|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2025 Икътисад
“Русия Почтасы”ннан меңәрләгән хезмәткәр киткән. Ни өчен?“Русия Почтасы"ннан күпләп хезмәткәрләр эштән китә башлаган. Хезмәткәрләрне үзләренә йөкләнгән бурычларның үсүе, ә кечкенә хезмәт хакының шул ук дәрәҗәдә калуы канәгатьләндерми. Ел башыннан шуның аркасында компаниядән 40 меңгә якын кеше киткән. Шулай итеп, соңгы вакытта хезмәткәрләрне өстәмә товарлар сатарга һәм планнарны үтәргә мәҗбүр иткәннәр. Иң көчле агым бүлек начальниклары арасында күзәтелә, алар KPI (Ключевые показатели эффективности – нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре. – Авт.) үтәлеше, клиентларның шикаятьләре һәм персоналның даими алмашынуы өчен җавап бирә. Хезмәткәрләргә өстәмә түләүләр белән 32-40 мең сум эш хакы түләргә вәгъдә итәләр, әмма хезмәт хакы эшләнгән сменаларга һәм планны үтәүгә бәйле. Башкалада пункт хезмәткәрләре уртача 43 мең сумга якын акча ала, почта таратучылар — 30 мең сумга кадәр. Төбәкләрдә почта операторы хезмәткәрләре еш кына 25 меңнән азрак ала. Эшче куллар җитмәү сәбәпле, бүлекләр эш сәгатьләрен кыскарталар яки вакытлыча ябылалар. Кешеләр хат һәм посылкаларның тоткарлануына зарлана, кайчакта бер айга кадәр дә көтәргә туры килә. 2025 елның октябрь ахырында елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча “Русия Почтасы”ның чиста зыяны тугыз миллиард сумга якын тәшкил иткән дип хәбәр ителгән иде. Бер ел элек шул ук чорда зыян 9,374 миллиардка җиткән, бу дүрт процентка күбрәк. Ягъни узган ел эчендә компаниянең зыянга эшләве шул ук дәрәҗәдә сакланып калган. Чыганак: lenta.ru
Әлфия Шакирҗанова |
Иң күп укылган
|