 (783049) / 14.10.2011 20:32:04

/Иман җанда булырга тиеш ул/

Бу язмада иң акыллы,иң кирәкле,иң дөрес сүзләр.Ә калганы... гади тормыш суетасы.

№92 (783048) / 14.10.2011 20:28:47

бер кыз, мине гафу итэрсен.Безнен илдэ ирсез бала таба бары тик,"барып чыккан",кызлар гына.Алар бит ойлэнгэн ирлэрдэн бала табалар бит эле,унысы кызганыч,этисе исэн имин килеш читтэ баласы ялгыз ,ятим усэ.Анасынын акылсызлыгы аркасында.Ялгыз кала имеш,сайланып йорсэн калганын билгеле инде.Кара син тирэ ягына купме ойлэнмэгэн яшь егетлэр,авыл тулы алар.Кызлар юклыктан гаилэ кора алмыйлар бит алар,аннары эчугэ сабыша,чонки авыл кызлары шэхэргэ таю ягын карый.Шэхэргэ китеп жинел тормыш эзлилэр дэ "капкын"га элэгэлэр.Эйе ди сина эзерлэп куйганнар готовый ирне и квартираны.Хэзерге кызлар жинел уйлыйлар.Ирсез бала табу ин зур хаталарнын берсе хатын-кызнын.Ул баланы бит эле устерэсе укытасы да бар,кирэкле тэрбияне бирэдэ белергэ кирэк.Кыз бала туса ана тэрбиясе(шулай ук атаныкы да),малай туса элбэттэ каты куллы ата тэрбиясе кирэк(бу аерылганнарга кагылмый),тормыш ул болай жинел генэ бармый.табам да узем генэ тэрбиялим имеш!!!

№91 (783047) / 14.10.2011 20:25:07

"хотя исламда монашкалар-монахлар юк дин юлына басу бар."
))) Гөлнара ҖӘЛИЛОВАның мәкәләсе нәкъ шул турда бит инде: төп герой дин юлына басып, мулладан бәбәй алып кайткан...)))

№90 (783046) / 14.10.2011 20:13:39



№ 87



№89 (783039) / 14.10.2011 19:57:37

бер кыз.

християннарда кияүгә чкмаган кызлар монастырга китеп,дин юлына басалар.

ә безнең кызларыбызны зина кылырга этәрәсеңме?

хотя исламда монашкалар-монахлар юк.
дин юлына басу бар.

№88 (783035) / 14.10.2011 19:33:35

бер кыз

№87 (783034) / 14.10.2011 19:28:37

ялгыш адым, эйе,бала уенчык тугел. Эмма шул 30-40 яшьлеклэрне дэ анлагыз. Кияугэ чыга алмаса,шул килеш картайса? Хотя бы ана булу бэхетен татып карыйм диядер. Купме котэргэ була ул насыйп ярынны,бердэнберенне?! Яратып йоргэн кешен,бергэ булачакбыз дип уйлап,ометлэнеп йоргэн кешен алдаласа,ташласа... Сине кулланса?Ирсез бала табучы \"карт кызлар\"- кочле кешелэр! Кеше сузе узе генэ дэ ни тора.

№86 (783022) / 14.10.2011 17:12:35

Димәк андыйларның башка гонаһлары бар Даина.
Ул ирләр белән йөрергә яраткандыр, ләкин ниндидер яхшы сыйфатлары бардыр.(Кешеләргә ярдәмчел, шәфкатьле,мөлаем,эчкерсез һ.б. кешедә гел начары гына туплана алмый бит,дөресме?)
Ә бер дә йөрмәгәнендә - бердәнбер өстенлек-шул гына икән? Нигә бәхәсләшергә? Өстенлек бер, ә тискәре сыйфатлар( кончелек,саранлык,әрсезлек, куштанлану һ.б- дистәләгән).

Ул турыда уйлаганың юкмы?

№85 (783020) / 14.10.2011 16:13:12

Ярар, алар гулять иткэн. гонахлары бар. менэ итмэгэннэргэ ни очен андый тормыш. акчасыз, баласыз.

№84 (782997) / 14.10.2011 10:49:40

Сез, дуслар, бер торле генэ уйлыйсыз. Гулять иткэн хатыннар да торлечэ яши. Бар кайберлэре - кеше алдында барысы да прекрасно кебек, э чынында ничек яшэгэнен, иреннэн нилэр кургэнен-ишеткэнен белсэн, чэчлэрен урэ торырлык. Берэйне белэ идем, читтэн караганда майда гына йозэ инде. Э чынында хэр тиен очен бай ире алдында отчет тота иде, прокладкага хэтле купле тулэгэнен эйтеп, бер кая чыгалмый иде - дуслар белэн очрашырга да тыелган (кызлар булса да, ире "эти шлюхи, нечего с ними общаться" дип кенэ жибэрэ иде), магазинга да ир рохсэтесез чыгу юк....
Кешенен тавыгы да каз, шуны онытмаска кирэк иде. Торле кеше торлечэ яши, тэртипле кеше дэ бэхетле була кайчак, тэртипсез дэ, бэхетсезлек тэ торлке кешедэ торлечэ. Бер торле дип кенэ уйлай зур ялгышу ул.

№83 (782977) / 13.10.2011 23:25:10

Факт дорес язды ич инде,миргэ яраган иргэ ярый дип.

№82 (782955) / 13.10.2011 19:59:08

миндэ кушылам, тагын сина охшаган фикерлэр дэ укыдым: дорес, хэзер башта гулять итэлэр, даже бала тошертэлэр- шэп иргэ дэ чыгалар, бай да яшилэр, бала да алып кайталар. э менэ минем барысы да кире булды. гулять итмэдем, итмим.........

№81 (782921) / 13.10.2011 15:06:32

Ул андыйларны хатын-кызга санамыйдыр чын татар!

№80 (782919) / 13.10.2011 15:04:59

/Хатын-кыз ямсез була алмый!!! /

Авызында тәмәке,перегар бәреп тора,күз төпләре шешенгән хатын-кызларны күргәнең юкмыни,Соры корт?Һәм аларның кай төшләре чибәр дә,аларда нинди закомплексованность?Киресенчә ,распущенность һәм опущенность.

№79 (782917) / 13.10.2011 15:02:14

Шул телем аркасында матур күренәм барыбер Соры корт!

Эзләп тапсаң бер утырып сөйләшер идек чынлап әйтәм. Мин хатыннар белән гайбәт сатарга бөтенләй яратмыйм. Ирләрнең чыннары белән сөйләшү-яхшырак минем өчен!

№78 (782914) / 13.10.2011 14:49:30

Күке
Хатын-кыз ямсез була алмый!!! Комплексованный гына булырга мөмкин. Тагы шундый сүзләр язсаң, кемлегеңне белеп, юллап табып, түбәңә утыртам.))) 

№77 (782911) / 13.10.2011 13:46:24

Юк,мин аңардан күпкә ямьсез Мужик! Чынлап әйтәм!

Шуңа мин үз чамамны беләм. Матурларга кызыгып кына үтәм. Ләкин Кабаеваның матур җирен тапмыйм.Хэер һәркемннең үз вкусы.

№76 (782909) / 13.10.2011 13:40:53

Күке, Син узенне Кабаевадан матур диеп саныйсынмы?
Бу юлы дорес язганмынмы? суз унаеннан

№75 (782902) / 13.10.2011 11:20:42

Кичә җурфакта багышлау узды
http://www.tatartime.com/?p=5021

№74 (782867) / 12.10.2011 23:07:01

Суз минем турыда бармый Факт!


Мина кешелекле кешелэр ошый!! Юан
нечкэ озын кыска булуына карамастан!

Ирлэрне анын буена-кинлегенэ бэя биреп кенэ сайлау дорес тугел минемчэ!
Э менэ сез сайласагыз да була.Сезгэ иркенлек. Без -куп.
Куке

№73 (782825) / 12.10.2011 17:54:17

Юанга нечкэ охшый,нечкэгэ юан кирэк,кыскага -озын,озынга нечкэ охшый.О вкусах не спорят.Кукегэ ниндилэр охшый?

№72 (782822) / 12.10.2011 17:28:24

Бу да тота алмый,-дигән сүз,дөресен әйтим. Тота алса, бу хатын канәгатҗ булыр иде дә,мәкалә язылмаган булыр иде.

№71 (782821) / 12.10.2011 17:22:16

бары тик көнләшү!!!. Сөяркә, ике хатын тоту бар кешенең дә кулындан килми. Бар кешедә дә сөяркә булып тормыйлар.. Булдыралган кешегә ирек!!!
Күп кешеләр сөяркә тоту түгел, хатыннарын тота алмыйлар

№70 (782805) / 12.10.2011 15:09:46

бар инде,коммунис муллалардан барын да кетэргэ була. алар КПССны таркаттылар,хэзер исламга тотындылар татркатырга. теге вакытта да хэзер дэ аморал тормышта алар.
тау узгэрэ дисэлэр ышанам,кеше холкы узгаргэн дисэлэр, ышанмыйм!!!
сыры как всегда пошло язасын ислам турында. бозык муллалар ислам тугел ул!!!!
кайдан алдыгыз ул "изге кеше"не? х.?

