|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
11.12.2025 Шоу-бизнес
Җырчы Рузилә Хәйретдинова: «Ике тапкыр аерылдым, шуннан нәрсә?»Җырчы Рузилә Хәйретдинова социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә үзенең аерылу тәҗрибәсе турында сөйләгән. «Мин 2 тапкыр аерылдым. Шуннан нәрсә? 3 тапкыр да аерыла алам. Бу – минем тормыш. 8 тапкыр да була, ләкин бу – минем тормыш, минем тәҗрибә. Мин «негатив»та плюс табам. Бу бик мөһим нәрсә – «негатив»та яхшы якны күрә белү. Мин аерылдым, ләкин беренче никахымнан соң икенче иремне очраттым. Чөнки минем чагыштырыр нәрсәм бар иде: беренчесе ул шундый иде, ә мин андыйны теләмим, мин тынычрак кешене телим. Элек мин дә курка идем. Икенче тапкыр аерылсам, минем турында нәрсә әйтерләр, дип. Ә хәзер…» – дип сөйли ул видеода. Чыганак: Татар Today Фото: Интертат
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|