|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
16.12.2025 Криминал
Бүген булган вәхшилек: пычак белән мәктәпкә килеп, балаларга һөҗүм иткән һәм үле гәүдә фонында селфи төшкәнМәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә мәктәптә укучы яшүсмер башка балаларга пычак белән һөҗүм иткән. Ким дигәндә 3 кеше яраланган булуы мөмкин. Җәрәхәт алучылар арасында мәктәпнең сак хезмәткәре дә бар. Мәгълүмат чараларында, телеграм-каналларда бүгенге хәлнең нечкәлекләре языла тора. Аларга ышансаң, 4 сыйныфта укыган бер бала вафат булган. Ә үтерүче яшүсмер үле гәүдә фонында селфи төшкән (билгеле сәбәпләр аркасында бу фотоны бирмибез). Пычак белән һөҗүм итүченең футболкасында начар ниятле оешманың лозунгы язылган булган. Яшүсмерне кулга алганнар. Көн дәвамында бу темага карата яңалыклар үзгәреп торырга мөмкин.
Фото: SHOT Әле кичә генә башка хәл турында язган идек: Бүген иртән контроль эшен төзәтергә килгән җирдән укытучыга пычак кадаган
--- |
Иң күп укылган
|