|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
19.12.2025 Ир белән хатын
"Ирем беренче хатыны янына барып йөри..."Мин кияүдә, иремнең бу инде икенче никахы. Беренче хатыны аның белән яшисе килмәгән, шуңа аерылышканнар. Күптән түгел безнең балабыз туды. Тәүдә барысы да тыныч иде. Ирем беренче никахыннан туган улы янына даими барып йөри, аның белән аралаша. Безнең балабыз бик кечкенә әле, мин тәҗрибәсез, һәрвакыт ашарга пешереп өлгермим. Ирем өчен бу, ни өчендер, бик зур проблема булды - тиргәшәбез, даими шелтәләр башланды. Мөнәсәбәтләр сизелерлек начарланды. Тора-бара мин аның улыннан кайткач өйдә ашарга теләмәвен сизә башладым. Сораша башлагач, ул элекке хатынында ашавын әйтте. Өстәвенә, ул моны көлеп әйтә: "Мин тук инде", - ди. Шуннан соң минем анда эшнең кичке аш белән генә чикләнмәвенә шигем калмады диярлек. Ул хыянәт итүдән курыкмыймы, әллә янә аерылышуга каршы түгелме? Әгәр үткәннәре ахыргача җибәрмәгән булса, нигә яңа гаилә төзергә?" Гөлия Мөгаллимова, "Кызыл таң" Фото: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|