ялгыш фикер. накаченный спортсмен яхшылап булдыра алмый!!!
пелэш башлы,типичный мужик-"сэлим", жиренэ житкереп эшли!

№69 (782798) / 12.10.2011 14:23:38

Авыл апаена: Бердэ эйтэлмим шул, таныш микэн без сезнен белэн. Хоть намек бирегез, кем дип уйлыйсыз мине хэм узегез кем. Чынлап та таныш кеше булсам сезгэ, скрывать не буду)

№68 (782796) / 12.10.2011 13:35:37

Cиңа ошыйдыр да бит....

Минем үземә дә әллә кемнәр ошап куя,телевизор караганда.
Ләкин син бит әле президентлыкка кандидат та түгелсең Мужик!

Сүз уңаеннан,,,,,органнарына да, үзебезнекенә дә ,дип языла.

№67 (782794) / 12.10.2011 13:17:34

Призедентка нишлэсэ дэ ярый ул, э менэ муллагааа, ул бит изге кеше.

№66 (782792) / 12.10.2011 12:36:54

Күке, алары занята булгандыр.
Мина Кабаева тоже ошый!

№65 (782790) / 12.10.2011 11:56:20

Аннан матуррак спортсменга күзе төшсә гаҗәпләнмәс идем.
Чөнки матурлар да күп.

№64 (782786) / 12.10.2011 10:54:13

Инде башкаларнын женси органнарынада хужа була башладык.Кайвакыт узебезнекенэдэ хужа була алмасакта.

№63 (782785) / 12.10.2011 10:53:40

Күке
))) Хикмәт йөз матурлыгында түгел бит. Гәүдә атлетичский, мускуллар накаченный... Кирәк вакытта, кирәк җирләр пульсирующийдыр спортсмен бит...))) Тагы ни кирәк?

№62 (782784) / 12.10.2011 10:36:33

Бу Кабаеваның кайсы җиренә кызыккандыр.....
Матурлык уртача инде.Акыл да эллэ ни сизелми.

№61 (782783) / 12.10.2011 10:35:17

Синең ояңда чит күкәй борынламагандыр бит Факт?

Миндэ үземнеке генә бит.Сезнең заттан булса,салып кына йорер идем дэ!

№60 (782781) / 12.10.2011 10:11:52

факт, 

№59 (782774) / 12.10.2011 07:31:30

Карагыз әле,
№56 рәхмәт. Чынлап та бик сирәк күренә дип йөри идем. Кабаева турында сөйләгәндә бик напряжен, башкаларында язылды. Дааа... разведчик самообладание югалткан. Шулай инде ул, һәрнәрсә онытыла, һаман шомартып тормасаң.


так што , официаль формаль юридик күпхатынлылык булса, нинди яхшы булыр иде дә бит... Практикада Россиядә беркайчан да бетмәгәнне.Күпме кеше тыныч йоклар иде. Болай һәммәсенә күпме стресс....иркә

№58 (782771) / 11.10.2011 23:54:23

кукелэрнен нишлэп булмасын ди,алар бит телэсэ нинди ояга кукэй салып йорилэр,башлары эйлэнеп бетэ.Ничек дореслисен инде ,балалар чит ояда барлыкка килгэч!!!

№57 (782753) / 11.10.2011 22:10:26

Кара әле факт!? Нигә безнең юк соң ул?
Ничек доресләргә кирәк соң моны?



№56 (782751) / 11.10.2011 22:01:45
№55 (782750) / 11.10.2011 21:57:44

Балык башыннан чери.Президентларнын сояркэлэре бар,министр,депутатларнын,колхоз,совхоз ,оешма житэкчелэренен хэтта, мэктэп директорларынын да мэктэптэ сояркэ укытучылары ботен остенлеклэргэ ия булып,баш кутэреп горур булып йорилэр.

№54 (782748) / 11.10.2011 21:51:00

Флюра, нинди гадэт ул Иркэгэ бэйлэну? конлэшеп улдегез инде мескеннэр,хосетлек нишлэтэ кешене...

№53 (782745) / 11.10.2011 21:49:19

Кактус, син уз остенэ гонах алып Админга бэйлэнеп утырма,Админнын куштаннары юк анын,ул хэр кешегэ дэ ЗАБАНЕН куя,(талашсан),ана беркемдэ акча тулэми,сайт администраторлары алар акчага сатылмый!!!


Менэ муллалар,дин кешелэре,корьэн китабын укучыларда,х.б лар акчага сатыла иманым камил!!!Узенне тэрбиялэсэн сина Забанен куймаслар,кеше бн талашуынны туктат энем!

№52 (782743) / 11.10.2011 21:47:44

Сина да урын житэ Флурэ.

№51 (782742) / 11.10.2011 21:45:36

Иркә монда кытаклый икән.

№50 (782738) / 11.10.2011 21:40:25

Курыкмагыз, Рим))) мин пәрәнҗә киеп киләчәкмен.)))иркә

№49 (782735) / 11.10.2011 21:36:53

Әлегә бернинди клуб та юк)))))

№48 (782734) / 11.10.2011 21:36:13

// Кактус,АНДЫЙ ИМАМНАРурында нишләп язмаска ди әле?Пусть страна знает своих "героев"//
чын татар! Мин килешәм, фаш итәргә, әмма аларның пычрак шәхси тормышларына кереп батмыйчарак, ягъни гайбәт ягына кермичә. Үз вазыйфаларын начар башкарулары турында язу - гайбәт булмый. Халыкны дөрес итеп дингә чакырмаулары хакында язсыннар Коръән сүзләре һәм хәдисләр белән дәлилләп. Безнең халыкны бит инде "тилетартма" аша да ыен пычрак нәрсә белән эшкәртәләр.

№47 (782731) / 11.10.2011 21:31:43

Рим, сезнең клубка керегә буламы?))))))иркә

№46 (782729) / 11.10.2011 21:29:54

Кактус, Нурислам, сезнең белән бер М.ру дан башка сөйләшергә иде. 

№45 (782724) / 11.10.2011 21:22:17

Кактус,АНДЫЙ ИМАМНАРурында нишләп язмаска ди әле?Пусть страна знает своих "героев".Соры корт дөрес әйтә,тегене ярый ,моны ярамый,во даёте!Әле киресенчә,андый мулла - монтагайларны фаш итәргә кирәк.Менә шуңа күрә муллаларга ышанычым юк дип бер әйткән дә идем инде.Әле җитмәсә вәгазьсөйләгән булып акыл да саталар бит.Элек колхоз рәисләрен читтән китереп куялар иде,аның кем икәнен,үткәнен халык белмәсен өчен,бәлки муллаларны да,намуслары булмагач, шулай итәргәдер,ә?Мөфтияткә ест над чем задуматься. 

№44 (782723) / 11.10.2011 21:20:49

// Вәт логика кешедә!!! Мөфтине "типкәләргә", төрле кушамат белән язарга ярый, ә мулла турында ни-ни...)))//
Сорыкай башта күзеңне ачып укы, аннары бераз гына булса да уйлап кара! Мин беркемне дә типкәләмәдем, кемнеңдер шәхси тормышына тыгылмадым. Мин Татарстан мөселманнарын килгән "афәт" турында яздым. Муллаларны да яклап утырмыйм.
Мондый язмалар яшьләргә яхшы тәрбия бирми, шуның өчен кешеләрнеә шәхси тормышларын селәгәй агызып язып утырмау яхшырак булыр дим. Аңлыйсыңмы? Бармакны агач ботагы белән чагыштырып утырасың.

Сорыкай, синең Казахстанда Кашефразов фамилияле туганың бармы? Мөхәммәдиядә укыган иде.

№43 (782713) / 11.10.2011 20:55:37

"Инде, бу мәкаләгә килгәндә, андый имамнар бардыр, әмма монда язып чыгу кирәк нәрсә түгел дип саныйм"
"барысын да алып ташлады "умный шәкерт""

Вәт логика кешедә!!! Мөфтине "типкәләргә", төрле кушамат белән язарга ярый, ә мулла турында ни-ни...)))

№42 (782711) / 11.10.2011 20:37:17

Админда утыручы исламга каршы эшләүчеләр минем битне ябып куйдылар да үзләренең исемнәрен "Забанилар" дип язып куйганнар. Инде 2 ай узды, алырга уйламыйлар, акча күп биргәннәрдер инде.
Мин дә мулла түгел, әмма ислам диненә каршы эшләүче алама имамнарга шалт иттереп җавап бирмичә ярамый, гонаһлы булудан куркам. Бүген Татарстанда үз вазыйфаларын шәригать кушканча башкаручы 20 ләп имам бар иде, барысын да алып ташлады "умный шәкерт". Әлмәттә мәдрәсә ректоры ясап хатын-кызны куйды, чөнки Җәмил хәзрәт бик яхшы ректор иде.

Инде, бу мәкаләгә килгәндә, андый имамнар бардыр, әмма монда язып чыгу кирәк нәрсә түгел дип саныйм.

№41 (782704) / 11.10.2011 19:59:40

Мин мулла да имам да түгел. Аллаһның рәхмәте белән Аллаһны танып Аның кануннарын үтәргә тырышучы мөселман. Имам вазыйфасын башкарырга атлыгып тормыйм.(Күпчелек фикере буенча ислам әби-бабай гадәте белән бидгатьләр. Ә Исламның төп нигезләрен үтәүче "артыгын кыланучы")
Бүгенге көндә эшмәкәрлек белән шөгылләнәм.

Язмага килгәндә. Инде Аллаһтан курыкмаганнар бәндәдән дә курыкмыйлар (әгәр бу №1 әйткәнчә булмаса) Әгәр шәригать булса әйтергә дә куркырлар иде , ә монда оялмыйча журналистка интервью бирә. Бииииик сәер.

№40 (782700) / 11.10.2011 19:41:59

Кулындан килмәсә, ашата алмаса, берәүдә сөяркә тотмый.Көч хәл белән очын очка ялгап, хатыны җилкәсендә ятучы әдәмдә бер хатын- кыз да сөяркә булып тормый.Значит булдырала!! Булдырыпта, таза, сау - сәләмәт ирләр хатын кыз күрмичә ялгыз картая..Мона шул ачуны китерә. Менә шуларны сөйләгез.
Бу сезнең көнләшүгенә.Ә чынлыкта күбесе рахмәт әйтә..

№39 (782699) / 11.10.2011 19:38:55

Минем язмаларны админ алып ташлаганга күрә, язмый башладым. Әгәр админның фикере үзгәргән булса, мин катнашырга әзер. Указлы да, указсыз да мулла түгел, рәсми дин кешесе дә түгел. Намазлы, Коръәнне өйрәнүче, исламның 5 нигезен үтәргә тырышучы гади мөселман.

№38 (782696) / 11.10.2011 18:52:36

Факт! Дөрес әйтәсез.Хәер,анысы бәхет эше, өлешеңә тигән көмешең.

№37 (782681) / 11.10.2011 16:01:35

Гузэл, син фикер сөрешең белән миңа бик тә таныш бер кешене хәтерләтәсең. Әйеме?

№36 (782676) / 11.10.2011 15:30:34

гузэл, шулай ахыры шул)))

Факт дорес эйтэсен малай.Мин бер кызны белэм ул 9 нчы классны бетеругэ егетлэр бн чуала башлады,районда йормэгэн кешесе калмады,хэтта район главасына житеште,аннан сон Нижнекамскийга укырга китте.Укыган да ук бер начальник егетне элэктереп алды,аралары 10 яшь.Менэ дигэн итеп зур туйлар ясап авыл халкын шаккатырып туйлап кияугэ чыкты "ах" итте авыл халкы,яхшы яшилэр ике кызлары туды,син ашамаганны ашый,кимэгэнне кия,кэттэ генэ машина да жилдерэ,чит иллэргэ чыгып ял итеп кайталар.Рэхтлэнеп себерелде себерелде.За то бэхетле яши,менэ нинди кызлар бэхетле булалар,э егет чырае курмэгэннэр гомер буе иреннэн фахишэ сузе ишетеп гомер итэ!

№35 (782671) / 11.10.2011 15:07:19

сорарга момкинмегэ: вакытлары юктыр, сояркэлэре кырындалардыр:)))

№34 (782668) / 11.10.2011 14:51:01

тэртипле генэ йоргэн кызларны элэктерэ инде менэ шундый карт толкелэр.Азып тузып йоруче кызлар бала тапмый гына телэсэ кем белэн йоклап йори,аннан сон бер дигэн егетлэрне узлэре кармаккка элэктерэ дэ,киягэ дэ чыгып куя,баласын да таба ,сулга да йори ,иренэ дэ ярый.Кыскасы тормыш ул уен,лэкин уйный белеп уйнаганнар заманы.

№33 (782645) / 11.10.2011 10:46:34

Мин монда Rim, Нурислам,Кактус язмаларын курмим эле,алар бит атаклы (узлэренчэ),муллалар,дин кешелэре,нигэ муллалар турында суз киткэч качып посып кына укып утыралар???

№32 (782644) / 11.10.2011 10:41:11

аертам дип кеше ирлэре белэн кеше бэхетсезлегендэ узлэренекен булдырырга ометлэнеп йорилэр да, вот так обламываются, бик эйбэт, бик таман узлэренэ. Шулай була ул, и бик дорес.
Муллалары да хэзер оятсыз бит. Бер кулы белэн намаз укый, икенчесе белэн я урлаша, я нэрсэ. Мулла булып зина кылып йору икелэтэ оят ул. "Уд да кеше" димэгез: мулла исемен кутэреп йорисен икэн, Аллас сойлэп, надо соответствовать. А не соответсвуешь - вали оттуда, эч пошштырып йормэ.

№31 (782635) / 11.10.2011 09:01:16

Шәригатьтә болай хәл ителер иде. Гаделлек урнаштырылгач! Самозванец \"мулла\" - бу җәфаны никахлы килеш зина кылганы өчен, бил тиңентен җиргә күмеп, таш белән бәреп үтерер, ә никахсыз зина кылган өчен бу х\\кызны йөз камчы суктырып бер елга бу шәһәрдән чыгарып торыр идек. Ачык суд халык алдында! Тыеласы килмәүчеләр һичшиксез тыелыр иде. Бу - без билгеле бер тәртип, иманлылык, тәкъвәлек эчендә бер-беребезгә игъгтибар, ихтирам һәм хөрмәт белән бәрәкәттә яшәсеннәр өчен Аллаһның Гәрше-Көрсидән күкләрдән безгә төшергән законы-кануны! Бу - үзләренә яраклаштыру өчен наданнар, имансыз-адашкан ялганчылар уйлап чыгарган алама закон түгел!

№30 (782634) / 11.10.2011 08:32:20

«Хатыным улым белән яши» - чынмы, чын түгелме(әле моннан да хәтәррәк хәлләр, ситуацияләр барлыгын беләбез бит)- шушындый һәм шуңа охшаш язмалар, асылда милләтебезнең бүгенге аяныч хәленең чагылышы. Бу безгә милли тәкәбберлегебез өчен дә, заманча - \"цивильни\", европача, \"урыс\"ка ошап, җитмәсә аларга ярарга тырышып яшисе килгәнебез өчен дә. Ялган эчендә, ялганга ияреп, шуны сизмичә, шуннан чыгасы килмичә яшәгәнебез өчен дә. Динсезлек, Алласызлык. Ялган кыйммәтләргә табыну нәтиҗәсе. Хатынның ир белән тигез яки аңардан өстен буласы килүе, баланы атадан өстен кую, аңа хезмәт итү, аның өчен генә яшим дип алдану нәтиҗәсе. Муллаларның белеп(сатылган) яки адашкан хәлләрендә, указлымы ул яки указсызмы, кяфергә ярарга тырышуы, кәфер белән уртак дин булдырасы килүе. Шуннан соң кяфергә баш июе, буйсынуы, белеп яки белмичә үзендәйләрне тәрбиләве.

№29 (782622) / 10.10.2011 22:13:15

Гөлҗимеш №26 дэрес эйтэсез.(Тикмэгэ генэ эйтем калмаган ич: "Если сука не захочет, кобель не соскочит"). Лэкин монда "рядовой ир-ат" турында суз бармый,э икейэзле мулла турында
(сатылган - указлы -муллалар арасында андыйлар куптер эле).
Эйе, яулык бэйлэп кенэ мэселман булып булмый: никах укылганчы ир-ат белэн йоклаунын нэтижэсе куренэ бу мэкалэдэ.
№21 бик дэрес эйткэнсез: "Үзем өчен бала табам имеш.Бала курчакмыни".

№28 (782614) / 10.10.2011 21:51:25

Авыл апае Голҗимеш!

№27 (782613) / 10.10.2011 21:44:56

Мулла була торып ничек никахсыз хатынны сөяркә итеп тота ул? Исемен биргән, ә фамилиясен бирмәгән, куркак җан, никадәр кеше аның аркасында җәфа чигеп, хурланып ята. Хатыннарга тагын бер сабак. Ирләр беркайчан да үзләренең никахлап, язылышып торган, балаларының яраткан әниләре булган хатыннарын ташламыйлар, башка бернинди мәхәббәт тә була алмый, вакытлыча мавыгу, форсат чыкканда файдалану булырга мөмкин, ләкин хатынны яратмыйм диюләре аларның ялган, төнге күбәләкләр өчен приманка гына. Тормышта моңа мисаллар күп, шуңа карамастан хатыннар башка берәү кабызган учак җылысына якынаерга ашкына һәм канатларын яндыра, мәңге оча алмый торган бөҗәккә охшап кала.

№26 (782605) / 10.10.2011 20:53:31

Никахсыз хатыннар күп инде алар.Ләкин мин ирләрне гаепләмәс идем.Хатын-кыз йөрсә, ир кеше мөмкинлекне кулдан ычкындырмый.

№25 (782599) / 10.10.2011 20:33:32

Утырау ачтылар..Сенсация!!!!!!!!!.
Акчалы, булдыралган ир- егетлэр куптэн 2 хатын тоталар. Хатыннары узара белешеп- аралашып яшилэр..Бу инде яналык тугел.Сез доньядан артта калгансыз..

№24 (782597) / 10.10.2011 20:24:14

Күке)))))_ ирләр әз булгач, каян килергә тиеш соң ул көткән кешегә...иркә

№23 (782595) / 10.10.2011 20:17:17

Ни өчен бичәмне хөрмәт итүемне әйтим әле: Өйләнгәч сельсоветның актлар залында яшәдек, яңа туган балага ашту өчен алма алыргамы, үзебез өчен икмәк алыргамы дигән сорау торган чаклар да еш булды. Икенче балабызны 9 кв.м. бүлмәгә алып кайттык... Бичәмнең зарланганын ишетмәдем. Хәзер, булганына шөкер, торырга фатирыбыз бар, иртәгә ни ашарга дигән кайгыбыз юк...

№22 (782592) / 10.10.2011 20:12:59

Кунак,тартып алырга теләк булган,барып кына чыкмаган.
Ирләр дефициты ул бездә гомер-гомергә.Икенче Бөтендонья сугышыннан соң да катырак түгелдер дефицит.

Мин сабыр гына үз ишесен көтүче кызларны да беләм.

№21 (782591) / 10.10.2011 20:01:54

"Җүнле" ир булган бу,ярты фатир хакын үзе түләгән.
Балалар бит алар үсәләр,үз юллары белән китәләр,каласың инде карт көнеңдә бер ялгыз.
Бәлки тирә юньгә,әйләнә тирәдәге егетләргә яхшылабрак карарга кирәктер.Баштагы мәлне машинасы булмаска да мөмкин.35 тә 40 та паникага бирелеп, үзем өчен бала табам дигән хатын кызларның күбесенә, гаилә җылысы ташып торган ирләр ошый.Үз тиңеңне эзләргә,тапкач авырлыкларга бирешмичә үз учагыңны тергезергә.Күпме тырышырга кирәк...
Үзем өчен бала табам имеш.Бала курчакмыни.

№20 (782587) / 10.10.2011 19:26:39

дөресен генә әйткәндә, бу илдә җүнле ирләр әзәеп бара бит инде. я алкаш, я аерылган ( димәк хатынына да кирәк булмаган). ә хатын-кызлар муре!!! нишләргә ди инде, җүнле ирләр күптән башка хатыннар кулында. шуннан килеп чыга да инде ул хатынлы ирләр белән аралашу. бу хатын мулла гаиләсенә зыян салмаган, аерып алмаган, үзенә кирәклесен алган да шул җиткән. мин күпме ялгыз хатын-кызларны беләм( з5-43 яшьлекләр). алар да "ичмасам ялгызым булса да бала табар идем" диләр. ой, кешене сөйләве, гаепләве бик җиңел шул ул.....

№19 (782586) / 10.10.2011 19:04:40

Ничек булганын аңлаткан бит. Башта гашыйк булган,,аннан аерылганын көткән!!!
Ни теләгәнен үзе алган,ике баланы атасыз калдырырга теләгән хатын ялгыз үстерә баласын.
Никтер кызганмый башладым әле акылсыз хатыннарны,әллә күңелем катты,әллә артык ияләштем мондый хәлләргә.

№18 (782584) / 10.10.2011 19:03:02

"Тышкы күренешләрне генә үтәп йөреп, иманлы булдым дигән сүз түгел бит әле" ләкин бик яхшы показуха!!! Сәвитнең 70 еллык сабагы бушка китмәгән дигән сүз. Шуңа да, безнең бабайларның сәвит тәҗрибәсе булмау сәбәпле, элек Аллахка чынлап ышанганнар, тышкы атрибутларга әллә ни игтибар бирмәгәннәр, бүгенге, сәвитнең 70 еллык сабагына ия "дини"ләргә инану мөһим түгел, атрибуты давай!!!

№17 (782582) / 10.10.2011 18:54:56

хатыны белә микән сон бу мулланың? ул бу хәлләргә ничек карый икән?

№16 (782579) / 10.10.2011 18:51:56




Диннең тышкы атрибутларын үтәү белән Аллахка чынлап ышануның аермасын бик күпләр белми, кызганычка каршы.

Тышкы күренешләрне генә үтәп йөреп, иманлы булдым дигән сүз түгел бит әле. Яулык бәйләгән икән - ул чын Аллаh кешесе дигән сүзме? Яулык бәйләүдә генә булса икән эш...

№15 (782578) / 10.10.2011 18:49:55

менэ ул чын йозе күпчелек динилэрнен

№14 (782575) / 10.10.2011 18:27:09

Менә татарча күп хатынлылык шундый формада була инде ул.Көлеп үләрсең,намаз укып,яулык бәйләп гөнаһларның уртасына чумганнар.Бу азгын ирнең башы эшли,туда сюда йөрергә:хатыны да туйгандыр инде.

№13 (782574) / 10.10.2011 18:24:35





" Не судите..."

hәркемнең үз бәхете.


Героиня беркемгә дә начарлык эшләмәгән.

№12 (782567) / 10.10.2011 17:49:43

Мина бу хатын жэл тугел.30 га житеп ир курми калыр иде хатынлы иргэ атланмаса.Башын диванага сала ботенлэй.

№11 (782566) / 10.10.2011 17:45:21

Маладис!Шэп иткэнсен,ул хэшэрэтлэр ни кыланганнарын белми башладылар.Сату итэлэр,катлы-катлы ойлэр,фэлэн га жир-без кургэне генэ!
Эчлэре тулы каралык.Кайчагында эйтэм,ходаем син юктырсын,булсан шул хэтле хэшэрэтлэр жирдэ яшэмэс иде дим.

№10 (782565) / 10.10.2011 17:21:37

Мулла булды ни,булмады ни,ир кеше булудан туктамый бит ул!

№9 (782564) / 10.10.2011 16:59:24

Хатынын яулык бэйлэтеп оенэ биклэп куя да узе эйдэ вэлэй.

№8 (782563) / 10.10.2011 16:57:05

Нигэ аптырап утырасыз, моселман дине каршы тугел бит ир-атка сояркэ иметь итэргэ, энэ кинодан кургэнегез юкмыни, никахлы хатыннар остенэ нааложницалар да тоталар бит алар. Никахлысы дуртэу булса наложницаларны, купме тели шулай.

№7 (782559) / 10.10.2011 16:29:41

Бэлки бу хэлгэ кубегез ышанмаста юк булмас дип эйтер.Лэкин бу булган чын хэл.Мин мэктэпне авылда бетердем 11 нче классны.Бездэн бер ничэ йорт аша бер мулла яши,Мулланын оныгы бар,исемен узгэртэм(Голжамал),шул мулла хатыны йортка чыкса ,кибеткэ китсэ,мулла оныгына бэйлэнэ торган була.Ул анын хэрвакытта кукрэклэрен сыйпый,уа,женнэр иялэшмэсен имеш.Голжамал бу серне мина чиште,чонки без аерылгысыз дуслар эле дэ.(Голжамалга 17 яшь иде.Хэзер кияудэ),мин анардан куркам,хэтта мин киенгэндэ чаршау кырыеннан минем киенгэнемне кузэтеп тора иде ди.Аллах мондый пычраклыкка тузеп тормагандыр,бер конне Голжамалнын эбисе котмэгэндэ килеп керэ,хэм шакката.Мулланы уклау бн тоя башлый.Эле шул кабэхэт мулла хаманда авыл мулласы булып йори,кайчакларда авылга кайткач,капка топлэреннэн узганда битенэ пычрак атасы килэ.Хэзер Голжамал авылга кайтырга тырышмый,кунелем катты,минем очен муллалар юк,алар ин гонахлы кешелэр бу донья да дип саный.Голжамал бн бер беребезгэ йорешэбез,икебез ике шэхэр дэ яшэсэ дэ....

№6 (782556) / 10.10.2011 16:17:58

Гөлнара, язмаңның герое Түбән Камадан түгелме? НКХКның бер заводында склад мөдире булып эшләмиме?

№5 (782554) / 10.10.2011 16:10:09

Мин дэ ышанам. Эйтерсен хэзерге заманда мондый мисаллар аз! Намазын калдырмаган,лэкин жае чыкканда башкалар белэн чуалучылар бар.

№4 (782553) / 10.10.2011 16:07:24

Ник булмас? Менә шундый намаз укып, зина кылып йоргэн мулла һәм сөяркәләр - бөтен көтүне буяган буклы кәжә ул. Гафу итегез, тупас булса да! Аларнын әшәкелеге аркасында халык яулыкларга ябырыла да инде, сез барыгыз да шундый, намаз укып ирсез корсак күтәреп кайтасыз дип.

№3 (782552) / 10.10.2011 16:03:39

Мин нигәдер ышанам. Күптән түгел укыдым (МРУда язылган иде түгелме соң инде) шундыерак хәлне. Муллалар да кеше бит. Мулла булды да гөнахсыз булды- дигән сүз түгел әле ул.

№2 (782550) / 10.10.2011 15:50:17

мин дэ шулайрак уйлыйм.Голнаранын Камил Каримов белэн энгэмэсе яхшы килеп чыкса да, бу язмасы ышандырырлык булмаган.

№1 (782549) / 10.10.2011 15:30:15

Монысы - муллалар бакчасына таш ату, дип атала. Мин , мәсәлән, муллаларның мондый әшәкелеккә баруларына ышанмыйм. Үз гомеремдә дә күргәнем юк мондый җавапсызлыкны. Татжурның бер-берсеннән уздыра-уздыра язган чираттагы уйдырмалары һәм сенсацион язма. Редактор кушкан вакытка эзерләгән һәркемне аяктан егарлык хуш исле йомырка тәбәсе.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar