|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
25.12.2025 Хатлар
Юксынырга гына калды...Бик сагышланып, әрнеп йөргән көннәребез әле: якын кешебез – минем каенана-әнием ноябрь башында бакыйлыкка күчте. Елата да елата... Без аның белән бик дус идек. Күршеләр, таныш-белешләр син каенанаң белән ничек шулай сүзгә килмичә, тату яши аласың дип сорыйлар иде. Ирем Башкортсанның Илеш районы, Иске Күктау авылыннан. Үзебез Татартсанда, Түбән Кама шәһәрендә яшибез. Мин кайткач, әни янына ахирәтләре керә иде. Әни аларны: “Мәүлидә күчтәнәчләре белән чәй эчәргә керегез”,
-- дип чакырып кертә иде. Җыелышып, без алып кайткан сыйларны мактый-мактый чәй эчәләр. Әни бик киң күңелле, мәрхәмәтле иде, бөтен кеше белән ачык сөйләшә, ипләп кенә төпле киңәшләрен бирә иде.
Әни авырып киткәч, безгә әйтеп бетергесез авыр булды, айлар буе еладык. Ир кеше буларак, ирем эчтән янды. Без әнине әле терелер дип өметләндек. Ләкин врачлар яман шешнең дүртенче стадиясе диделәр... Аннан инде хәлен ничек тә җиңеләйтүне кайгырта башладык.
Әни – Фаягөл Зөлкарнәй кызы хөрмәтле укытучы иде, авыл мәктәбендә гомере буе рус теле, әдәбияты укытты. Укучылары бик яраталар, янына килеп, гел хәлен белеп торалар иде, ярдәм йөзеннән акча да җыештылар. Күрше апаның авыррак укучы кызы белән көн саен шөгыльләнеп, аерым дәресләр үткәреп, әни аны тәки тугызынчы класстан соң имтиханнарын “дүртле” белән “бишле”гә тапшыру дәрәҗәсенә җиткерде. Ул кыз шәһәргә китеп укырга керде. Әнигә рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән бәйрәм саен чәчәкләр, күчтәнәчләр алып кайтып йөрде. Әни атнакич вафат булды, җомга көнне өйләгә кадәр аны җирләргә йөргәндә шул күрше кызыбыз ашыга-йөгерә кайтып керде. Яраткан укытучысын озатырга өлгерү өчен укуыннан сорап, автобус булмагач, өч мең сумга такси яллап кайткан!
Әнигә 77 яшь иде. Авыргач, бик нык ябыкты. Элекке күлмәкләре, костюмнары зур булып калды. Шуңа, терелгәч, матур күлмәк алып киям әле дия иде. Күрше авылга больницага барганда әйдә, әни, сиңа матур күлмәк кереп алабыз дигәч, юк әле, юк, соңрак диде. Бәлки хәлен сизенгәндер. Әни кызыбыз Сәфинәне бик ярата иде. “Кызым, минем синең туеңа барасым килә бит”, -- дип әйтә иде. Булмады... Инде юксынып сагышланырга, дога кылырга гына калды, газиз кешебезнең урыны җәннәттә, рухы шат булса иде.
Мәүлидә ҖАМАЛИЕВА.
Түбән Кама.
--- |
Иң күп укылган
|