поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
20.12.2025 Фаҗига

Биш бала ятим калган

Казахстанда 5 бала үстергән ир белән хатын югалган. Икенче көнне волонтерлар төркеме шәһәрдән 18 километр ераклыкта, трассадан бераз читтәрәк, далада 29 яшьлек Гөлҗаһан белән аның 40 яшьлек ире Аманжол мәетен тапкан.
 

Ир белән хатынның балигъ булмаган 5 баласы ятим калган. Балаларның иң кечесенә 3 яшь.

Ир белән хатын 20 ноябрьдә 17:30 сәгать тирәсендә өйдән чыгып киткән. Алар куе зәңгәр төстәге Toyota Camry автомобилендә булган. Гөлҗаһан, өйдән чыгып киткәндә, сеңлесенә ире белән үзара нәрсәдер хәл итәргә җыенуларын әйткән. Кичке ашка кайтып җитәбез, дип вәгъдә иткән. Әмма берничә сәгатьтән ир белән хатынның икесенең дә телефоннары сүндерелгән яки элемтә зонасыннан читтә булган. Туганнары төнлә полициягә мөрәҗәгать иткән.

21 ноябрь иртәсендә ир белән хатынны волонтерлар эзләргә тотынган. Төштән соң эзләүчеләр төркеме төп юлдан читтәрәк, далада аларның автомобилен тапкан. Машина йөртүченең ишеге ачык, ачкыч кабызу йозагында булган.

Салонда арткы утыргычта Гөлҗаһан мәете була, аның тәнендә берничә пычак кадаганнар. Янәшәдә машина идәнендә аш бүлмәсендә куллана торган пычак табылган. Автомобильдән 60 метр ераклыкта Аманжол мәете яткан.

Тикшерүчеләр «Кеше үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан. Хәзерге вакытта тикшерүнең төп версиясе – ир-ат кинәт килеп чыккан көнкүреш конфликты аркасында хатынын үтергән һәм үз-үзенә кул салган. Шул ук вакытта башка кешеләр катнашында мөмкин булган версияләр дә карала.

Билгеле булганча, соңгы ярты елда гаиләдә җитди финанс проблемалары булган. Аманжол җәй көне эшеннән киткән һәм шуннан бирле эш таба алмаган. Гөлҗаһан базарда сатып акча эшләгән, ләкин керем җитәрлек булмаган. Туганнары сөйләвенчә, соңгы атналарда ир белән хатын акча мәсьәләсенә еш ачуланышкан, ләкин кул күтәрүгә барып җиткәннәре булмаган.

Ятим калган 5 бала хәзерге вакытта Гөлҗаһанның сеңлесендә. Гаиләнең туганнары балаларны алга таба аякка бастыру өчен акча җыеша башлаган.

 

Чыганак: Космомольская правда

Лиана Ханмурзина
Өмет
№ --- | 20.12.2025
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы