поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.10.2011 Дин

Пәйгамбәребез(с)нең киенү рәвеше

Аллаһы тәгалә әйтә ки: «Чынлыкта, Аллаһы рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһыдан сәвабны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә. Аллаһуны күп зекер итүче мөэминнәр өчен» (33/21).

Ислам динен тоту, башкаларны дингә өндәү иң элек тышкы кыяфәттән башлана. Шушы динне алып килүче, безгә камил итеп, тәмам итеп калдыручы сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең тышкы кыяфәте, киенү рәвеше ничек булган — безнеке дә шул рәвешле булырга тиеш. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә иярү үзен мөселман санаган һәркемнең бурычы. Бүгенге көндә күпләрнең үзен мөселман санап та тышкы кыяфәтләре, аерым алганда, киенү рәвешләре белән башкаларга охшарга тырышуларын аңлап булмый. Телдән «мин — мөселман» дип әйтсә дә, хәтта Коръән укып гакыйдә мәсьәләләрендә төрле бәхәсләр куертып йөрсә дә, хаклыкта, ул башка динне олуглый, башка диннең таралуына сәбәп була. Аллаһы тәгалә әйтә: «Берәү Ислам диненнән башка дингә иярсә, аның дине вә гамәле һич кабул булмый һәм ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр» (3/85).

 

Хәзер заман үзгәрде, дип акланулар һич кенә дә урынлы түгел. Чөнки Ислам дине урын, вакыт белән бәйле түгел. Ул — кыямәт көненә кадәр барачак дин. Күп халыкларның диннәрен саклап калуларына аларның тышкы кыяфәтләре белән пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең тышкы кыяфәтеннән аерылмаулары, аңа ныклап ябышулары сәбәп булды.

 

Рәсүлуллаһ галәйһиссәләмне тасвирлап Гали бине Әбү Талип радый Аллаһу ганһе әйтте:

 

«Ул кирәгеннән артык озын да, кирәгеннән артык тәбәнәк тә түгел, урта буйлы. Чәчләре бөдрә дә, туры да булмаенча, дулкынланып торучан. Йөзе итләч тә, зур яңаклы да булмаенча, түгәрәк иде. Йөзе ак булып, яңаклары алсу, күзләре кара ә кашлары озын. Җилкәләре киң булып, эре сөякле, тәнендә төкләр юк иде. Кул чуклары һәм табаны да зур иде. Барган чагында, аягын җирдән таудан төшкән кебек күтәрә, ә борылганда бөтен гәүдәсе белән борыла иде. Калак сөякләре арасында Пәйгамбәрлек мөһере булып, Пәйгамбәрләрнең иң соңгысы, кешеләрнең иң юмарты һәм кыюы иде. Кешеләрдән иң туры сөйләүчеләрдән булып, иң ышанычлысы һәм иң йомшагы иде. Аны күргән кешедә көтмәгәндә хөрмәт хисе уяна, белмәгәннәр ярату хисе кичерәләр иде, ә аны тасвирлаучы әйтер: «Мин аңа охшаганны аңа хәтле дә, аннан соң да күрмәдем» (ибне Хишам1/401, 402; «Җамигъ ат-Тирмизи, 4/303).

 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең киенү рәвеше сәхәбәләрдә һәм алардан соң килүче мөселманнарда зур кызыксыну уята иде. Шуңа күрә дә алар аның ничек киенүе һәм башкаларга нинди киенү рәвешен тәкъдим итүе турында сорашалар иде.

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм баш киеменә чалма урап, анын ике очын ике җилкәсенә асылындырып куя торган булган. Ул һәрвакыт чалма йөрткән һәм, фәрештәләр дә чалма йөртәләр, дип әйтә торган булган. Миграҗда вакытта пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм чалмалы булган бик күп фәрештәләрне күргән (Хайсами, V, 120).

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм чалмасыз йөрмәгән һәм бер тапкыр да яланбаш көе намаз укымаган. Ә бүген үзен мөселман санаучыларның кайберләренең үзләре чалмасыз йөрүләре өстенә чалма кигән, яисә башына баш киеме киеп намаз укучылардан көлгәннәрен күрергә туры килә. Бу бит пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең киенү рәвешеннән көлү, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнән көлү була. Алар баш киеменнән көлүләре белән шулай ук үзләренең остазлары шәйх Әлбәниның сүзләрен дә аяк астына салып таптыйлар. Шәех Әлбәни «Тәмәм әл-миннә фит-тәгълик галә фикһ әл-сүннә» китабында башка кимәүне бик каты тәнкыйтьли.

 

Гадәттә пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм ак чалма йөрткән, һәм үзенең сәхәбәләренә дә ак төстәге киемнән йөрүне тәкъдим иткән (Тирмизи, Әдәб, 46). Әмма кайбер риваятьләргә караганда ул Мәккәне алганда һәм Мәккәне алганнан соң сөйләгән хөтбәсендә аның башына кара чалма уралган була (Мөслим, Хаҗ, 451; Әбү Дауд, 4076). Сирәк кенә аның чалмасының сарыга буялган чаклары да була (ибне Сад, I, 452; ибне Шайба V, 160).

 

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең өс киеме гадәттә ике өлештән тора торган була. Гәүдәнең өске өлешен каплап торганы рида дип, аскы өлешен каплап торганы изар дип аталган (Ибне Сад, 1, 452). Шулай да ул күбрәк камис дип атала торган озын күлмәкне кияргә ярата торган булган (Әбү Дауд, Либәс, 3). Ихтыяҗы булганда аның өстенән чапан кия торган булган. (Ибне Сад, 1,450,451,453,461).

 

Кайбер сәхәбәләрнең риваять кылуларына караганда, аннан башка, ул бүгенге көндә киелә торган чалбарга охшаган сирвәл кия торган булган (Хайсами, V, 121). Шулай ук бәйрәм көннәре өчен пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең махсус киемнәре булган. Төрле илләрдән килгән илчеләрне кабул иткәндә ул кызыл чапан һәм ерак Хадрамаутта сугылган махсус кием кигән. (Ибне Сад, I, 451, 458).

 

Аның киемнәре йоннан һәм мамыктан тукылган булганнар. Аның шулай ук бәйләм киемнәре дә булган. Киемнәре төрле төстә һәм төрле бизәкле булганнар. Шулай да пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм ак кием кияргә яраткан һәм башкаларны да шуңа өндәгән. Ул әйткән:

«Ак кием киегез! Чөнки ак кием чистарак һәм яхшырак күренә. Мәетләрегезне ак кәфенгә урагыз!», дип (Тирмизи, Әдәп, 46).

 

Бу хәдистән күренгәнчә, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм исәннәрнең генә түгел, хәтта вафат булган мөселманнарның да ак киемнән булуларын теләгән.

 

Ул киемнәрнең төсенә генә түгел, исенә дә зур игътибар биргән. Ул киемнән начар ис килүне яратмаган. Бер вакыт ул, тирләү сәбәпле киеменнән начар ис килә башлауны сизгәч, тиз генә киемен алыштырган. Шуларны риваять кылган Гайшә анабыз безгә пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең яхшы һәм тәмле хуш исләрне яратуын җиткерә (Әбү Дауд, Либәс, 19).

 

Матур киемнәрне яратса да, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм башкалардан аерылып тора торган һәм кешене масаюга, тәкәбберләнүгә китерергә мөмкин булган киемнәрдән саклана торган булган. Бервакыт ул Византия короле җибәргән купшы киемне кигән иде. Матур булуы сәбәпле ул кием күзгә ташланып тора иде. Әмма бер сәхәбәнең: «Бу кием сиңа күктән төшерелдеме?», дигән соравыннан соң ул бу киемне салды һәм башка бер кайчан да кимәде. Соңыннан ул аны Абиссиния короле Нәҗәшия Әсхәмәгә бүләк итте (Ибне Сад, I, 456, 457).

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм ефәк киемнәр киюдән саклана һәм башкаларны да тыя торган була.

 

Хузәйфә радый Аллаһу ганһедән риваять кылына: «Пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм безне ефәк һәм парча киемнәр киюдән һәм алтын-кемеш савытлардан эчүдән тыйды һәм болар барысы да алар өчен (ягъни каферләр өчен) бу дөньяда, ә сезнең өчен ахирәттә» — дип әйтте.

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмдә тузганын салып ташлау, яңаны кию, ягъни яңадан яңага омтылу теләге булмаган. Гадәттә ул шул бер киемен тузып беткәнче кия торган булган. Кайвакытта аны ямаулы киемдә дә күрергә туры килгән. Хатын-кыз сәхәбәләрдән булган Кайле бинте Мәхрәмә: «Мин пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмне сарыга буялган һәм инде сыпыла башлаган ике киемдә күрдем», дип әйтә.

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмне тузган, таушалган, хәтта ямаулы киемдә дә күрергә мөмкин булса да, аның киемнәре юылган, чиста, пөхтә булганнар, һәм ул башкалардан да беренче чиратта чисталыкны, пөхтәлекне таләп иткән. Җәбир радый Аллаһу ганһедән риваять кылына:

 

«Бервакыт пәйгабәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм безнең хәлебезне белергә килгәч пычрак киемдәге бер кешене күрде һәм әйтте:

 

«Ул үзенең киемен юарлык бернәрсә дә тапмады микәнни соң?», дип (Имам Әхмәд һәм ән-Насаи).

 

Кеше үзенең мөмкинлегенә, байлыгына карап тиешенчә киенергә тиеш. Бай кешенең мохтаҗ кеше кебек начар киенүе рөхсәт ителми. Әбү-ль-Ахвас риваять кыла, аның әтисе радый Аллаһу ганһе әйтте:

 

«Бер вакыт мин пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм янына начар киемдә килдем. Пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм миннән: «Синең берәр нинди мал-мөлкәтең бармы?» дип сорады. Мин: «Әйе», дидем. Ул: «Нинди?», дип сорады. Мин: «Дөяләр, сыерлар, сарыклар, атлар һәм коллар», дидем. Пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһы тәгалә сиңа мал-мөлкәт биргән икән, синдә Аллаһының сиңа карата булган рәхмәтенең һәм юмартлыгының әсәрләре күренергә тиеш», диде (Әхмәд).

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм аягына һава торышының ничек булуына карап төрле аяк киеме кигән (Әбү Дауд, Тирмизи). Ул сандалига охшаган «налайн» дип аталган аяк киеме һәм «хуффайн» дип аталган йомшак күннән эшләнгән читек кия торган булган. Бурайда радый Аллаһу ганһедән риваять кылына, бер вакыт пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә Абиссиния короле бернинди бизәксез гади генә булган бер пар читек бүләк итә. Ул аны пакь хәлендә генә кия һәм тәһәрәт алганда юеш бармак очлары белән читек өстеннән сыпыра торган булган (Әбү Дауд).

 

Абдуллаһ ибне Гомәрдән риваять кылына:

 

«Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм йомшак күннән булган аяк киеме кия иде, һәм бер тапкыр мин аның аяк киемен салмыйча гына тәһарәт алганын күрдем. Шуңа күрә мин дә шундый аяк киеме кияргә яратам» (Бохари, Мөслим).

 

Бүгенге көндә юка носкига мәсех кылу бүгенге кайбер галимнәрнең җәураб сүзенең мәгънәсен юка носки дип аңлатуларына гына кайтып кала. Бүгенге йон яки җептән бәйләнгән носкига су үтеп керә һәм аның үзе белән генә йөреп булмый. Ә гарәпчәдәге «җәүраб» калын йоннан тукылып, аякның башыннан алып балтырга кадәр каплый торган була. Калын булуы сәбәпле аның үзен генә киеп шактый йөрергә була, ул сынмый, бөгелми, аякны таш һәм чәнечкеләрдән саклый һәм шулай ук аңа су үтеп керми. Бездәге киез итеккә тиң аяк киеме була (әл-Камус әл-Фикъһи, әл-Ифсах фи Фикһ әл-Лугьа).

 

Мәккәдән күчкәч Мәдинәдә пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм бөтен мөселманнарны бергә туплый һәм һиҗрәтнең 6-нчы елында төрле дәүләтләрнең башлыкларына Ислам диненә өндәп илчеләр җибәрергә кара кабул кыла. Бу карарга кайбер сәхәбәләр: «Әй, Аллаһының илчесе! Чит ил патшалары мөһерсез хат күреп аңа игътибар итмәячәкләр», дип каршы төшәләр. Шуннан соң Расүлуллаһ салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм үзенә мөһер ясатырга куша. Мөһер шулай ук хәтем дип тә атала. Бу сүз шулай ук йөзек дигән мәгънәгә дә ия, чөнки пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм аны йөзек урынына кулында йөрткән. Ул көмештән ясалган һәм бик матур кашлы була, ә кашында астан өскә «Мүхәммәд, Расүл, Аллаһ», дип язылган була.

 

Кайбер сәхәбәләр үзләренә дә шундый йөзек ясатырга телиләр. Әмма пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм аларны бу эшләреннән тыя. Ул аларга: «Сезнең берегез дә минеке кебек язулы йөзек ясатмасын», — дип әйтә. Чөнки бу йөзек дәүләт билгесе булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең вафатыннан соң бу йөзек иң элек Әбү Бәкер радый Аллаһу ганһедә, аннары Гомәр радый Аллаһу ганһедә, аннары Госман радый Аллаһу ганһедә була. Госман радый Аллаһу ганһе үзенең хәлифәлегенең 6-нчы елында бу йөзекне Эрис коесына төшереп җибәрә. Күпме генә тырышсалар да йөзек табылмый.

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм җирдәге тормышка ахирәткә хәзерләнә торган гамәл кылу урыны итеп кенә карый. Ул ахирәттә фәкать тугры гамәлләрнең генә файда китерәчәгенә ышана. Шуңа күрә ул әйтә: «Без пәйгамбәрләр мирас малы калдырмыйбыз, без калдырган нәрсәләрнең барысы да садака» (Бохари). Чынлап та, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең вафатыннан соң ак качыры, коралы, мосафирлар файдасына кулланыр өчен бирелгән җиреннән башка үзенең варисларына коллары да, алтын-көмешләре дә, ягъни бернәрсәсе дә калмый.

 

Без бүген пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең киенү рәвешен карап киттек. Бүгенге мөселманнар бер-берсенен гакыйдәсен тикшереп үзләренең тышкы кыяфәтләренә тиешле игътибарны бирмиләр. Без һәр яклап пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә охшарга тырышырга тиешбез. Гакыйдә кыямәт көнендә тикшереләчәк, шуңа күрә аны кыямәт көненә калдырыйк, җир йөзендә, бигрәк тә мәчетләрдә кыямәт оештырмыйк. Бу динебезне какшатуга гына китерә. Мәчеткә килеп, кыйблага карап намаз укыйбыз икән, димәк, гакыйдәбезнең без белер кадәресе дөрес, калганын Аллаһы тәгалә Үзе генә белә. Ә кием мәсьәләсендә безгә үрнәк алырга мисал бар. Ата-бабаларыбыздан көлмик. Аларның киенү рәвешләре пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең киенү рәвешенә күпкә якынрак булган.


Рөстәм хәзрәт ШӘЙХЕВӘЛИ, Чаллының «Ак мәчете» имам-хатыйбы, төбәк казые
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»