|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2011 Медицина
Елмаерга оялма!Күршеләрем ремонт ясарга кереште. Дивар артында борауның эшләгән тавышын ишетүгә, йөрәк кысылып куя. Әлеге борауның тавышы миңа теш табибы бүлмәсендәге бормашинаны хәтерләтә. Килешәсездер, әнә шуның тавышыннан куркып, күпләр теш табибына бармый йөри иде. Хәзер исә хәлләр башкача, бүген тешне ямату яки алдыру алай куркыныч түгел. Авыртуны баса торган укол кадыйлар да бернәрсә дә сизмисең. Элеккеге кебек, теш табибына керер өчен яртышар көн чиратта да басып торасы, иртәнге алтыда торып, талон алырга да йөгерәсе юк. Адым саен теш дәвалау клиникалары, кайсын телисең, шунысын сайла. Тик шулай да халык теш табибына барырга атлыгып тормый. Теш алдырырга кирәк булып та, табибка барырга куркып йөрмәс, тешләреңне дәвалау алтын бәясенә төшмәсен өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Әлеге сорау белән без 9 нчы теш дәвалау дәваханәсенең теш табибы – хирург Динә Әнвәр кызы АЗИЗОВАга мөрәҗәгать иттек.
– Динә Әнвәровна, тешләр бозылуның сәбәпләрен Сез нәрсәдән күрәсез?
– Иң беренче чиратта баллы ризыкларны күп ашау, тәмәке тарту, тешне даими чистартмау, ярты ел саен теш табибына йөрмәүне атар идем. Тешләрнең зәгыйфь булуы нәселдән дә килә. Ата-анада урт авырулары булганда, баланы кечкенә вакытында ук табибларга күрсәтеп торырга, үзгәрешләрне вакытында күрә белергә кирәк. Пародонтит, пародонтоз авыруларына бирешүчәнлек тә нәселдән килә. Баланың теше ана карынында ук формалаша, шуңа да булачак әни сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тиеш. Гигиенаны үтәргә, дөрес тукланырга, тәмәке тартмаска һ.б. Организмга фтор һәм кальций җитмәү, химия предприятиеләрендә эшләү дә тешләргә тәэсир итми калмый.
– Кибетләрдә теш пасталарының ниндиләре генә юк. Аларның кайсын сайларга кирәк?
– Артык кыйммәтле теш пасталарына кызыкмагыз, арзанлылары арасында да яхшы сыйфатлылары бар. Аның составында фтор яки кальций булырга тиеш. Пародонтоз яки пародонтит булганда составында урман бәлзәме, тома балавыз, төрле үләннәр кергәнен файдаланыгыз, кариес күзәтелсә – фтор яки кальций кергәнен. Аларның икесен дә аралаштырып, әйтик, бер айда берсен, икенче айда икенчесен яки булмаса иртән – фторлысы, кичен кальцийлысы белән чистартыгыз. Теш пасталарын кибетләрдән яки даруханәләрдән алырга тырышыгыз.
Теш щеткаларын сайлаганда табиб белән киңәшләшергә кирәк. Чөнки ул тешнең эмале белән бәйле. Эмаль йомшак, юка булганда уртача катылыктагы щетка белән чистартыгыз. Уртлар начар булганда, эмаль ашалган булса, йомшак кыллысын сайлагыз. Тешләре сәламәт һәм нык кешеләргә каты кыллысы да ярый. Һәм иң мөһиме: теш щеткасын һәр өч ай саен алыштырып торыгыз.
– Рекламаларда, ашаганнан соң, сагыз чәйнәргә кушалар. Бу дөресме?
– Сагызны ашаганнан соң ук чәйнәргә кирәк. Әмма аны биш минуттан да артык чәйнәргә ярамый. Сагыз ашагач барлыкка килгән кислотаны юкка чыгарырга ярдәм итә. Күп кенә балаларның сагызны сәгатьләр буе чәйнәгәнен күрергә туры килә, ә бу исә зыянлы, гел шулай озаклап авызда сагыз әйләндергәч, чәйни торган мускулларга артык көч килә һәм алар кирәгеннән артык ныгып, баланың авызы ачылмаска да мөмкин.
– Ә пародонтит авыруы ни сәбәпле барлыкка килә?
– Беренче чиратта нәселдән килә, экология һәм әйләнә-тирә мохитнең дә тәэсире зур. Шулай ук яшәү рәвеше, әйтик, тешне дөрес чистартмау аркасында урт тирәләрендә бактерияләр җыелу, тешләрнең тыгыз һәм дөрес урнашмавы, кешедәге йөрәк-кан тамырлары, калкансыман биз, бөер һәм бавыр авырулары, диабет кебек чирләр һәм матдәләр алмашы бозылу белән дә бәйле.
– Тешләр озын гомерле булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Аксымга бай ризыклар, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз. Алма һәм кишер тешләрне ныгыта һәм шул ук вакытта чистарта да, бу бигрәк тә балалар өчен файдалы. Майлы һәм баллы ризыкларны еш кулланмагыз. Гомумән, кеше сәламәт булсын өчен сәламәт туклану кирәк. Тешләрне вакытында чистарту, теш табибына ярты елга бер тапкыр күренү мөһим.
Дилбәр ГАРИФ |
Иң күп укылган
|