поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
16.12.2025 Интернет

Казанда «Шәп продакшн» татар блогерлары проекты финалистларын бүләкләделәр (ФОТО)

Казан Кирмәнендә «Идел» журналы оештырган «Шәп продакшн» проектына нәтиҗәләр ясалды. Узган елларда ул Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, тарихын күрсәтүче яшь блогерларны эзләүне, этноблогингны үстерүне күздә тота иде. Быел исә «Идел» журналы башка профессия вәкилләрен интернетта дөрес һәм матур итеп татар телендә блог алып барырга өйрәткән. Ягъни, интернетта татар телендә эксперт блоглар булдыру юнәлешендә эш алып барган.

«Шәп продакшн» – 2023 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылучы проект.

Быел проектка 100дән артык гариза кабул ителгән. Сайлап алу этабыннан соң проектка 70 кеше кушылган. Нәтиҗәдә аларның тугызы җиңүче дип билгеләнде.

Оештыручылар әйтүенчә, гаризалар Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән генә түгел, дөньяның төрле почмакларыннан да кабул ителгән. Катнашучыларның географиясе бик киң, исемлектә Америка Кушма Штатлары, Төркия, Һиндстан, Германия кебек илләр дә бар.

Дүрт ай дәвамында «Идел» журналы катнашучылар өчен танылган блогерлар һәм экспертлар белән файдалы очрашулар, ораторлык осталыгы, сәхнә теле, камера каршында эшләү, күп караулар җыя торган рилслар төшерү буенча остаханәләр оештырган.

Җиңүчеләрне тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев котлады. Ул проектның киләчәктә телне үстерүдә роле зур булуын искәртте.

«Узган елда әлеге чарадан шаккатып кайткан идем. Хезмәтегез бик ошады. Киләчәк яшьләр кулында, ә яшьләрнең һәрберсенең кулында – телефон. Әгәр милләтне сакларга телибез икән, интернетта татар телле блогерлар булырга тиеш. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов та әлеге проектны бик хуплады. Зур эш эшлисез, афәрин!», – диде ул җиңүчеләрне котлап.

2025 елда проектта финалист исеменә лаек булган блогер Гөлия Хәкимова проектны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

«Шушы вакыт дәвамында без бик кызыклы оффлайн дәресләр, файдалы практикалар һәм онлайн дәресләр уздык. Нәтиҗәдә тугыз иң актив катнашучы калды. Аларны катнашучы гына дип әйтеп булмый, алар – чын йолдызлар. Чөнки шушы ноктага килеп җитү – ул үзе бер тырышлык, үҗәтлек һәм эчтәге бер омтылыш. Катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт», – диде ул.

«Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова соңгы елларда журнал гадәти форматта гына эшләми, дип билгеләп узды. Аның сүзләренчә, редакция төрле кызыклы проектлар, чаралар оештыра.

«Яшьләр өчен журнал чыгару белән беррәттән «Идел» командасы, чыннан да, мең төрле эш башкара. Республика районнарына йөреп, яшьләр өчен төрле тапшырулар төшерә. Шигырьләр яздыра, аларны китап итеп чыгара. Казанда узган «VK Фест»та фестиваль тарихында беренче тапкыр «Идел» журналы милли сәхнә оештырды. Алай гына да түгел, без, татар фольклор иҗатына мөрәҗәгать итеп, җырлар яздыру, клиплар төшерү белән дә шөгыльләнәбез», – дип искәртте ул.

«Шәп продакшн – 2025» проекты җиңүчеләре:

Таңчулпан Гыйләҗева;

Рәфидә Галимҗанова;

Фәния Вагыйзова;

Гөлия Хәкимова;

Муса Хөснуллин;

Гөлия Гирфанова;

Алинә Шиһапова;

Дамир Зиннәтуллин.

Зөлфия Шәвәлиева

Татар информ


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы