|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2011 Ир белән хатын
Көчсез җәмгыять һәм көчле хатын-кызларыбызГүзәл затның бар булган көче аның көчсезлегендә, диләр. Кайдадыр бәлки шулайдыр ул. Тик менә көчсез булып кара син ошбу илдә. Ни килеп чыгар икән? Шаулы туксанынчы елларда безне – ирләрне генә түгел, илне дә хатын-кызлар коткарды бугай. Юк, теге Римны коткарган казлар кебек шау-шу куптарып түгел. Киресенчә, тыныч кына, ипле булганлык белән, эш, хәрәкәт белән. Ябылган заводлар, вакытында түләнмәгән хезмәт хаклары, төшенкелек. Ул елларны бит миллионлаган гаиләләр акчасыз, эшсез, өметсез калган иде. Без, ир-атлар, аты-юлы белән хакимиятне сүккәндә, аракы белән юанып башны комга тыгып ятканда, хатын-кызлар вак сәүдәгә, кырыктартмачылыкка, "челноклыкка", нинди эш бар шунысына тотындылар. Җыештыручы эшеме ул, малярлык, штукатурлык эшеме, башкасымы – сайланып тормадылар. Шулай итеп алар безгә – пошаманга төшкән ирләргә дә батарга ирек бирмәделәр, якаларыбыздан сөйрәп, ярга чыгарып аякка бастырдылар, балаларның да өс-башларын чагыштырмача бөтен, тамакларын тук иттеләр.
Заводта кайчандыр мастер булып эшләгән танышым Нәфисә бүген дә базарда трикотаж сата. Тиздән монда басканга юбилей – 20 ел була инде, дип көлә. Күнеккән инде. Ә бит башлаган чорларда барганда-кайтканда гына елаган җитмәгән, төннәрен дә мендәр чылатып чыга идем, дип сөйли. Салкында көннәр буе торып берни сата алмыйча кайткан вакытлар... Шулай берүзе эшләп, яшәп, ул ике баласын аякка бастырды. Кеше итте. Бер Нәфисә генә түгел, аның кебек йөзәрләгән, меңәрләгән татар, рус хатын-кызлары шундый ипле батырлык кылдылар. Үзләрен генә түгел, гаиләләрен дә саклап калдылар. Чын мәгънәсендә һәйкәл куярлык көчле "көчсез затлар" булды алар.
Тик бүгенге кырыс җәмгыять ул батырлыкны да, башкаларын да онытты инде. Ул һаман да хатын-кызга битарафлык күрсәтүдә. Ул аларны бәяли белми. Телевизорны ачсаң, элек тә, хәзер дә нәрсә күрәсең: шул ук хатын-кызларны. Тик безне коткаручыларны түгел, ә куллану объектларын: шәрә ботлар, ярымшәрә күкрәкләр, ымсындыргыч арт саннар.
Ә ирләр... Аякка бераз басып, яхшы акча кулларына керә башлагач, алар ни эшләде? Аларның күпмесе "карт" хатыннарын яшь бичәләргә алыштырды? Ә ил буенча 10 миллионлап аерылган адәми затлар – ир дип атарга ярап бетмәгән ир аламалары алиментлардан качып йөри. Качмаганнары тиешле органнарга, аена 5 меңгә эшлим, дип белешмә китерә.
Хатын-кызларыбызның якланмаганлыгы, язмыш кочагында яшәве Россияне аборт буенча да рекордларга илтеп җиткерде. Газеталар илдә ел саен 2 миллион рәсми, шуңа өстәп тагын 4 миллион рәсми булмаган бала төшертү күзәтелә дип язалар. Күз алдына китерү дә кыен: 6 миллион тумаган, төгәлрәге, үтерелгән балалар. Шул абортларны 10 процентка гына киметкәндә дә ил өстәмә ярты миллион нәни гражданлы булыр иде бит.
Булыр иде... Гаилә бәхетенең, иминлегенең төп локомотивы – ул да булса торак. Аны булдыруда күпме киртәләр, тозаклар торганын артыннан йөргән, алган кеше үзе генә беләдер. Яшьләр тораксыз бала табып, почмактан-почмакка йөрергә риза түгел. Һәм бу табигый да. Куышсызлык, эшсезлек, иртәгесе көнгә ышаныч булмау, чеметеп кенә бирелүче бала пособиеләре, бар нәрсәгә үсеп торучы бәяләр – болар, барысы бергә кушылып, хатын-кызларыбызны ана булу теләгеннән читләштерүче сәбәпләр. Гүзәл затлар шуларның барысына карый-карый да күпчелек очракта: "Хәерчеләрне нигә арттырырга?" – дигән сорауны куя.
Ә бит тирә-якка, бигрәк тә цивилизацияле дөньяга күз салсак, аларда чын-чынлап хатын -кыз революциясе бара. Хатын-кыз президентлар, премьерлар, парламент рәисләре, министрлар. Европарламентны гына алыгыз. Андагы урыннарның яртысын хатын-кызлар били. Анда ничек хатын-кыз мәнфәгатьләре якланмасын? Татарстан Дәүләт Советында гүзәл затларыбыз 12-13 процент тәшкил итсә, Россия масштабында күзгә чалынган хатын-кызлар кемнәр – һаман да шул Матвиенко белән Слиска, Нәбиуллина белән Голикова, һәм шуның белән шул, бетте дә.
Илдә хатын-кызга карашны тамырдан карап чыгарга кирәктер. Чөнки хатын-кыз ул – ана. Бала анасы. Ә балалар – илебезнең киләчәге. Шунлыктан ана булган зат җәмгыятебездә социаль, икътисадый, сәяси, башка якларда да арткы планда торырга тиеш түгел. Киресенчә, аның урыны түрдә булырга тиеш.
Тормыш йөге кем җилкәсендә?
Светлана Демина, атказанган спорт остасы:
– Тормыш йөген күбрәк хатын-кызлар тартып бара. Чөнки барысын да безнең өскә өйделәр. Җаваплылык һаман ирләр өстендә, әмма алар аннан ничек тә булса котылырга тырыша. Миңа калса, көчле дип саналган затлар хәйләкәр генә түгел, ә ялкаурак та була башлады. Хатын-кызлар бит тормышта үз дигәннәренә тизрәк ирешә. Ирләр менә шуны сизеп алды да артыгын тырышмый башлады. Нәрсәгә үз-үзләрен бетереп торсын әле алар?
Татьяна Кулагина, "АвтЭль" хатын-кыз автомобильчеләр клубы рәисе:
– Бу мәсьәләдә барысын да гомумиләштереп, хатын-кызлар тегенди, ир-атлар мондый дип әйтәсем килми. Һәр очракта төрлечә була. Кем булдыра, тормыш йөген шул тартып бара. Монысы кешенең акылы һәм тәҗрибәсенә дә бәйле. Һәр гаиләнең үз шартлары, кануннары, традицияләре бар. Һәрхәлдә, бездә шулай. Дөрес, соңгы вакытта хатын-кызлар тормыш авырлыгының аларга күбрәк төшүеннән зарлана башлады. Ә бит, игътибар итсәгез, ирләр дә гүзәл затлардан зарлана: йә хатын-кыз ашарга әзерләми, йә тегесен эшләми, йә монысын.
Мансур Мортазин, "Шәхри Казан" газетасының баш мөхәррире:
– Барысын да бергә карасак, тормыш йөген бүген күбрәк хатын-кызлар тарта. Алар иртә таңнан кичкә кадәр эшендә хезмәт итә, аннары көне буе, шимбә белән якшәмбе дә, өйдә эшли, машинасын да йөртә, башка вазыйфаны да башкара. Моннан 20-30 еллар элек хатын-кыз һәм ир-атның аерым эше бар иде. Ә хәзер вазыйфаларның күбесе гүзәл затлар кулына күчеп бетеп бара. Бәлки хатын-кызлар үз өсләренә күбрәк җаваплылык алырга телидер. Бу үзгәрешләр аларның байлыкка кызыгуы, җитеш тормышта яшәргә хыяллануы белән дә бәйледер. Ир-атка бит бик күп кирәкми. Ул күп очракта юктан да канәгать була. Ә хатын-кыз йорт-җире матур булсын өчен, бала тәрбияләр өчен, тормыш җитеш булсын өчен күбрәк кайгырта.
Рөстәм Ганиев, булачак юрист:
– Кайда ничек бит. Күп гаиләләрдә хәтта ире һәм хатыны бер-берсенең күпме хезмәт хакы алганын да белми. Барысы да җитеш, гаиләләрендә дә тәртип, бер-берсе өстенә вазыйфа да өймиләр. Ә менә кереме азрак булган гаиләләрдә чыннан да тормыш йөге күбрәк хатын-кыз җилкәсендә. Берсенең ялкау, икенчесенең тырыш булганына гына бәйле түгел бу. Ир-атларны көчле зат дип йөртсәләр дә, чынлыкта алар күңелләре һәм характерлары белән хатын-кызлардан йомшаграк. Ә хатын-кыз нәрсә генә булса да бирешми, ахырга кадәр бара. Гүзәл затларда үзен генә түгел, балаларын да яклау һәм саклау инстинкты көчлерәк.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|