|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2011 Милләт
Кем син? Татармы?Мин татар улы, Россия тарихы китапларында «татарлар вәхши булган» ише атамаларны укып үскән татармын. Шөкер, 90 нчы еллар башында искән шифалы җилләр безгә үз-үзебездән оялмыйча, горурланып: «Мин татар!» – дигән илаһи атамабызны әйтү хокукын кайтарды, милләтем үзенең килеп чыгышыннан хурланмаска өйрәнеп килә. Ислам динен кабул итүнең беренче шарты «Лә иләәһә иллаллаһ» дип, телдән шаһәдәт әйтү булса, икенчесе – эш-гамәлләребез белән шул сүзебезне исбат итү, Аллаһның берлеген таныганнан соң аңа гыйбадәттә булу. Кызганыч, күпчелегебез динилектә дә, миллилектә дә шаһәдәттән яисә «мин татар!» дип әйтүдән ары китә алмый шул әлегә... Аллаһ Тәгалә безне халыклар, милләтләр, кавемнәр, өммәтләр итеп яраткан һәм изгелектә ярышырга чакырган! Без татар булып дөньяга килдек, ата-бабаларыбыз шул исемгә тугры калып шәһит киткәннәр. Ә без бу исемгә лаекмы? Гамәлләр булмаса, шаһәдәт әйтү генә җәһәннәм утыннан саклап калмаган кебек «мин татар!» диеп тәкрарлау да безне инкыйраздан – милләт җәһәннәменнән саклап кала алмаячак, ә Кыямәт көне шактый якынайды инде... Бу көнне якынайтучылар – үзебез. Моны исбатлап ерак барасы түгел. Без артык куркак халыкка әйләндек. Хәер, баш өстеннән инде биш гасырдан артык кылыч төшмәвен исәпкә алсак, без әле дә батыр, сынмаган, сыгылмаган милләт. Тик бүген көчләп чукындыручы булмаса да, борынгы Мисыр халыклары ничек итеп фиргавеннәргә табынган булса, без дә өстәгеләргә табына башлау дәрәҗәсенә җиттек сыман. Алар кушканча гына яшәргә тырышабыз, алар әйткән җиргә генә барабыз, тыйганыннан тыелабыз, кушканнарын үтибез. Ә аларга табынуның төп сәбәбе – җәмгыятьтә тоткан урын-дәрәҗә, мал-мөлкәт коллыгына төшүебез. Бүген безне көчләп чукындырырга кирәкми, бүген без дөнья рәхәтенә кызыгып, үзебезне үзебез «чукындырабыз».
Өстәгеләрдән фәрман булмаса, хәтта кул күтәреп дога кыларга да курка башладык, үз хокукларыңны яклап сүз әйтү, гомумән, гайре табигый күренешкә әйләнде. Мин бу сүзләрне бармактан суырмыйм – төрле вузлардагы яшьтәшләрем белән аралашу нәтиҗәсендә туган фикерем. Мәсәлән, быел Казанда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылды. Бу көнне Казан урамнарында күп кенә югары уку йортлары студентларын күрергә мөмкин иде һәм алар, әлбәттә инде, Тукай абыйларын шул дәрәҗәдә үлеп яратканга күрә бирегә җыелмаган, күбесенең авызыннан ишеткәнемчә, укытучылары кушуы буенча гына бирегә килгән. Шуңа ук капма-каршы мисал да бар: быел 16 апрель көнне башкалабызда «Мәктәпләрдә рус теле сәгатьләрен арттырырга!», «Татар мәктәпләренең ябылуын туктатырга! Казан дәүләт университетындагы татар филологиясе факультетын саклап калырга!» дигән шигарьләр астында митинглар булып узды. Ул көнне үз хокукларын яклап чыгучы студентларны укытучылары: «Пикетка чыкмаска», – дип кисәтеп куйган булган, шуңа да карамастан бирегә чыгучыларга исә озак вакытлар якты йөз күрсәтелмәве турында да хәбәрдармын. Шулардан нәтиҗә чыгарганнан соң, быел биш меңләп баш күтәргән балыкчыларның да ихласлыгына ышанып бетеп булмый. Артларыннан этүче махсус кешеләр булмаса, үз теләге белән урамга чыгучылар юк ул хәзер, ышанмыйм! Юкса үзен мин татар милләтеннән дип санаган кеше елга бер мәртәбә үткәрелә торган Хәтер көненә, 1552 елның 15 октябрендә Казан ханлыгын яклап шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухына дога кылырга килеп, сыны һәм саны белән: «Без бар! Без исән!» – дип үзен күрсәтмичә калмас иде. Әлеге кайгы көнен исеннән чыгарган милләтнең татар булып саналырга хакы бармы? Еш кына уйланам һәм хакы да, хокуклары да юк, ахрысы, дигән куркыныч нәтиҗәгә килергә мәҗбүр булам. Нишләп шулай? Куркаклыкмы бу, әллә битарафлыкмы? Хакимият башында утыручылар: «Хәтерегезне җуймагыз! Хәтер көненә чыгыгыз!» – дип, безне бу адымга этәреп йөрмәс бит инде!
Ә бит милләтне – милләт, динне – дин, кешене кеше итүче ул – Хәтер! Аллаһының барлыгын танымасаң яки онытсаң – син кяфер, намаз вакытын исеңнән чыгарсаң – намазсыз, кемгә дә булса бурычлы булып бурычыңны кайтара алмасаң, син аның алдында кеше түгел, вөҗдансыз, намуссыз...
Ә без ватаныбызны югалткан милләт буларак әлеге кайгылы көнебезне искә алабызмы? Ватаныбыз сагында соңгы чиккәчә сугышып шәһит киткән ата-бабаларыбызны хәтерлибезме? Алар рухына дога кылабызмы соң? Без кемнәр?
Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ |
Иң күп укылган
|