|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
20.12.2025 Язмыш
Туганда ук авыр диагнозлар белән көрәш башланганАның янәшәсендә – бары тик мәхәббәт һәм сабырлык белән яшәүче әнисе Илнара, әбисе һәм аларга ярдәм итәргә теләүче дистәләрчә кешеләр. Актаныш районы Такталачык авылында яшәүче кечкенә Сәйдә Галиуллина туган көненнән сынау кочагында. Язмыш аны кечкенәдән сыный. Әмма яшь кенә булуына карамастан, аның яшәү теләге, тырышлыгы һәр кешене сокландыра. Сәйдәнең дә һәр бала кебек йөгереп йөрергә, әнисе кочагына сыенырга, рәхәтләнеп уйнап-көлеп яшәргә хакы бар. Әлегә күп нәрсә әнисе Илнара Галиуллина белән Сәйдәнең татлы хыялы гына булып кала. Әмма ана кешенең өмете дә, ышанычы да көчле – кызының аякка басачагына бөтен күңеле белән ышана. Авыр сынаулар башлангычы Башта табиблар баланы “сәламәт” дип тынычландыра. Әмма биш сәгатьтән сабыйны реанимациягә күчерәләр – гипоксия, баш миенә һәм эчке органнарына кан саву диагнозы куела. Әни кеше үзе дә үлемнән чак кына кала – күп кан югалта. Сәйдә 21 көн реанимациядә ята. Өмет белән курку арасындагы бу көннәр мәңге онытылмый. Өйгә кайткандан соң, ата-ана сабыйларының үсешен күзәтә башлый, ләкин кызчык айлар үткәч тә башын тота алмый. Илнараның әнисе Гөлнара апа, үзе дә медицина хезмәткәре буларак, чаң суга. Сәйдәне хастаханәләргә, массажларга, табибларга йөртә башлыйлар. Бер яшь тулганда аңа, инвалидлык билгелиләр. Әтисе Рузил гаиләне тәэмин итәргә, кызын дәвалауга акча табарга тырыша, әмма авырлыклар аны сындыра. Сәйдәгә 11 ай булганда ул вафат була. Илнара яшьли тол кала. Әмма ул берүзе түгел – әнисе Гөлнара апа, мәрхүм Рузилнең әти-әнисе, дуслары аңа терәк була. – Ул вакытларны күз яшьләрсез исемә дә төшерә алмыйм. Бер мизгелгә әйтерсең лә тормыш туктап калгандай булды. Балам хакына дип үземне кулга алдым, – ди Илнара яшьле күзләрен сөртеп. Көч бирүче олы йөрәкләр – Мин әниемә мең рәхмәтле. Аннан башка бу авырлыкларны үзем генә күтәрә алмас идем. Сәйдәне озаклап күтәрә дә алмыйм. Ул көннән-көн авырая, үсә. Ә кулларым ныклап тотмый, – ди Илнара. Кызга ике яшь булганда, аңа балалар церебраль параличы дигән диагноз куялар. Сәйдәне бик күп реабилитация үзәкләренә йөртәләр. Бушлай бирелгәннәре белән генә чикләнмичә, түләүлеләренә дә баралар. Кызчыкка ел саен берничә реабилитация курсы кирәк. Күнегүләрне, массажны өйдә дә туктаусыз дәвам итәләр – юкса буыннар бик тиз ката. Беренче уңышлар һәм зур өмет – Алдагы елларда өчәр айга бара идек. Сәйдәгә артык нагрузка булгач, быел ике айга гына барырга булдык. Бүген Сәйдәгә алты яшь ярым. Андагы алга китешне күреп, бик сөендек. Ул инде мөкәйли. Кулына уенчыкларын да ала. Әнисе белән әбисе генә аңларлык булса да, сүзләр дә әйтә. Өлкәннәр кулыннан тоткач, йөри дә. Әлбәттә, болар аннан зур тырышлык һәм көч сорый. Әмма яшәүгә теләге шул кадәр көчле булган кызчык бер генә минут та тик тормый. Гел хәрәкәтләнергә тырыша. Бу – гаиләнең еллар буе тудырган көче, күз яше, сабырлыгы, мәхәббәте нәтиҗәсе. – Безнең әле ашау белән проблема. Үзе чәйнәп ашый алмый. Сыек, төелгән ризыклар гына ашатабыз, – ди Илнара. Ул ире ягыннан әти-әниләренә, туганнарына, Суыксу авылы халкына да рәхмәтле. Гел хәлләрен белеп, ярдәм итеп торалар икән. Сәйдә әле дә көрәшә. Һәм бу көрәштә ул берүзе түгел. Аны яратучы әнисе, әбисе, якыннары күп – ә иң мөһиме, Сәйдәнең үзендә көч бар. Һәм ул көч аны алга алып бара. Рузилә ХӘСӘНОВА
--- |
Иң күп укылган
|