поиск новостей
  • 06.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 07.03 "Син бит минем бергенәм" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 07.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 08.03 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 08.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 06 Март
  • Мәрьям Йосыпова - актриса
  • Айдар Хәлиуллин - журналист
  • Мансур Мозаффаров (1902-1966) - композитор
  • Гүзәл Гарәпшина - актриса
  • Нурбәк Батулла - биюче
  • Илдар Рәхмәтуллин - автоузышчы
  • Илмира Нәгыймова - җырчы
  • Фазыл Искәндәр (1929-2016) - язучы
  • Рәис Ханнанов - композитор
  • Мурат Гайсин - җырчы
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
27.12.2025 Язмыш

Кабатлана язмышлар

Биектауда гомер итүче Илгизә Мөба­рәкшинага язмыш бик күп төрле сынаулар бирә. Әмма ул бирешми, бер ялгызы дүрт баланы аякка бастырып, әле үз канаты астына апасының балаларын да сыендырып яши.

– Әниебез беренче ире бик яшьли үпкә чиреннән вафат була. Баласын бирмиләр, апабыз әтисе янында кала. Ә аннары әни кабат кияүгә чыга. Әти белән әни апам Илсөяргә, миңа гомер бирәләр. Тик без әтине хәтерләмибез дә, безгә 2–3 яшьләр вакытта фаҗигале төстә үлеп китә ул. Бар авырлык әнигә кала. Ул чак­ларда ашарга да, кияргә дә юк. Әни безне ким-хур итми, ничек итсә итә, аякка бастыра, – дип сөйли Илгизә апа. – Без дә ирем белән бик яратышып өйләнешкән идек. Кызганыч, ул кыска гомерле булды.

 

Ике улы белән тол калган хатын, бәхетен кабат сынамакчы булып, янә кияүгә чыга. Тик икенче ире белән яшәп китә алмыйлар. Әмма юллары аерылганчы гаиләдә янә ике бала дөньяга килә. Иң кечесе – авыру. Илгизә апа дүрт малай белән янә ялгызы кала.

 

– Бар дөньямның асты өскә килде. Нишләргә белмәгән чакларым күп булды. Табиблар, улың озак яши алмаячак, сигез яшендә үләчәк, диделәр. Сынау арты сынау килеп кенә торды. Тик мин бирешмәдем. Балалар хакына нинди эш бар, шунда эшләдем. Кибеттә дә саттым, кунакханәдә дә эшләдем. Бер эштән дә читенсенмәдем, – дип сөйли ул. – Буш вакытымны күбрәк кече улыма багышларга тырыштым. Табибларга да күп йөрдек. Гел ятып кына торучы балама массаж ясарга да өйрәндем. Кем нинди киңәш бирә, барысын да кулландым.

Бу гына җитмәгән, өченче улының башында сулы шеш табалар. Хастаханәдән чыккач, шифа эзләп тагын өшкерүчегә юл тота бала белән ана. Намазга бас, балаларың өчен Аллаһы Тәгаләдән үзең сора, дип киңәш ишетә Илгизә апа.

 

– Ул мине мәдрәсәгә алып барды. Яшермим, диннән бик ерак кеше идем. Әмма,  шөкер, әкренләп догалар өйрәндем һәм улларыма сәламәтлек сорый башладым. Кече улыма дүрт яшь тулган көнне, инвалидлык алыр өчен, документлар тутыртасы идек. Табибыбыз аягын сындырып өендә ята. Үзләренә чакырды. Шунда, кая әле йөреп күрсәт, диюе булды, улым атлап китте. Үлә дигән бала бит ул. Ул көнне мәңге оныта алмам, – ди Илгизә апа.

Сөенеч белән көенеч янәшә йөри. 49 яшендә апасы Илсөяр яман чирдән үлеп китә. Аның балалары ятим кала.

 

– Хәзер апамның улы үз тормышы белән яши. Кызы әле кияүдә түгел. Улым һәм киленем белән бергә яшиләр. Тормыш җиңел булсын дип шулай берләш­тек инде. Табиблар үлә дигән авыру улым да әкренләп савыкты. Мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый. Абыйлары энеләрен бик яраталар, – ди Илгизә апа. – Читтә үскән апабызны да эзләп таптык. Күз алдына китерәсезме: әни белән 44 елдан соң оч­раша алдылар! Самара шәһәренә бергә бардык. Әле ярый күрешеп өлгердек. Башта апабыз, ә быел 91 яшен тутырып, әни дә китеп барды. Бездә язмышлар кабатланды. Әнидән баласын алып калган булсалар, улымның беренче хатыны миңа оныгымны калдырып, башка кешегә кияүгә чыкты. Быел 4 нче сыйныфта укый. Биектауга да шул бала дип күчендем.

 

Берничә ел элек язмыш Илгизә апаны кайчандыр беренче мәхәббәте булган ир-егет белән кабат очраштыра. Хәзер алар гаилә булып бергә яшиләр.

 

– Бүгенге көнемә шөкер итәрлек. Догалар ярдәм итте миңа. Улыма массаж ясаганда, үземдә дәвалау сәләте барлыгын белмәгәнмен дә. Бары тик намазга баскач кына юллар ачылды. Төшемдә дәваларга өйрәттеләр. Кешенең тәненә кулым тиюгә, чирен сизеп алам. Динебездә күрәзәлек итү тыела. Мин бары тик догалар укып өшкерәм дә килгән кешегә Аллаһы Тәгаләдән шифа бирүен сорыйм, – ди Илгизә апа. – Баштан узган авырлыкларны уйласаң,  төшенкелеккә бирелерлек. Әле ярый тормышымда туры юл күрсәтүчеләр булды. Үземә дә рәхәт, тагын күпме кешегә күңел тынычлыгы табарга ярдәм итәм. Кулларың шифалы, дип тә сөендерәләр. Авырлык килсә, аны сынау өчен бирелгән дип кабул итегез. Бернәрсә дә тикмәгә генә бирелми. Без моны аңламыйбыз гына. Әгәр шуны дөрес итеп кабул итәсең икән, авырлыкны җиңәргә була.


Гөлгенә Шиһапова
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.12.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы