поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
19.12.2025 Мәгариф

Татарстанда "Фермер мәктәбе" проектының 6 агымы чыгарылды

Бүген Казан дәүләт аграр университеты базасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының алтынчы агымында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев, Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова катнашты.

“Татарстан Республикасы әлеге проектта даими катнашучы  булып тора. Аны гамәлгә ашыру елларында Татарстан Республикасында 214 кеше укып чыкты, алар үз бизнес проектларын уңышлы якладылар һәм фермер хуҗалыкларын актив үстерәләр. “Фермер мәктәбе”нә  йөрүчеләр арасында яшь фермерлар гына түгел, алга киткән җитештерү мәйданчыклары булган фермерлар да  бар,  бу аеруча мөһим, чөнки даими укулар  оештыру билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен булган ресурсларны дөрес кулланырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Министр әйтеп киткәнчә, быел укыту өчен ихтыяҗ булган һәм перспектив юнәлешләр сайланган: «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү» һәм «Терлекчелек» юнәлешләре. Проектка СВО катнашучыларын җәлеп итүгә аерым игътибар бирелде, алар өчен мондый укулар узу үз эшләрен башларга һәм бизнес алып бару өчен кирәкле белемнәр алырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады ул.

“Фермер мәктәбе” - ул Россельхозбанк белем бирү проектының теоретик һәм практик белем бирү буенча интенсив курсы гына түгел. Социаль юнәлешле программа алга таба үсеш өчен киң офыклар ача һәм авылларны, авыл традицияләрен һәм нигезләрен саклап калу буенча җаваплы миссияне үти. Шулай ук бу аудитория белән хезмәттәшлекнең яңа форматлары да, мәсәлән, беренче тапкыр гамәлгә ашырылган туры эфир – Татарстан монда беренче юл яручы булып чыкты, Россельхозбанкның Своё Медиа цифрлы платформасы -  анда Татарстаннан укулар узучылар  бөтен ил белән үзләренең уку тәҗрибәләре, эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар”, - дип билгеләп үтте Ләлә Кәдермәтова.

Бүген 35 тыңлаучы  яңадан һөнәри әзерлек узу буенча «Фермер мәктәбе» программасын уңышлы үтү турында диплом алды.

Бу авылда эшкуарлыкны ачыклау, аңа ярдәм итү һәм үстерү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Матбугат хезмәте.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы