поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
18.12.2025 Милләт

Самарада төрле буыннарны бергә җыйган «Бинго» татар кичәсе узды

Үткән атнада татар телендә гаҗәеп җылы һәм күңелле чара – «Бинго» уены оештырылды. Ул, балаларны, ата-аналарны һәм өлкән буын вәкилләрен бер мәйданга җыеп, ана телендә аралашырга, бергәләп татарча уен уйнарга һәм җырлап, көлеп күңел ачарга ярдәм итте. Ягъни бу күңелле ял һәм, бер үк вакытта, туган телне куллану өчен яхшы мөмкинлек булды.

Марат һәм Диана Яхиннар татарча чараларны «формаль» рәвештә генә түгел, ә кызыклы, моңа кадәр шәһәребездә бер дә үткәрелмәгән форматта оештыруны инде күптән күз алдында тотканнар. Алар фикеренчә, ял көннәрендә вакытыңны гаиләң белән бергә татар мохитында үткәрү – туган телне саклауның бер юлы булып тора. 
 
Оештыручылар, яшь булуларына карамастан, ана телен, милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү буенча зур эш башкаралар.
 
Башта кичәгә 30 кеше килүе көтелгән, әмма чара татарлар арасында шундый зур кызыксыну уяткан ки, нәтиҗәдә бирегә 150 кеше җыелган. Бу Самара татарлары арасында татар теленә, милли мәдәнияткә ихтыяҗ зур булуын ачык күрсәтә. 
 
“Кешеләрнең уенда бик теләп катнашуы, бирегә гаиләләре белән бергә килүе – бик тә шатлыклы күренеш”, - дип билгеләп үтәләр Марат белән Диана.
 
Чараны Марат Яхин үзе алып барды. Аның харизмасы, юмор хисе һәм тамашачы белән тиз арада уртак тел таба белүе кичәне тагын да җанландырып җибәрде.
 
Уен бик мавыктыргыч иде. Катнашучыларга татар җырларының исемнәре язылган «Бинго» карточкалары таратылды. Һәркем чиратлап капчыктан мичкәчекләр тартып чыгарды һәм чыккан саннарны карточ-каларында билгеләп барды. Һәр санга билгеле бер татар җыры туры килүе уенны тагын да кызыклырак итте. Сан ачылуга, җыр яңгырады, ә экранда, бөтен зал бергәләп җырласын өчен, караоке пәйда булды. Уен гади ярыш кына булып калмыйча, күңелле аралашу бүләк иткән һәм бәйрәм рухы тудырган чарага әверелде.
 
Иганәче Румия Исәнбаева махсус логотиплы прәннекләр әзерләгән. Катнашучылар аларны бик шатланып кабул иттеләр.
 
«Бинго» уены үз максатын тулысынча аклады, һәм ул дәвамлы булырга тиеш. Чарадан соң кешеләрнең: «Киләсе уенны көтәбез!» – дип әйтүләре - татар теленең җәмгыятьтә яшәвенең һичшиксез дәлиле.
 
Шулай итеп, «Бинго» уены катнашучыларны яңадан җыярга әзер! Киләсе чара 16 гыйнварда 19:00 сәгатьтә, Лесной урамы, 23к5 адресы буенча узачак. 
 
Алия Сөләйманова, медицина университетының 2 курс студенткасы:
 
“Татарлар өчен шундый күркәм кичә оештырган Марат Яхинга зур рәхмәт. Биредә берсе дә читтә калмады, бөтенесе дә активлык күрсәттеләр, чын күңелдән җырладылар, биеделәр. Шундый форматтагы чаралар күбрәк булсын иде. Бүләкләр өчен аерым рәхмәт”.
 
 
Элинә Шабаева:
 
“Заман” татар балалары фольклор ансамбле һәм гаиләләребез исеменнән Марат белән Диана Яхиннарга шундый искиткеч кичә оештырганнары өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
 
Уникаль форматтагы әлеге чарада рәхәтләнеп татар җырларын җырладык, дәртле татар көйләренә биедек, әйлән-бәйлән алып бардык, “Бинго” уены уйнадык. Биредә күңелле һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде, төрле өлкәдәге татарлар очрашкан җирдә кызыклы кешеләр белән танышу өчен уникаль мөмкинлек булды.
 
Үзебез дә, балаларыбыз да чарадан тирән тәэсирләр алып киттеләр. Мондый кичәгә тагын бик теләп барачакбыз. Татар мәдәниятенең кадерен белүче, ихлас, уңай хисләр кичерергә теләүче кешеләргә дә әлеге чарада катнашырга киңәш итәбез.
 
Һәрбер кунакка игътибар һәм бүләкләр өчен аерым рәхмәт!
 
Мондый вакыйгалар күркәм традициягә әверелер, дип өметләнәбез”.
 
 
 
 

Мөслимә Баязитова
Бердәмлек
№ --- | 18.12.2025
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы