|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
11.12.2025 Фаҗига
Татарстанда 34 яшендә авыл җирлеге башлыгы авариягә эләгеп вафат булганБу кайгылы хәбәрне Түбән Кама башлыгы Радмир Беляев җиткерде. Коточкыч юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Түбән Кама районының Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Владислав Никишин һәм аның шоферы Анатолий Горбунов фаҗигале рәвештә һәлак булганнар. "Владислав Иванович зур, игелекле йөрәкле кеше иде, - ди Радмир Беляев, - ул үз эшенә һәрвакыт җаваплы карады. Аның Ширәмәттә эшләгән чорында мөһим күперләр ремонтланды, асфальт юллар салынды, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл куелды, участок хастаханәсе яңартылды. Аның территорияне үстерү буенча әле бик күп планнары бар иде, авыл халкы аны барлык башлангычларында да хуплады. Ул бик яхшы гаилә кешесе иде". "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Владислав Никишинга нибары 34 яшь булган. "Шофер Анатолий Юрьевич – үз эшенә тугры, зур тәҗрибәле профессионал иде. Бәхетсезлеккә каршы, бу көнне ул һәм аның пассажиры Владислав Иванович өчен юл үлемгә илтте. Якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам," - диелә кайгынамәдә. Фото: Радмир Беляев телеграм-каналы
--- |
Иң күп укылган
|