|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
19.12.2025 Матбугат
"Татарстан яшьләре" ябыла дигәч, кычкырып еладымКөзге көннәрдә ямансулап йөргән, якын кешебез авырганга болай да күңел тулган чаклар иде, “Татарстан яшьләре” ябыла дигәнне ишеткәч, утырып кычкырып-кычкырып еладым. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыганда шушы газета редакциясенә практика үтәргә барган чаклар искә төште. “Татарстан яшьләре” -- бик күптәнге, заманында почтальон һәр йортның диярлек почта тартмасына салып үткән, безне балачактан, яшьлектән бирле озата килүче, иң яраткан газета бит ул. Татарларның йөрәге дип атар идем мин аны. Бүтән газеталар белән дуслыгым юк, кабул итә алмыйм. Шуңа да “Татарстан яшьләре”нең алга таба чыкмаячагы турында белү миңа әйтеп бетергесез авыр булды. Хәзер барлык яңалык, хәбәрләр интернетта диләр, шулаен-шулай, анда мәгълүмат ташкыны көчле. Әмма газетаны кулга алып, шунда тәфсилләп язылганнарны күз алларына китереп, тәмләп, иркенләп уку – ул бөтенләй икенче инде, күңелгә рәхәтлек бирә, уйландыра, өметләндерә...
Бу хәбәр усал шаярту кебек, аңа һич ышанып булмый. Якты нур кебек безне гомер буе озата килгән яраткан газетабыз сүнмәсен иде.
Мәүлидә ҖАМАЛИЕВА.
Түбән Кама.
--- |
Иң күп укылган
|