поиск новостей
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Гыйнвар
  • Даян Әхмәт (1962-2006) - актер
  • Педер Хузангай (1907-1970) - язучы
  • Габдерәшит Фәхреддинов (1892-1953) - дин әһеле
  • Әмрулла Аги (1912-2001) - язучы
  • Роман Баканов - журналист
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
15.12.2025 Шоу-бизнес

Эльмира Кәлимуллинаның җыры белән бәйле туган бәхәс: «Җырлагыз, әмма хокукларны бозмагыз»

Эстрадада җыр белән бәйле бәхәсләр туып тора. Бу юлы Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллинаның “Мин ышанам сиңа, серле Казан” җыры игътибар үзәгендә.

Җырчының аранжировкасын кулланып, яшь башкаручы “Яндекс. Музыка” челтәрендә шул ук җырны башкарып урнаштырган. Бу хәлгә ачыклык кертү өчен Эльмира белән хәбәргә чыктык.

- Мин бу җырга аранжировканың минусын үзем урнаштырдым. Иҗатымны хөрмәт итүче, яратучы тамашачым рәхәтләнеп җырлый алсын дидем. Фестиваль, конкурс, мәҗлесләрдә җырлауга мин шат кына. Җырлар яшәргә тиеш. Әмма минем аранжировканы алып, тавыш яздырып, музыкаль мәйданчыкка урнаштыру икенче мәсьәлә. Аранжировка - ул интеллектуаль милек. Мин аны акча түләп алдым, бөтен рәсми кәгазьләр, документлар кулымда. Әгәр шушы җырның авторлары белән килешеп, бөтенләй башка аранжировка ясап, җыр чыгарсалар бер сүз дә әйтмәс идем. Җырлагыз, әмма хокукларны бозмагыз. Бу хәлдә баланы гаепле дип санамыйм. Аның төп эше - матур итеп җырлау. Ә әти-әниләр һәм укытучыларга, әлбәттә, сораулар бар. Алар зур кешеләр. Канунны белмәү - җаваплылыктан азат итми. Сәнгатькә җиңел кармасак иде. Сәнгать, иҗат та шул ук завод кебек эшләп тора. Әгәр һөнәргә киләсең икән, эшнең бар нечкәлекләрен өйрәнергә кирәк. 

Әлегә мин “Яндекс.Музыка”га хат юлладым. Ике бертөрле аранжировканың музыкаль мәйданчыкта пәйда булуы аларның да хатасы. 

- Җырны яңартканда беренче башкаручыдан рөхсәтне бик сирәк артистлар гына сорый. Бу хәлгә ничек карыйсыз?

- Беренче башкаручыдан рөхсәт сорау мәҗбүри эш түгел. Әгәр авторлар каршы булмаса, җырны яңартырга була. Ләкин гадел булып каласың килсә, беренче башкаручы белән сөйләшү кирәк инде. Бу барыбер хөрмәт күрсәтү билгесе. Дөрес, мин дә шулай кыен хәлдә калдым. Бер җырчының җырын яңартырга булдым. Яңа аранжировка эшләдем, авторлар белән килештем, ризалык алдым. Беренче башкаручы белән дә хәбәргә чыктым. “Үзем җырлыйм, 20 ел җырламыйча бирмим”, - диде. Тагын элемтәгә кереп карадым, авторлар риза бит инде. Җавап бирмәде. Менә шулай үзе халыкка таныла алмагач, башкаларга да юл кисәргә теләүчеләр бар. Ә җыр эшсез ята. Бик кызганыч, бу җырны чыгармадым. Бөтенләй юк сәбәптән, бәхәс тудырырга мөмкинлек бирәсем килмәде. Аллаһка шөкер, җырларым күп бит. Эшләп, иҗат итеп торырга язсын. 


Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 15.12.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы