поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.10.2011 Милләт

Болай тиргәсәгез, бүтән килмибез!

30 сентябрь – 1 октябрь көннәрендә башкалабыз Казанда II бөтендөнья татар галимнәре форумы эшләде. Бөтен дөньядан җыелган татар галимнәре милли мәгариф мәсьәләсендә уртак тел тапмады

Моннан дүрт ел элек уздырылган беренче форумда Бөтендөнья татар галимнәре берләшмәсе оешкан иде. Ни кызганыч: ике көн дәвамында үткәрелгән җыенда әлеге берләшмәнең ни белән шөгыль­ләнгәнлеге, ки­ләчәктә нәрсә эшләргә җыенуы турында оештыручылар тарафыннан ләм-мим сүз әйтелмәде.

 

Фән милли дә була ала

 

Әлбәттә, физика, математика фәннәрен үстерергә, нефтьтән тозлы суларны аерып алуның арзанлы юлларын эзләп табарга кирәк. Ләкин моны башка милләт галимнәре дә башкара, ә менә татар телен, әдәбиятын, мәгариф, мәдәниятен, тарихын җиренә җиткереп, бөтен нечкәлекләре белән татар галимнәре генә өйрәнә ала. Шуңа күрә фән милли була алмый дип әйтү дөрес түгел. Әйтик, Казан ханлыгы җимерелү фактын Мәскәү, урыс галимнәре Россия империясен киңәйтү зарурлыгына бәйләп аңлатса һәм уңай күренеш дип бәяләсә, татар тарихчылары өчен бу – милли фаҗигабез, дәүләтчелегебезне югалту вакыйгасы. Шушы җәһәттән караганда ничек инде фән милли булмасын?! Дөрес, икенче форум барышында милли проблемалар бөтенләй күтәрелмәде түгел, күтәрелде. Әйтик, Казахстаннан килгән профессор Гриф Хәйруллин: "Казахстанда татарларның киләчәге томанлы. Бу Татарстандагы татарларның хәле ничек булуга бәйле. Татарстан – куәтле, читтәге диаспоралары белән яхшы мөгамә­ләдә булса, телебез, мәдәниятебез сакланачак", – дип белдерде ул.

 

Татарстандагы татар куәтле, телен, мәгарифен сакларлык, үстерерлек хәлдәме соң? Бу сорауга җыен ахырында оештырылган дискуссиядә тарих фәннәре кандидаты, язучы Фәүзия Бәй­рәмова тискәре җавап бирде. Тәгаен генә әйт­кәндә, бүген татар милләте алдында нинди проблемалар тора һәм аларны ничек чишәргә соң, дип фикер тартышын башлап җибәрде (мөгаен, ул чыгыш ясамаса, әлеге мәсьәлә болай кискен куелмаган да булыр иде).

 

Халкыбызның яртысы юкка чыгачак

 

Аның фикеренчә, бүген милләтебез алдында өч төп проблема бар. Бу – милли мәктәп, әхлак һәм татарның хокукы проблемасы. "Бер ел эчендә 137 татар мәктәбе ябылды. Киләсе елда тагын шул хәтле ябылачак диләр. Безнең балаларны гадәттә урыс мәктәп­ләренә кушалар. Без бүген мәк­тәпләр бетерүне йотып җи­бәр­сәк, милләтне бетерү белән килешкәнбез, дигән сүз. Әгәр үз мәгариф системабызны булдыра алмыйбыз икән, чегәннәр хә­ленә калачакбыз. БДИне канунлаштырган 309 нчы законны юкка чыгара алмадык. 2012 елдан Татарстанда язылган бер дәреслек тә мәктәп­ләргә кертелмәячәк. Милли университет кора алмадык. Казан университетыннан татар факультетын куып чыгардылар. Хәзер фронт сызыгы татар мәктәпләре аша үтә. Биреләбезме, әллә көрәшеп карыйбызмы", – дип җан әрнүе белән уртаклашты ул.

 

Әгәр Ф.Бәйрәмова күтәргән икенче проблема – әхлак мәсьә­ләсе дә шушылай кискен торса, хәлебез мөшкел. "Татарстандагы һәр дүрт кешенең берсе йә наркоман, йә эчкече. Боларда мәктәпкә, ир, хатын, балага ихтыяҗ юк. Милләтебезнең 40 проценты – катнаш никахта. Аларга тел дә, дин дә кирәкми. Әгәр йоклап калсак, егерме елдан Татарстан халкының яртысы юкка чыгачак", – дип чаң сукты Фәүзия ханым.

 

Аның, башка милләтләрнең дөньяның төрле илләрендә әллә ничә хокук яклау оешмасы бар; нигә Америкада, Европада татарның хокук яклау оешмалары юк, дигән дәгъвасы да урынлы бит. Чынлап та, РФ субъектларын эреләндерү сылтавы белән милли республикаларны бетерсәләр, дәүләтсез шартларда телебезне, милләтебезне ничек сакларбыз? Ул чагында бөтен хокукый актларыбыз – референдум нәтиҗәсе, телләр турындагы закон, Конституциябез дә, шул исәптән Татарстан Фәннәр академиясе юкка чыгачак лабаса. "Дәүләтсез калсак, милләтне ничек саклап калырга? Табыйк юлларын, сез бит – татар халкының асыл уллары!" – дип мөрәҗәгать итте залга Фәүзия ханым.

 

Куркытмагыз!

 

Президиумда – ТФА президенты Әхмәт Мазһаров, РФАнең Океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин, академиянең җаваплы сәркатибе Дания Заһидуллина. Фәүзия ханымга җавап бирергә Роберт әфәнде алынды.

 

– Дөнья халкының 90 проценты 25 телдә сөйләшә. Тик безнең телебез әлеге исемлеккә керми. Һәр ел дөньяда ун тел бетә, үлә. Кайбер кешеләрнең шундый манерасы бар: безне һаман куркыталар. Куркытмагыз! Үпкә белдермәгез! Телебезне саклыйсыгыз килсә, өйдән башлагыз, өйдә татарча сөйлә­шегез. Икенчедән, һаман безне таркаталар, дип сөйлибез. Әнә Хәкимов, РФА Этнология институты директоры Тишков безне әллә ничә төркемгә бүлмәкче, дип сөйләде. Минемчә, ул татар халкының нинди төркемнәрдән торуын гына өйрәнмәкче. Милләт ул эчке проблемалары аркасында таркала. БДИ бирү җәһәтендә нәрсә эшләргә соң дисәгез, минемчә, Татарстанда аны урыс-татар телләрендә бирүне кертергә кирәк. Милли мәктәпләрне тәмамлаганнарга, теләге булганнарга шундый шартлар булырга тиеш. Тик безне болай каты сүкмәгез. Болай тиргәсәгез, үпкәләп кабат кил­мәскә дә мөмкинбез", – дип белдерде ул.

 

– БДИне чынлап та татарча да тапшырып булыр иде. Телләр турындагы законыбыз моңа мөмкинлек бирә. Татарстанда татар теле дә, урыс теле дә – дәүләт теле. Тик Мәгариф министрлыгы бу эшкә алынырга курка, моны һаман сузып килә, – диде безгә соңрак бу уңайдан БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Ә менә Р.Нигъмәтуллинның Тишковны акларга тырышуы аңлашылмады. Әгәр Тишков объектив галим булса, татар телен генә 140 ка бүлеп өйрәнмичә, урыс телен дә шушылай берничә йөзгә бүләр һәм җанисәп алу вакытында моны рәсми кәгазьләргә кертер иде. Билгеле, милләт эчке проблемалар аркасында да таркала. Әмма бу – ярты дөреслек кенә. Тышкы тәэсирләрне, аерым алганда, урыс булмаган халыкларны ачыктан-ачык һәм төрле яшерен ысуллар белән урыслаштыру сәясәтен кая куясың?! Өйдә татарча сөйләшеп кенә чегәннән әллә ни ерак китеп булмый шул.

 

Һәркемнең үз эше?..

 

Татар галимнәре җыенының карарын кабул иткәндә, татар мәгарифен, милли мәктәпләрне саклап калу буенча җитди таләпләр куйыйк, башлангыч мәктәп белән генә телне саклап, әдәбиятны, мәдәниятне үстереп булмый, дип белдерделәр залдан. Әмма президиумдагылар моңа, бу инде – һәр галимнең үз эше, һәркем үзенчә тырышсын; без – иҗтимагый оешма гына, ТР Мәгариф министрлыгына тәкъдим генә итә алабыз, дип җавап бирде. Бик сәер җавап булды бу. ТФАның гражданлык позициясе кайда соң?! Әле бит бу карар академия исеменнән түгел, Бөтендөнья татар галимнәре берләшмәсе исеменнән кабул ителә.

 

Шөкер, телебез язмышына кагылышлы фикер тартышлары залдагы олпат галимнәрне дә урыныннан кузгалтты. Әйтик, Истанбулдан килгән мөхтәрәм галимебез Надир Дәүләт: "Без дәүләткә генә карап тормаска, халыкка, авылларга чыгарга, зыялылар милләтебезнең үзаңын уяту, тәрбияләү өчен җиң сызганып эшләргә тиеш. Мин өметләнәм: 500 ел түзгәнбез бит, тагын 500 ел гына түзәрбез", – дип белдерде. Күренекле тарихчыбыз Газиз Гобәйдуллинның оныгы Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин исә, әнә Мәскәүдә князь Долгорукийга һәйкәл тора, халкыбызның тарихи хәтерен яңартып торучы янә бер символ булыр, дип башкалабызда Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәткә һәйкәл куярга чакырды.

 

Мәскәүдән килгән икенче зур галимебез, МГИМО профессоры Абдулхан Әхтәмҗан әфәнде, яшьлеген исенә төшереп, мөнбәргә үк йөгереп менде:

 

– РФ Конституциясен бозу омтылышларын тыярга кирәк. Бу һәр көн федераль дәрәҗәдә булып тора. Хокукларыбызны саклау һәм яклау үз кулыбызда. Моның өчен бөтен булган мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Без РФда яшәгәч, федерализм принципларын ничек тә сакларга тырышырга тиеш. Моның өчен халыкара федерализм тәҗрибәсеннән файдаланырга кирәк. Суверенитет хокукын беркем дә инкарь итә алмый. Ул – халыкның табигый ихтыяры. Янә килеп дин дәү­ләттән аерылган булырга тиеш. РФ Конституциясендә, бөтен диннәр дә бертигез хокуклы, дип әйтелсә дә, православие аерым өстенлекләрдән файдалана. Әле ул җитмәсә үзен башкаларны өй­рәтергә хаклы дип саный. Күп­милләтле дәүләттә толерантлыктан башка яшәп булмый. Федератив илдә субъектларга мөмкин кадәр күбрәк хокук бирергә һәм, әлбәттә, бурычларны да онытмаска кирәк, – дип ул якын көннәрдә Казанда федерализм мәсьәләләренә багышлап гыйльми-гамәли конференция үткә­рергә тәкъдим итте.

 

– Милли университет булдыру мәсьәләсен һәр җыелышта күтәрергә, КФУ эчендә татарны өйрәнү институты булдырырга кирәк. Шунсыз татар теле фән теле буларак үсә алмаячак, латиницага да күчәргә вакыт инде, – дигән тәкъдимнәр исә залдан кат-кат әйтелде. Әнә Америкадан килгән күренекле тарихчы галимебез Юлай Шамил углы әй­түенчә, Казахстанда өч телне – казах, инглиз, урыс телләрен камил белүне таләп итүче Нурсолтан Назарбаев исемендәге бик күркәм университет оешып килә икән. Нигә безгә дә алардан үрнәк алмаска?!

 

Бу теләкләр барыбер тормышка ашмас инде дип тукталып калмаска, хыялдан баш тартмаска кирәк. Хыялсыз кеше – канатсыз кош ул. Хыялсыз галим, табигый, татарның каймагы түгел дә түгел инде.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 188-189 | 7.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»